Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Идел буенда авылдашыбыз да көрәшкән

    Бөек Ватан сугышында җиңүгә тиздән 68 ел була инде. Әмма аның кайтавазы, дистә еллар аша яңгырап, хәзергә кадәр ишетелә. Илебез тарихында халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре булырдай вакыйгалар аз түгел. Шуларның берсе - Сталинград шәһәре өчен барган сугышлар. 2 февральдә данлы бу вакыйгаларга 70 ел булды.

    …Илебезнең көньягында Германия гаскәрләре командованиесе зур көчләр туплый. Сугыш хәрәкәтләренә Венгрия, Италия һәм Румыния гаскәрләре дә җәлеп ителә. 17 июльдән 18 ноябрьгә кадәрге вакыт эчендә немецлар Иделнең бер өлешен һәм Кавказны басып алуны планлаштыралар. Кызыл Армия частьләр оборонасын өзеп, алар Иделгә чыгалар.
    1942 елның 17 июлендә Сталинград өчен сугышлар башлана. Бу Икенче бөтендөнья сугышында иң эре бәрелеш була. Ике яктан да анда 2 миллионнан артык кешенең гомере өзелә. Алгы сызыкта сугышучы офицерның гомер озынлыгы бер тәүлектән артмый.
    Бер ай барган авыр сугышлардан соң немецлар нибары 70-80 километр алга китәләр. Ә 23 августта немец танклары Сталинградка бәреп керә. Шәһәрне саклаучы гаскәрләргә Ставкадан боерык бирелә - ничек тә шәһәрне дошманга бирмәскә. Сугыш көннән-көн кыза бара: һәр йорт кирмәнгә әйләнә, өйләрнең һәр каты, һәр подвал, җирнең һәр адымы өчен көрәш бара.
    1942 елның августында Гитлер болай дип хәбәр итә: "Язмыш миңа Сталинның үзенең исемен йөрткән шәһәрдә хәлиткеч җиңүгә ирешергә язган икән". Ләкин Сталинград совет солдатларының моңарчы күрелмәгән батырлыгы, ихтыяры, үз-үзләрен корбан итүе хакына дошманга бирелми. 5 октябрьдә Сталиннан боерык килә: "Шәһәр дошманга бирелергә тиеш түгел". Командирлар оборонасы оештыру буенча инициативаны үз кулларына алалар, мөстәкыйль хәрәкәт итүче штурм бригадалары булдыралар. Шәһәрне саклаучылар өчен снайпер Василий Зайцевның "Идел артында безнең өчен җир юк" дигән сүзләре лозунгка әйләнә.
    Сугыш ике айдан артыкка сузыла - тарихта шәһәр өчен озак вакыт алып барылган мондый бәрелешләр мәгълүм түгел. Дошман сентябрь, октябрь һәм ноябрьдә өч тапкыр көчле штрумга күтәрелә. Ә ноябрьгә инде немецлар шәһәрне тулысынча диярлек басып алалар. Сталинград тулысынча җимерелеп бетә, безнекеләр кулында Идел ярының берничә йөз метры гына кала. Гитлер бөтен дөньяга Сталинградны кулга төшерүе турында хәбәр итәргә ашыга.
    12 сентябрьдә Совет гаскәрләре Генераль штабында "Уран" дип аталган һөҗүм итү операциясен эшли башлый. Аны маршал Г.К.Жуков планлаштыра. 19 ноябрьдә көчле артиллерия утыннан соң Кызыл Армия танк һәм механикалаштырылган гаскәрләр белән һөҗүмгә күчә. Германия союзникларын изеп, 23 ноябрьдә совет гаскәрләре дошманның 330 мең солдаттан торган 22 дивизиясен боҗрага ала. Немец гаскәрләре камалыштан чыгу юлларын эзлиләр. Әмма совет командованиесе чолганышта калган дошманга ультиматум белдерә. Үз хәленең бөтенләй өметсезлеген аңлагач, немецларның 6 нчы армиясе калдыклары 2 февральдә әсирлеккә бирелә. Дошман 200 көн барган сугышта 1,5 миллион кешесен югалта. Бу җиңелү уңаеннан Германиядә матәм игълан ителә.
    Бөек Ватан сугышында кискен борылышка китергән Сталинград сугышында безнең якташлар да катнаша, билгеле. Аларның күбесе дәһшәтле ут эчендә һәлак була.
    Исән калып, туган якларына әйләнеп кайткан бәхетлеләр арасында Иске Матактан Петр Васильевич Казанков та була. Ул сугышка кадәр колхозда эшли, ә 1938 елда Кызыл Армия сафларына алына. Сугыш башланыр алдыннан гына демобилизацияләнә.
    1942 елда Петр Казанков Татвоенкоматка чакыру ала, Суслонгерга җибәрелә. Әмма анда озак булмый, үз теләге белән фронтка китә. Һәм Сталинград фронтына барып эләгә. Монда канкойгыч сугышлар бара. Ул 197 нче укчы полк составында сугыша, Идел ярларын дошманнан саклый. Шундый дәһшәтле бәрелешләрнең берсендә Петр Васильевич каты яралана. Хәрби госпитальләрдә озак вакыт дәваланырга туры килә аңа. Аякка баскач Петр Казанков мото-укчы батальонга билгеләнә, 213 нче санлы танк бирәләр аңа. Шушы танк белән елдан артык сугыша ул. "Танклар да "яралана" иде. Берсе җимерелсә, икенчесен бирәләр дә, кабат сугышабыз",-дип искә төшерә иде Петр Васильевич.
    Данлы сугыш юлы үтә якташыбыз, Гамбург, Кенигебер шәһәрләре өчен сугышларда катнаша, танкы белән ут астында калып яна… Дүрт ел эчендә биш танк алыштыра ул. Якташыбызның батырлыгын Ватаныбыз югары бәяли - ул ике тапкыр Кызыл Йолдыз, тагын Бөек Ватан сугышы орденнары, "Батырлык өчен", "Сталинградны саклаган өчен", Сугышчан хезмәтләре өчен" медальләре белән бүләкли.
    1945 елда Петр Казанков кабат яралана, аны өенә дәваланырга кайтарып җибәрәләр. Җиңү көнен авылдашлары арасында каршылый батыр солдат. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшләде. Петр Васильевич 1991 елда вафат булды.
    Бөек Җиңү! Бу сүзләргә тирән мәгънә салынган. Сталинград янындагы сугышларда немец-фашист армиясе җимерелде, Идел ярындагы сугышлардан соң дошманны илебездән куу башланды. Сталинград өчен бәрелешләрдә үлем өчен бер мизгел дә җиткән, ә менә анда һәлак булган солдатлар турында халкыбыз әлегә кадәр кайгы кичерә. Сталинград сугышы - илебез, халкыбыз хәтерендә мәңге сакланачак кадерле хатирә ул.
    Редакциядән: Хәзерге вакытта районда Сталинград шәһәре өчен канкойгыч сугышларда катнашкан ике Бөек Ватан сугышы ветераны гомер итә. Аларның берсе күптән түгел 100 яшен тутырган Владимир Павлович Романов (Юхмачы авылы), икенчесе - Түбән Әлморза авылыннан Вәлимөхәммәт Сәгыйрь улы Сәгыйров, ул туксан дүртенче яшендә. Ветераннар икесе дә Сталинград сугышында шофер булып катнашканнар.

    Теги: Война
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: