Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иске Чаллы егете Ришат Гайсин хаҗ сәфәрендә булып кайтты

    Һәр мөселманга йөкләнгән биш фарыз гамәленең берсе - Пәйгәмбәребез исеме белән бәйле Изге Мәккә-Мәдинәгә хаҗ кылу. Бу турыда күпләр хыяллана, әмма бөтен кеше дә булдыра алмый шул. Базарлы Матактагы Мидхәт мәчете имамы Ришат ага Гайсин да ерак илгә сәфәр турында күптән уйлана. Ләкин ниятен бары быел гына тормышка ашыра ул....

    Һәр мөселманга йөкләнгән биш фарыз гамәленең берсе - Пәйгәмбәребез исеме белән бәйле Изге Мәккә-Мәдинәгә хаҗ кылу. Бу турыда күпләр хыяллана, әмма бөтен кеше дә булдыра алмый шул. Базарлы Матактагы Мидхәт мәчете имамы Ришат ага Гайсин да ерак илгә сәфәр турында күптән уйлана. Ләкин ниятен бары быел гына тормышка ашыра ул.

    -Хаҗ кылырга уйлагансың икән, аның өч шартын үтәрлек булырга тиешсең. Сер түгел, Мәккәгә хаҗ кылуның бәясе югары, аны хәләл акчаң белән генә түләргә ярый. Син сәфәрдә вакытта гаиләң дә ач торырга тиеш түгел. Өченче шарт - шундый ерак юлны, андагы гамәлләрне үтәрлек сәламәтлеккә ия булу. Менә минем тормышымда шушы шартларның өчесе дә үтәлгән вакыт килеп җитте дә, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән хаҗга барып кайта алдым,-дип башлады сүзен Ришат ага.

    … Иске Чаллы егете Ришат Гайсин динле гаиләдә туып үсә. Әтисе Сәлим ага, бабасы Гайса үз вакытларында авылда мулла булган кешеләр. Шуңа күрә Ислам дине нигезләрен кечкенәдән күңеленә сеңдерә ул. Әтисе улына гарәп графикасы да өйрәтә, догалар ятлата, Изге Корьәнне бергәләп укыйлар алар. Мәктәпне тәмамлагач, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында зоотехник белгечлеге алып чыга. Армиядән өйгә хатларны гарәп графикасы белән яза солдат, чөнки әтисеннән шулай хатлар килә бит.

    Хезмәт итеп кайткач, Ришат Апак кызы Талия белән уртак тормыш корып җибәрә. Белемен ныгытырга дип Казан авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга керә, башта мәктәптә, аннары район үзәгенә күчкәч, "Уңыш" ("Урожай") җәмгыятендә эшли, Үргәгарда совхоз директоры, аннары техник инвентарьләштыру бюросында, башка урыннарда тырышып хезмәт куя.

    Әмма кеше бары эш белән генә яши алмый шул. Күңел, җан дигәнең эзләнә, нәрсәгәдер омтыла, дөнья, тормыш мәгъгәсе турындагы сорауларга җавап эзли. Андый халәтне Ришат Сәлим улы да еш кичергәндер. Юкса, Базарлы Матакта "Актай" мәчете ачылу белән шунда сукмак салмас иде.

    -Аннары авылыбызда Мидхәт мәчете төзелде. Миңа шул мәчеттә имам булырга тәкъдим иттеләр. Авыр вазыйфа, бик тә җаваплы эш икәнлеген белдем инде. Шулай да ризалаштым. Менә февраль аенда ун ел була мәчеттә эшли башлавыма, - дип сүзен дәвам итә Ришат ага.

    -Мәхәлләгез шактый зур бит, мәчеткә дә кеше күп йөридер?- дип сорыйм аңардан.

    -Теләгәнчә үк дип әйтә алмыйм әлегә. Өйлә намазына биш-ун кеше килә, җомга көннәрендә егерме-утызлап җыелабыз. Билгеле, мәчеткә йөрүчеләр күбрәк булсын иде, дибез. Әмма безнең ислам динендә мәҗбүриләү юк бит,-ди әңгәмәдәшем. Шулай дип әйтсә дә, борчылуы сизелә:

    Ир-атларның иманы зәгыйфь, тәкъвалык, үлгәннән соң җавап бирәсе була бит, дигән курку юк, дип исәпли ул.

    Мәчеткә мулла булудан тыш, Ришат ага Алпар авылында икенче ел инде дин дәресләре алып бара. Аның укучылары ислам нигезләрен, гарәп графикасын бик тырышып өйрәнәләр.

    -Ришат абый, инде Мәккәгә сәфәрегез турында тәфсилләбрәк сөйләгез әле,-дип үтенәм әңгәмәдәшемнән.

    -Хаҗны Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте оештырды. Хаҗның фарыз гамәлләрен үтәү өчен Мәккәгә нәкъ менә корбан аенда барырга кирәк. Җир шарының төрле почмакларыннан миллионлаган кеше Пәйгәмбәребез шәһәренә агыла. Мәккә үзе безнең Чистайдан аз гына зуррак шәһәр, әмма быел изге корбан аенда биредә 8 миллион кешене сыендырганнар - һәркемгә урын җитте,-дип сөйли башлады Ришат ага сәфәре турында.

    Хаҗ кылу биш көнгә сузыла икән:: зөлхиҗҗә аеның сигезенче көне әзерләнүгә багышлана. Икенче көнне Гарәфә тавында алты сәгатьләп басып тору (ә урамда 48-50 градус эссе!), дога кылу, теләкләр теләү… Өченче көне шайтанга таш ату белән бәйле, аннары Мәккәгә кайтып Кәгъба тирәли әйләнү…

    -Хаҗ кылучылардан бик зур сабырлык сорала. Анда бит миллионлаган кеше елга булып агыла. Кемдер бәрелеп китәргә мөмкин, кемдер аягыңа баса… Андый чакта мөселман кардәшең акрын гына җилкәңә кагылып ала да, "сабыр!" ди. Бу сүздә гафу сорау да, якын итү дә, түземлелеккә өндәү дә бар,-ди Ришат ага һәм киләчәктә хаҗ кылырга ниятләп торган якташларга мондый киңәшләрен бирә:

    -Хаҗга үзеңне физик яктан да әзерләргә кирәк. Бердән, бик күп җәяү йөрергә, бер урында басып торырга туры килә. Аяклар арый, шешенә. Бөтенләй тора алмас хәлгә җитә кайберәүләр. Икенчедән, Салкын белән чыныгу әйбәт. Чөнки, көннәре бик эссе булса да, салкын су эчеп, үтәли җилдә басып торып, күпләр салкын тидереп авырыйлар. Хаҗның барлык гамәлләрен үтәү ансат түгел. Әмма соңыннан күңелеңә иңгән рәхәтлек, фарыз гамәлне үтәү сөенче бөтенесен оныттыра,-ди ул.

    -Әгәр мөмкинлек булса, тагын хаҗ кылырга теләр идегезме?-дип сорадым мин.

    -Теләр идем. Чөнки, бердән, хаҗдан бөтенләй яңарып, чистарынып кайтасың. Мин туган илебездә иминлек булсын, дип теләк теләдем, әти-әниләребез, туганнарыбыз рухына дога кылдым, барыбызга да исәнлек сорадым. Төшемә әти белән әни керде, икесе дә бик шат, әнием мине үбеп тә алды. Мондый хисләрне кичерү әйтеп бетергесез шатлык бирә. Икенчедән, кечкенә оныгым Булат үсеп җиткәч, аның белән изге җирләргә барып кайтасым килә.Ун гына яшьтә булса да, оныгыбыз Корьәнне укый, бик күп доганы күңелдән белә, намазлы бала ул. Булат белән бергәләр хаҗ кылырга язсын иде әле, -дип хыялы белән уртаклашты ул. Аның бу нияте дә гамәлгә ашсын иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: