Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Хузангай”да үзгәрешләр көтелә

    Безнең районда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Аны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, якташыбыз, инвестор Иван Казанков һәм "Хузангай" хуҗалыгы җитәкчесе Евгений Чугунов озатып йөрделәр. Министрның эшлекле сәфәре нигездә "Хузангай" авыл хуҗалыгы кооперативында үтте. Биредә сүз 10 мең баш терлеккә исәпләнгән симертү мәйданчыгы төзү турында барды....

    Безнең районда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Аны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, якташыбыз, инвестор Иван Казанков һәм "Хузангай" хуҗалыгы җитәкчесе Евгений Чугунов озатып йөрделәр.
    Министрның эшлекле сәфәре нигездә "Хузангай" авыл хуҗалыгы кооперативында үтте. Биредә сүз 10 мең баш терлеккә исәпләнгән симертү мәйданчыгы төзү турында барды.
    Моңарчы хуҗалыкта төп игътибар үсемлекчелеккә юнәлтелгән иде. Биредә бу тармак продукциясен эшкәртеп сатуны да җайга салдылар. Ә хәзер исә кооперативта терлекчелекне дә үстерергә ниятлиләр. Бу юнәлештә беренче адымнар ясалган инде. Әйтик, хәзерге вакытта 354 баш "башкорт" токымлы атлар асрыйлар, Казахстаннан 619 баш "белоголовая" токымлы мөгезле эре терлек кайтарылган. Без килеп җиткәндә терлекләр көтүлекләрдә иде. Министр, малларны караганнан соң, аларның үзенчәлекләре турында кызыксынып сорау бирде.
    -Үсеп җиткән терлекләрнең авырлыклары 700-800 килограммга җитә. Шуның өстенә алар салкын кышларны да җиңел кичерәләр, дип җавап бирде аңа Иван Казанков.
    -Әлегә 600 баштан артыграк терелегегез бар, аларны 10 мең башка җиткерергә исәплисез икән. Моның чаклы малны каян алып кайтырга уйлыйсыз,-дип сорады министр.
    -Мөмкинлекләребез җитәрлек, әлеге юнәлештә максатчан эш алып барабыз. Ниятебез - ел ахырына малларның баш санын өч меңгә җиткерү,- диде инвестор.
    Аннары Марат Әхмәтовка симертү мәйданчыгының төзелә башлаган өлешен, булачак территориянең планнарын күрсәттеләр, икътисадый мәгълүматлар белән таныштырдылар. Хуҗаларның дәлилләре төпле, ышандырырлык иде. Аларны тыңлаганнан соң министр:
    -Сезнең бу проектыгызны хуплыйм. Мөмкин булганча ярдәм күрсәтергә тырышырбыз,-дип вәгъдә бирде.
    Эш сәфәрен дәвам итеп, Марат Әхмәтов кукуруз басуларында эшләүче алты су сиптерү агрегатын карады. Бу агрегатлар Италиядән кайтарылган, һәрберсе тәүлегенә дүрт гектарга якын мәйданны сугарырга сәләтле. Аннары ул төзелеп килүче терлек сую цехын, көнбагыш маен чистарту заводын һәм тулы көчкә эшләүче май сыгу, ярма ярдыру, икмәк пешерү цехларын да карап чыкты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: