Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Инвалидларга бушлай дарулар кирәкмиме?

    Дарулар белән бушлай тәэмин ителүгә хокуклары булган кешеләр (нигездә алар I-III төркем инвалидлар) бүген-иртәгә үзләре өчен мөһим булган карарга килергә тиешләр: алдагы елда дарулар алыргамы әллә алар өчен бирелә торган акчаны сайларгамы. 1 октябрьдән соң алар инде карарларын үзгәртә алмаячак. Безнең районда даруларны бушлай гына алырга хокукы булучылар 2845 кеше....

    Дарулар белән бушлай тәэмин ителүгә хокуклары булган кешеләр (нигездә алар I-III төркем инвалидлар) бүген-иртәгә үзләре өчен мөһим булган карарга килергә тиешләр: алдагы елда дарулар алыргамы әллә алар өчен бирелә торган акчаны сайларгамы. 1 октябрьдән соң алар инде карарларын үзгәртә алмаячак.

    Безнең районда даруларны бушлай гына алырга хокукы булучылар 2845 кеше. Һәм аларның 2054 е инде алдагы елда акча гына алып торырга булган. Бик зур сан бу, льготникларның 72,2 проценты дигән сүз. Гаҗәеп хәлләр, диярсең: авыру даими дәвалануга мохтаҗ инвалид бушлай дарудан баш тартып, тулар-тулмас 800 сумга өстенлек бирә. Хәзерге кыйммәтчелек чорында бигрәк тә аңлашылмый: элек 1 тиен торган ютәл даруын хәзер 50-60 сумга саталар бит. Эш нидә соң? Бу сорауларга җавапны район башкарма комитетының чираттагы 14 нче утырышында эзләделәр.

    Районда хәлнең ничек торышы хакында поликлиника мөдире Рафилә Бабакулова сөйләде. Ул да чыгышын саннардан башлап исне китәрде: I-II төркемгә караган инвалидларның барысы да диярлек түләүсез дарулардан баш тарткан! Аларга дәва кирәкмиме, әллә соң үз хәлләрен үзләре аңламыймы?

    -Без мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыштык: гомуми практика табиблары үз участокларында яшәүчеләр белән аңлату эше алып барды. Авыл җыеннарында катнашып, шул турыда сөйләдек. Табиблар авыруларны бушлай дару алу хокукыннан файдаланырга киңәш итте,-диде Рафилә Тангировна.

    -Ләкин бит дарудан баш тартучылар саны бигрәк тә зур! Димәк, кешеләрне ышандыра алмагансыз, җитәрлек эшләмәгәнсез,-дип каршы төште аңа башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова. Ул бушлай даруларның кайчак аптекада булмаулары, ә сатуда һәрвакыт барлыгы турында 40 нчы аптека мөдире Анастасия Кирсановадан аңлатма сорады.

    Реклама

    -Товар безгә җибәрелгән заявкалар буенча җитәрлек кайтарыла. Хастаханә белән даими элемтәдә торабыз, үзебездә нинди даруның күпме булуын хәбәр итәбез,-дип җавап бирде даруханә җитәкчесе.

    Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Ибәтованың үз фикере:

    -Безнең "Кайгырту" үзәге 199 кешегә хезмәт күрсәтә, аларның 72 се инвалид. Шәхсән үзем 164 кешенең өендә булып сөйләштем, миңа даруны балаларым алып кайтып бирә, шуңа да акчасын алам шул, диләр клиентларыбыз. Ә менә өлкәннәр йортында яшәүче льготникларыбызның барысы да акча түгел, дару сайлады,-диде ул.

    Каршы якның үз дәлилләре: дәүләт бушлай тәкъдим иткән дарулар арасында миңа яраклысы юк, булганын аптекадан бирмиләр, рецепт яздырып алу ансат түгел, диләр алар. Мөгаен, гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр. Ә бәлки, инвалидлыктагыларның күпчелегенең сәламәтлеге яхшы булып, дәва-дару кирәкмидер…

    "Соң, дару алмаган кешегә акчасын ник бирә дәүләт?" дигән сорау да яңгырады залда. Фикер-тәкъдимнәр дә әйтелде. Әмма сизелә: бу мәсьәләнең хәл ителеше урыннарда, ягъни район җирлегендә генә түгел, югарыдарак, дәүләт һәм закон чыгаручы депутатлар кулында бугай. Әйтик, бушлай бирелүче дару исемлеген бары Мәскәүдә генә киңәйтеп-зурайтып була бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: