Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • «Яшел янгын»га каршы көрәш

    Җылы көннәр килде, яңгырлар да булды. Димәк, игенчеләр һәм белгечләр өчен борчулы чор башлана. Басуларда чүп үләннәр котырып күтәрелә, корткычлар азына. Шуларга каршы көн-төн көрәшмәсәң, әйбәт уңышка өмет юк.

    Районыбызда былтыр уҗым культуралары 29 мең гектарда чәчелде. 8 майда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районда булганда бездәге уҗым басулары торышын югары бәяләгәннәр иде. Марат Готофович:
    -Әлкидә узган көз республика районнары арасында иң күп уҗым культуралары чәчелде,- дип билгеләп үтте.
    Менә шул уҗым культураларын бүген котырып үскән чүп үләннәрдән, бөҗәкләрдән саклыйсы да инде. Арыш, көзге бодай, тритикале өчен чүп үләннәр куркыныч тудыра. Аларның хәзер көпшәгә китү чоры. Белгәнебезчә, көпшә эчендә башак хасил була. Димәк, чүп үләннәр комачауламаса гына әлеге культураларда әйбәт уңыш формалаша.
    Шулай ук иртә чәчелгән сабан культуралары да саклауга мохтаҗ. Әйтик, арпага корткычлар күпләп ябырылды. Шулай ук борчакка куркыныч яный. Шуңа да хуҗалыкларда иртәнге дүрттән алып көндезге унга чаклы һәм әбәттән соң дүрттән алып кичке унга чаклы әлеге культураларны агулы химикатлар белән эшкәртәләр.
    Корткычларга, чүп үләннәргә каршы көрәш "КШ-Агро"ның Көньяк Әлки филиалында, "Хузангай" кооперативында әйбәт оештырылган. "Хузангай"- да һәр көнне басуларга эшкәртү өчен биш агрегат чыга.
    Бер үк вакытта хуҗалыкларда үсентеләр тишелеп чыкканга кадәр һәм тишелгәннән соң тырмалау алып барыла. Бу эшне бигрәк тә беренче чиратта көнбагыш, кукуруз басуларында оештыру зарур. Сабан культуралары әлеге агрочарага мохтаҗ. Бездә язын чәчелгән бөртеклеләр 14 мең 690 гектар тәшкил итә. Моңа өстәп шактый мәйданда (35мең 600 гектарда) техник культуралар (рапс, көнбагыш, кукуруз һ.б.).
    Районда язгы чәчү эшләре соңгы гектарларда бара. Аңа ялганып чәчелгән мәйданнарда эшкәртү эшләре башланып китте. Бүген азык хәзерләү техникасын әзерлек сызыгына куеп бетерү зарур. Күпьеллык үләннәр күзгә күренеп күтәрелә. Аларның биеклеге 28 сантиметрга җитүгә чаба башларга мөмкин. Күпьеллык үләннең беренче өлгерешеннән башлыча сенаж салу планлаштырыла. Бик аз күләмдә генә яшь бозаулар өчен печән хәзерләнәчәк. Шушы көннәрдә азык хәзерләү техникасының әзерлеген тикшерү буенча районда комиссия эшли башлый.
    Кыскасы, авылда язгы кыр эшләре белән башланып киткән тынгысыз көннәр игенчеләр өчен көзгә чаклы дәвам итәчәк әле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: