Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Зәй районында үткән семинар-киңәшмәдә «Хузангай»ны үрнәк итеп күрсәттеләр

    Татарстанның авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә багышланган зур семинар-киңәшмә Зәй районында үткәрелде. Киңәшмәдә агросәнәгать комплексының беренче яртыеллыкка эш нәтиҗәләре анализланды һәм быелгы уңышны югалтуларсыз вакытында җыеп алу турында сүз барды. Семинар эшендә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы белгечләренең зур делегациясе катнашты. Зәйдән безне 3-4 сәгатьлек юл аерып тора. Ә менә...

    Татарстанның авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә багышланган зур семинар-киңәшмә Зәй районында үткәрелде. Киңәшмәдә агросәнәгать комплексының беренче яртыеллыкка эш нәтиҗәләре анализланды һәм быелгы уңышны югалтуларсыз вакытында җыеп алу турында сүз барды. Семинар эшендә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы белгечләренең зур делегациясе катнашты.

    Зәйдән безне 3-4 сәгатьлек юл аерып тора. Ә менә ике районны нәрсә бәйли соң? Без көн-төн файдалана торган электр энергиясе Зәй ГРЭСында җитештерелә. Заманында Зәйнең күпер төзүчеләре безнең район елгалары аша да күп кенә күперләр салдылар. Аннары бу район авыллары исем-нәре безнекеләр белән аваздаш икән. Мәсәлән, анда да Әхмәт авылы бар. Ул авыл тотрыклы эшләүче хуҗалык булып чыкты. Семинар-киңәшмә барышында шундый хуҗалыклар белән дә таныштырдылар безне.

    Гадәттә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мондый чараларны югары күрсәткечләргә ирешкән алдынгы районнарның берсендә үткәрә. Зәй районы әлегәчә алдынгылар сафында йөрмәде. Семинар барышында безне кызыксындырган бу сорауга да җавап таптык. Зәй районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү юнәлешендә матур нәтиҗәләргә ирешкән төбәк икән бит. Район казанышларында шикәр чөгендере үстерүчеләрнең өлеше зур. Узган елда алар 410 мең тонна татлы тамыразык үстереп һәм җыеп алганнар. Үзләрендәге шикәр чөгендере эшкәртү заводы тирә-күрше районнардан китерелгән чөгендер уңышын да эшкәртеп югары нәтиҗәләр күрсәткән. Иң мөһиме - районның алга таба үсеш планнары нигезле, перспективалы.

    Зәй районы авыллары төзек, чиста һәм матур икән. Юл буйлары тәртипкә китерелгән. Басу-кырлар бездәге кебек тип-тигез түгел, билгеле. Әмма, чәчү мәйданнарының тау битендәме, үзәнлектәме урнашуына карамастан, аларны әйбәтләп эшкәрткәннәр, чәчкәннәр. Агрономнар кырларның чүпсез, игеннәрнең тигез тишелеп үсүенә игътибар иттеләр. Безнең район басулары яңгырсыз кызу җәй башында корылыктан интеккәндә, Зәй кырларына мул гына яңгырлар явып үткән.


    Үзен яхшы яктан таныткан яшь белгечләргә 100 мең сум күләмендә 500 грант бирү турында карар бар.

    Семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы өчен җитештерелә торган техника үрнәкләре дә күпләп күрсәтелгән иде. Мәсәлән, беренче тукталышта ук басу читенә тезеп куелган бөртек суктыру комбайннарының күплегенә игътибар иттек. Бу "Агрокөч-Төркем" җәмгыятенең техник куәте иде. Ә Дүрт Мунча авылы янында берьюлы берничә күргәзмәне карадык. Безгә шунысы бигрәк тә охшады: кырларны эшкәрткәндә җибәрелә торган җитешсезлекләрне дә, кайбер алымнарның өстенлекләрен дә мисаллар ярдәмендә бик яхшылап аңлаттылар. Мәсәлән, окоп сыман итеп казылган базда трактор белән җирне ничек дөрес эш-кәртергә кирәклеген күрдек. Миңа донник үләненең үсешен күрсәткән мисал аеруча ошады. Әлеге үлән - кыйммәтле терлек азыгы. Аның тамырлары бик тирәнгә китә икән, шуңа күрә ул корылыклы елларда да дымны җирнең тирән катламнарыннан алып үсә. Димәк, яшел массасы да мулдан булачак. Әле бит аның тамыры башка үсемлекләр белән чагыштырганда туфракны әйбәтрәк йомшарта икән. Чөнки тамыр тиз арада череп ашламага әйләнә. Безгә бу процессны тулаем күрсәттеләр.

    Аннары без бер үк шартларда үстерелгән авыл хуҗалыгы культураларын карадык. Корылыклы елларда да мул уңыш бирергә сәләтле сортларны агрономнар кызыксынып карады. Соңгы рәтләрдә куе яшел яфраклы, шаулап чәчәк атып утырган бәрәңге-ләрне күрдек.

    - Бәрәңгедән мул уңыш алу өчен безнең химикатлардан файдаланыгыз,-дип кызыктырып торучылары да шунда иде. Игеннәрнең уңышын арттыру, үсемлекләрне чүп үләннәрдән, корткычлардан саклау өчен шулай ук төрле химик препаратлар тәкъдим итүчеләрне дә күрдек.

    Аннары безне "Әхмәт" хуҗалыгына алып бардылар, малларны мул продукция алып асрау алымнарын күрсәттеләр. Бер зур бинада республиканың алдынгы хуҗалыклары турында стенд ясалган иде. Бу стендта үзебезнең "Хузангай" кооперативы турында мәгълүмат күреп сөендек. Аларның кайберләрен искә төшерик әле. "Хузангай"да хәзерге вакытта 18793 гектар сөрү җире бар, 150 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 21500 сум, рентабельлелек 3,4 процент. Хуҗалык үсешенә соңгы 12 елда 3 миллиард сум инвестицияләнгән. Хәзерге вакытта көнбагыш маен рафинадлау, кондитер эшләнмәләре җитештерү, мал сую цехлары, сәгатенә 82 тонна бөртек киптерү җайланмасы төзелә. Хуҗалык турында быел 3 мең баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән мал симертү мәйданчыгы төзеләчәк дигән яңалыкны да язарга онытмаганнар. Алга таба терлекләр саны 10 мең башка җиткереләчәк.

    Семинарда шулай ук сенаж, силосны терлекләргә эшкәртеп ашату җайланмаларын да күрсәттеләр. Хәер, болары безнең өчен яңалык түгел, "КШ-Агро"да күптәннән эшли инде алар.

    Стендларда тагын шундый мәгълүмат игътибарыбызны җәлеп итте: республиканың сөт җитештерү буенча алга киткән 7 районы арасында Әлки районы да бар. Бездә алты айда 385 миллион сумлык сөт продукциясе җитештерелгән.

    Семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов яшь кадрлар мәсьәләсенә аерым тукталды. Югары белемле яшь белгеч авыл хуҗалыгына эшкә кайтса, дәүләт аңа 100 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтә. Аннары хезмәт хакына ай саен 5 мең сум өстәп түләнә. Шәхси йорт төзүдә ярдәм каралган. Әле боларга тагын бер әйбәт яңалык өстәлергә мөмкин: хуҗалыклар үзара килешү төзеп кирәкле кадрларны ай саен 10 мең сум стипендия түләп үзләре укытачак. Ул чакта инде яшь белгеч килешүдә күрсәтелгән вакытны шушы хуҗалыкта эшләргә тиеш була.

    Семинар-киңәшмәдә быелгы урып-җыю эшләрен август ае ахырына тәмамлау бурычы куелды. Чөнки, урак сентябрьгә калса, корылык булу сәбәпле югалту кичергән уңышның тагын күпмедер өлешен җыеп өлгермәскә мөмкин игенчеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: