Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңартылган кабул итү бүлекчәсе

    Үзәк хастаханәнең терапия бүлегендә ремонт эшләре ахырына якынлашып килә. Бүлек бинасын реконструкцияләү нәтиҗәсендә бирегә күчкән ашыгыч медицина ярдәме пунктын үз эченә алган кабул итү-диагностика бүлекчәсе исә инде эшли башлады, ул авыруларны кабул итә.

    Билгеле, хәле начараеп, авырып киткәч кеше өчен иң мөһиме - әйбәт табиб кулына эләгү, квалификацияле медицина ярдәме алып, тиз арада аякка басу. Әмма табиблар үз вазыйфаларын тиешенчә үти алсын өчен хастаханәдә уңайлы шартлар, заманча җиһазлар булдыру зарур. Төзекләндерү эшләре тәмамланып килүче терапия бүлегендә булып, андагы танымаслык үзгәрешләрне, барлык таләпләргә җавап бирерлек кабинетларны, инде кайтарып урнаштырылган җиһазларны күргәч, бүлектә дәваланачак авырулар өчен алдан ук сөенеп, ә ремонт эшләренең сыйфатына сокланып куясың.
    Хәзер кабул итү-диагностикалау бүлеге заманча предприятиенең диспетчерлык пунктын хәтерләтә: берничә кадр берьюлы чагылган экранда пациентның ишек төбенә килүеннән алып, табиб кабул иткәнчегә кадәр барлык гамәлләре чагыла.
    -Биредә авырулар тәүлек әйләнәсе кабул ителә. Зур яңалык - ГЛОНАСС системасы аша бәла-казалар медицинасы белән турыдан-туры һәм даими элемтә урнаштырылды. Хәзер ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү таләп ителгән очракларда, безгә чиктәш районнардан, шул исәптән, Димитровград районыннан да авыруларны китерергә мөмкиннәр. Әйтик, юлларда аварияләр булганда,-дип, катлаулы приборларга һәм мониторларга күрсәтеп, аңлатма бирде баш табибның дәвалау буенча урынбасары Светлана Викторовна Одушкина. Ә кабул итү бүлекчәсе табибы Игорь Витальевич Леонтьев өстәп куйды:
    -Әлеге элемтә системасы кирәк булганда Казан медицина белгечләре белән киңәшләшү мөмкинлеге дә бирә. Төрле очраклар була бит. Без хәзерге вакытта көн саен уртача 16-18 пациентны кабул итәбез. Көз айларында авырулар саны артып та китә, чөнки хроник авырулар көчәя, сезонлы авырулар башлана.
    Светлана Викторовна һәм Игорь Витальевич белән бергәләп кабул итү бүлекчәсенең өр-яңа бүлмәләрен карап йөрдек без (әйтергә кирәк, холл идәндә авырулар өчен кайсы кабинетның кайда икәнлеген күрсәтүче тамгалар да ясалган).
    Менә авыруларны карау бүлмәсе. Биредә электрокардиограмма ясала, кирәкле процедуралар үткәрелә, документлар тутырыла, пациентларга дәва билгеләнә яисә алар авыру төренә карап башка бүлекләргә җибәреләләр. Әлеге бүлмә янәшәсендә генә санитар эшкәртү бүлмәсе. Авырулар бит бирегә төрле хәлдә килеп эләгергә мөмкин, шул исәптән канга баткан, нык пычыранган килеш. Мондый очракларда аны коендырырга, яраларын чистартырга кирәк.
    -Игътибар итегез, биредә салкын су гына түгел, кайнары да, авыруны юындыру өчен бөтен җайланмалар да бар. Гомумән, ремонттан соң бөтен бүлмәләр кайнар су белән тәэмин ителде. Элек бу җәһәттән уңайсызрак иде,-дип барысын да күрсәтә-аңлата Светлана Викторовна.
    Бүлекчәдә шулай ук биохимик лаборатория (ул инде эшли дә башлаган), ФГДС (фиброгастродуаденоскопия, гади итеп әйткәндә, ашказанын, уникелле эчәкне тикшерү), рентген, ультратавыш белән тикшерү кабинетлары җиһазландырылган инде. Үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты куелган. Дөрес, Светлана Викторовна әйтүенчә, әле төрле җайланма-җиһазлар барлыгы 12,8 миллион сумлык тагын булачак. Һәм болар барысы да авыруга төгәл диагноз куюда һәм дәвалау алымнарын билгеләүдә табибларга зур ярдәм күрсәтәчәк.
    "Уңайлы тирәлек" ("Доступная среда") программасы буенча инвалидларга уңайлы шартлар булдыруга 2,5 миллион сум акча тотыла. Моңа инвалид бишеге белән бинага керү өчен пандуслар һәм махсус ишекләр урнаштыру, җайлы унитаз урнаштыру һәм башкалар кертелә.
    Яңартылган бинада биредә эшләүче медицина хезмәткәрләре өчен дә уңайлы шартлар тудыру турында онытмаганнар. Әйтик, "Ашыгыч ярдәм" машиналарын йөртүчеләр өчен ял бүлмәсе (аларның биредә йоклап алу хокукы да бар икән бит!), фельдшерлар, табиб бүлмәләре дә бик матур итеп ремонтланган, күзне иркәләрдәй ачык төсләргә буялган.
    Кабул итү бүлекчәсеннән чыкканнан соң терапия бүлегенең икенче-өченче катларына да мендек. Биредә дә төзелеш-ремонт эшләренең иң зур өлеше тәмамланган: җылылык системасы, электр үткәргечләр, сантехника яңартылган, түшәмнәр, стеналар агартылган, кирәкле җирләргә, кабинетлардагы идәннәргә кафель җәелгән. Бөтен җирдә аклык, чисталык! Ә бит төзүчеләр эшләрен дәвам итәләр әле.
    -Егетләр бик сыйфатлы итеп эшлиләр. Аларның эшен җитәкчеләре дә контрольдә тота, тикшереп тора. Әгәр нәрсәдер охшамаса, шунда ук сүттереп, киредән эшләтәләр. Хәтта стенага ябыштырылган плиткаларга суккалап, бушлык калмаганмы, дип тикшерәләр,-ди инде үзе дә төзүче булып бетә язган табибә Одушкина.
    Аның әйтүенчә, һаваны вентиляцияләү системасының да яңасы, катлаулысы урнаштырылган - һава ультрашәмәхә нурлы фильтр аша үтеп, микроблардан чистартыла, җылытылып бинага бирелә. Дөрес, система әле тулы көченә эшләми, чөнки ремонт эшләре төгәлләнеп бетмәгән бит.
    Янгын куркынычсызлыгы системасы, махсус эшләнгән ишекләр, пациентлар өчен туалет һәм гардероблар, юыну бүлмәләре… Яңартылган терапия бүлегендә авырулар һәм медицина хезмәткәрләре өчен тудырылган шартларны санап бетергесез. Инде ремонт эшләренең тәмамланганын гына көтеп җиткерәсе кала. Әлегә терапия бүлеген хирургия корпусы үзенә сыйдырып тора. Табиблар да әнә "сугышчан-кыр шартларында эшлибез",-дип шаярталар. Озак көтәсе түгел бугай инде: терапия бүлегендә ремонт эшләре яңа елга чаклы төгәлләнер, дип өметләнәләр биредә.
    Светлана Викторовна шундый зур эшне район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшинның даими игътибар үзәгендә тотуына басым ясады. "Әгәр ул башлап җибәрмәсә, туктаусыз кайгыртмаса, хатлар, мөрәҗәгатьләр белән иң югары хакимият органнарына чаклы җитмәсә, безгә мондый капиталь ремонт үткәрү, яңа җиһазлар алу бәхете елмаер иде микән. Әле күптән түгел Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре килгән иде. Алар да ремонт-реконструкция эшләрен бик югары бәяләп, авыл районнары арасында иң заманча, иң яхшы кабул итү бүлеге сезнеке, дип киттеләр. Мондый бәя безгә шатлык кына түгел, җаваплылык та өсти",-диде ул.
    …Авыру аяктан еккан, көчен алган, яшәү рәхәтеннән мәхрүм иткән кеше хастаханәгә, табиблар каршына зур өмет белән килә. Биредә аны әйбәт каршы алсалар, табиблар квалификацияле дәва билгеләсә, шуңа өстәп, хастаханәдәге шартлар да яхшы булса, аның терелүгә ышанычы ныгый, көче арта. Ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән кабул итү бүлекчәсендә эшләүче табиблар һәм фельдшерлар, шәфкать туташларына әнә шул өметне сүндермәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган. Алардан тулысынча файдаланырга һәм халык сәламәтлеген саклау һәм ныгытуга җигә белергә генә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: