Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районына беренче качаклар килгән инде

    Халыкта кайда туган, шунда кирәге чыккан, дигән мәкаль яшәсә дә, язмышмы, тормышмы дигәндәй адәм баласын бер урында тик кенә яшәтми, ерактагы бәхет я муллык белән кызыктырып, әллә кайларга алып китә. Ә кайчак кеше тынычлык, иминлек эзләп туган җиреннән китеп барырга мәҗбүр була. Чит-ят җирләрдән безнең районга кайтып урнашучылар да бар....


    Халыкта кайда туган, шунда кирәге чыккан, дигән мәкаль яшәсә дә, язмышмы, тормышмы дигәндәй адәм баласын бер урында тик кенә яшәтми, ерактагы бәхет я муллык белән кызыктырып, әллә кайларга алып китә. Ә кайчак кеше тынычлык, иминлек эзләп туган җиреннән китеп барырга мәҗбүр була. Чит-ят җирләрдән безнең районга кайтып урнашучылар да бар. Алар турында без Россия Федераль миграция хезмәтенең райондагы территориаль пункты баш белгеч-эксперты Наталья Фадеевадан сораштык.

    - Наталья Викторовна, дөнья һич кенә дә тыныч яши алмый. Украинадагы хәлләр барыбызга да мәгълүм, кешеләрнең балаларын, карт ата-аналарын алып Россиягә качулары, биредә тынычлык, куркынычсызлык эзләүләре турында ишетеп-күреп беләбез. Инде безнең районга да берничә Украина гражданины кайткан икән. Шул турыда әйтеп үтсәгез иде. Кемнәр алар, ни хәлдә, алга планнары нинди?

    - Әйе, июнь аенда Луганск өлкәсеннән дүрт Украина гражданины безгә кайтып сыенды. Аларның Сихтермәдә туганнары бар, әлегә шунда яшиләр. Беләсездер, Луганск шәһәре һәм өлкәсендә чын мәгънәсендә сугыш бара, бу кешеләр берничә сәгать эчендә җыенып чыгып китәргә мәҗбүр булганнар, алар хәтта бөтен кирәкле документларын да алып өлгермәгәннәр. Кире кайтып, алып килергә уйлаган иделәр дә, кызганычка каршы, Украинага керә алмаганнар инде.

    - Алар бездә бөтенләйгә төпләнергә уйлыйлармы?

    - Юк. Һәркемгә бит туган җире якын, анда өйләре, эшләп тапкан мал-мөлкәтләре калган. Шуңа күрә бу кешеләр дә, яхшыга өметләнеп Украинада тынычлык урнашуга кайтып китәргә уйлыйлар. Алар хәтта качак статусын да кирәксенми, чөнки мондый статусны алган очракта, үз илләренә кире әйләнеп кайта алмаячаклар. Шуңа күрә вакытлыча яшәп торуга рөхсәт рәсмиләштермәкчеләр.

    - Бәлки, алар ниндидер ярдәмгә мохтаҗдыр?

    - Ул кадәрен әйтә алмыйм, әмма шунысы бар: хәзер аларга медицина каравы үтәргә, дәүләт пошлинасы түләргә, документларын украин теленнән ручсага тәрҗемә итәргә кирәк. Болар барысы да түләүле. Димәк, акчалата ярдәм һәрхәлдә урынлы булачак.

    - Ә башка илләрдән кайтучы-килүчеләр бармы?

    - Билгеле. Соңгы ике атнада гына да 7 чит ил гражданины килүне теркәп куйдык. Аларның алтысы Үзбәкстаннан, берсе Таҗикстаннан. Бу кешеләр туганнарына кунакка кайтканнар. Шул ук вакытта өлкәннәре, вакытны бушка уздырырга теләмичә, физик затларда эшләүгә рөхсәт язуы - патент алырга телиләр.

    - Әле андый рөхсәт тә кирәкмени?

    - Әйе. Бу урында шуны искәртик әле. Әгәр Россия гражданины, әйтик, сез, чит ил гражданинын йортыгызда, бакчагызда эшләтәсез, ә аның моңа патенты юк икән, сез дә, ул да 2 меңнән 5 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкинсез.

    - Чит ил гражданины исемен алу ансат түгелдер. Бездә вакытлыча яшәгән, аннары ватандашыбызга әйләнгән кешеләр бармы?

    - Быел бездә яшәүче 8 чит ил кешесе Россия гражданлыгына ия булды. Аларның өчесе бездә 90 нчы еллардан бирле яши инде. Килүчеләр вакытлыча яшәүгә рөхсәт рәсмиләштерергә теләп документларын тапшыра икән, күпчелек очракта бу аларның алга таба гражданлык алырга теләүләре белән бәйле була.

    - Наталья Викторовна, безнең халык кунакчыл, гади, эчкерсез, килгән кешене ачык йөз белән каршыларга күнеккән. Ә бит читтән килүчеләрнең дә төрлесе буладыр.

    - Була, билгеле. Менә бүгенге хәлләрдән чыгып шуны әйтәсе килә: Украинадан Россиягә килүчеләр барысы бертөрле түгел. Кемдер сыену почмагы эзли. Ә кемдер, илендәге хәлләрдә Россия гаепле дип ышанып, төрле диверсияләр эшләү турында уйлана. Шуңа күрә, әгәр авылга Украинадан кемдер кайткан икән, бу турыда полициягә хәбәр итү артык булмас. Украинадан килүчеләргә миграция картасы ачыла. Бу аларга беркайда да теркәлмичә 90 көн яшәү хокукы бирә. Димәк, мондый кешеләр хакимият һәм куркынычсызлык органнары күзеннән читтә калырга мөмкин. Мондый очракта авыл халкының ярдәме, уяулыгы һич артык булмас.

    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Наталья Викторовна.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: