Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында республикакүләм әһәмияткә ия берничә һәйкәл бар

    Тарихи-мәдәни мирасны саклауга республикада менә берничә ел инде дәүләт югарылыгында игътибар бирелә. Ә соңгы вакытта шәһәрләрдәге тарихи биналарны, корылмаларны гына түгел, авыл җирендәгеләрен дә сакларга кирәклеге турында сөйли башладылар. Район башкарма комитеты утырышының көн тәртибенә исә Әлки җирендәге тарих, архитектура һәм археология һәйкәлләренең торышы турында сүз барды. Башкарма комитетның мәдәният...

    Тарихи-мәдәни мирасны саклауга республикада менә берничә ел инде дәүләт югарылыгында игътибар бирелә. Ә соңгы вакытта шәһәрләрдәге тарихи биналарны, корылмаларны гына түгел, авыл җирендәгеләрен дә сакларга кирәклеге турында сөйли башладылар. Район башкарма комитеты утырышының көн тәртибенә исә Әлки җирендәге тарих, архитектура һәм археология һәйкәлләренең торышы турында сүз барды.

    Башкарма комитетның мәдәният бүлеге начальнигы Рәсимә Гайфуллина безнең районда республикакүләм әһәмияткә ия шундый берничә һәйкәл барлыгын әйтте. Аларның архитектура белән бәйлеләре нигездә чиркәү һәм мәчет биналары. Мәсәлән, Салман авылында 1795 нче елда төзелгән Спас чиркәвенең җимерелеп бетмәгән өлеше тора. Бу чиркәүнең төзелгәч үк язмышы - катлаулы була: Казан епархиясе рөхсәтеннән башка гына төзелгәнлектән аны 30 еллап изгеләштерми торалар. Өч престоллы борынгы чиркәүнең гасырлар буе сакланган өлеше әле дә горур, әле дә үзенә хөрмәт катыш соклану хисе уятырлык.

    Сихтермәдә 1865-1868 еллар аралыгында төзелгән Николай Чудотворец чиркәве бинасы (агачтан булган ул), Базарлы Матакта бүген дә эшләп килүче 1878-1880 елларда төзелә башлаган Троица чиркәве, Кошки авылындагы Троица чиркәве (1880-1889 еллар) Апактагы Покров чиркәве (1889 ел) биналары үзләренә игътибар, сак мөнәсәбәт көтә. Иске Үргәгарда 1905 елда төзелгән мәчетнең язмышы бәхетлерәк булып чыккан: 100 яше тулган көннәрдә аңа ремонт ясалды. Ул "гомер буе" мөселманнарга хезмәт иткән, аның диварларында ничәмә буын үргәгарлыларның догалары яңгыраган бит.

    Базарлы Матак - районның архитиктура һәйкәлләренә иң бай авылы, билгеле. Аларның торышы төрлечә: сәүдәгәр Михаил Спиридоновның мануфактура, чәй, шикәр сатылучы кибете, берничә аты, сыерлары, күп җирләре булган бай крестьян Крылов йорты реставрацияләнде, аларның берсендә хәзер Пенсия фонды идарәсе, икенчесендә почта урнашкан. Сәүдәгәр Лисенков йортының да тышкы кыяфәте үзгәрешсез сакланды, анда хәзер музей эшли.

    Әлки төбәге тарихы бик озындыр ул, чөнки бездәге кара туфраклы, уңдырышлы җирләр борынгы игенчеләрне һәрвакыт кызыктыргандыр. Тарихның бездән андый ерак өлеше шаһитлары - Каракүл, Карамала, Иске Әнҗерә, Чиябаш, Урта Әлки курганнары, Иске Нохрат, Иске Матак, Төгәлбәй һ.б. борынгы шәһәрләр урыннары.

    Бу кадәр тарихи байлыкны ничек сакларга соң? Алар турында бүгенге һәм киләсе буыннарга да мәгълүмат җиткерәсе иде бит. Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, аның урынбасары Мария Платонова әйтүенчә, бу бик катлаулы, четерекле һәм күп акча сораучы эш икән. Һәйкәлләрне саклауның (торгызуны әйткәндә юк инде) үз тәртибе, законлы таләпләре бар. Кыскасы, әле башланмаган да олы эш тора каршыбызда. Биләмәләрендә шундый һәйкәлләр булган авыл җирлекләре башлыкларына аларны саклау йөкләнә. Әмма моны ничек һәм нинди средстволарга эшләргә - бу турыда ачык кына белүче юк бугай. Киңәшмәдә аларга төрле конкурсларда катнашып, грантлар отарга, инвесторлар эзләргә тәкъдим иттеләр.

    Әмма беренче эш итеп район территориясендәге һәйкәлләрнең тулы исемлеген булдырырга кирәктер (билгеле, тарихчы галимнәр ярдәме белән). Аннары иң мөһим һәм кызыклылары яныны булса да юл күрсәткечләре, кыскача мәгълүматлы баннер я элмә такта урнаштыру да беренче чиратка куелырга тиешле чараларның берсе. Әйе, чыгымнар соралыр, әмма республикада туризмны үстерү турында бик күп сөйләнгән бер мәлдә районыбыздагы бу һәйкәлләрне туристик маршрутларның берсенә кертеп җибәреп тә булыр иде бит. Әйтик, Болгар иленә ислам динен алып килгән гарәп илчеләрен безнең Төгәлбәй тирәсендә каршылаганнар бит, шунда ял иттереп кенә Биләргә, Болгарга алып барганнар.

    …Без кечкенә чакта авылым Яңа Чаллы янында шактый биек курганнар тезелеп тора иде. Кырларны сукалый торгач, алар тигезләнде, беленми торганга әйләнде. Башка курганнарыбыз да җир белән тигезләшкәнче, аларны саклауга һәм җитди өйрәнүгә галимнәр җәлеп итәргә керешәсе иде бит…

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: