Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ярдәм сайлаганда ялгыша күрмәгез

    Сентябрь аеның да яртысы үтеп бара. Социаль хезмәт җыелмасыннан файдаланырга, ягъни даруларны, медицина препаратларын бушлай алырга хокукы булган кешеләр 1 октябрьгә кадәр үзләре өчен бик мөһим карарга килергә һәм гамәл кылырга - Пенсия фондының район идарәсенә килеп, 2014 елда социаль пакетны ни рәвешле алырга теләүләре турында гариза язарга тиешләр.

    Пенсия фонды идарәсенең клиентлык хезмәте начальнигы Рузалия Галиева әйтүенчә, гариза бирергә килгән һәркем белән кыска гына әңгәмә коралар, "Табибыгыз белән киңәшләштегезме? Бу адымның үзегезгә авырлык китерергә мөмкин икәнлеген аңлап эшлисезме? Сәламәтлегегезгә зыян китермәссезме соң?" дигәнрәк сораулар бирәләр белгечләр. Чынлап та ташламалардан файдалану хокукы теләсә кемгә түгел, авыруга, инвалидка бирелә бит (андыйлар бездә 2915 кеше). Ягъни, даими дәваланып торырга мәҗбүр кешегә. Һәм аңа бушлай дару кирәкми булып чыгамы? Шул ук Пенсия фонды идарәсендә әйтүләренчә, акча файдасына социаль хезмәтләр җыелмасыннан 2389 кеше баш тарткан инде (быел ташламаны акчалата алучыларның нибары 6 сы карарын үзгәртеп гариза язган).
    Социаль пакетның айлык "бәясе" хәзерге вакытта 839 сум 95 тиен тәшкил итә. Аның 647 сумга якыны табиб язып биргән рецепт буенча дару һәм медицина эшләнмәләре алуга тәгаенләнгән, 100 сумы санаторийларда дәвалану өчен түләү (билгеле, медицина күрсәтмәләре буенча), тагын 93 сум тирәсе - "юл йөрү" бәясе. Ничек кенә карасаң да, зур акчалар түгел, әмма, льготага әйләндергән очракта, авыруның хәлен җиңеләйтерлек, аның гаиләсе бюджетын артык зур чыгымнардан сакларлык ярдәм булыр иде.
    Табиблар әйтүенчә, кайбер авыруларны дәвалау галәмәт кыйммәткә чыга. Мәсәлән, шактый киң таралган шикәр диабеты, төренә карап, елына 36-48 мең сумлык дару "сорый". Шикәрсез диабет (андые да була икән!) тапсалар, аны десмопрессин белән дәвалау өчен 163 мең сум акча кирәк булачак. Ә инде, Алла сакласын, яман чир "ябышса", авыру һәм аның гаиләсе йөзләгән мең сумлык дарулар алырга тиеш булачак.
    Шулай булгач, ни өчен соң кешеләр, елына булыр-булмас 10 мең сумга алданып, шундый мөмкинлектән баш тарталар? Җаваплар бертөрле - "кирәкле дарулар аптекада булмый" яисә "табиб миңа кирәкле даруны язмыйча, арзан бәяле, бер файдасы булмаган медикаментларга гына рецепт яза". Болай дип зарланучылар әлкилеләр генә түгел, үзәк матбугат битләрендә дә шундый зарлы мәгълүматлар еш очрый. Ташламага хокуклары булган авыруларны дәвалаучы табиблар үзләре ни диләр соң? Алар әйтүенчә, даруларны махсус расланган федераль исемлектән чыгып яздыралар. Шуңа күрә даруның исеме башкача яңгырарга да мөмкин, әмма дәвалау үзлекләре шул ук, дип ышандыралар табиблар.
    …Мәсьәләнең гаять мөһим булуын истә тотып, республика яман шеш авырулары клиник диспансеры һәм Казан дәүләт медицина академиясенең онкология һәм хирургия кафедрасы, хирургия авырулары кафедрасы профессорлары мөрәҗәгать белән чыктылар. Алар әйтүенчә, республикада яман шеш авыруы белән исәптә торучылар саны елдан-ел арта, бу авыруларны дәвалау гаять кыйммәт һәм, чыгымнарны дәүләт үз өстенә ала икән, бу мөмкинлектән баш тартырга ярамый. "Социаль ярдәмне сайлаганда ялгыша күрмәгез!"-дип кисәтәләр дәрәҗәле табиблар. Алар киңәшенә колак салырга кирәктер, мөгаен.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: