Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • КАРА ДИҢГЕЗДӘ БИШ КӨН

    25 сентябрьдән 1 октябрьгә чаклы Сочи шәһәренең "АквоЛоо" сәламәтләндерү комплексында журналистларның XV халыкара фестивале узды. "Вся Россия-2011" дип исемләнгән бу фестиваль һәр елны Краснодар краенда узып килә. Үткән ел гына булмыйча калган иде. Россиянең барлык төбәкләреннән, ерак һәм якын чит илләрдән килгән журналистларны быел да бик бай программалы фестиваль көткән....

    Без Сочига барабыз. Алда ниндидер кызыклы, әлегә күз алдына да китерә алмаган могҗиза көтә сыман. Күңелдә үзенә күрә бер тынычлык хөкем сөрә, янәсе, без ял итәргә генә түгел, ә эш белән дә - фестивальгә, командировкага барабыз.
    Быел Татарстан делегациясе зур түгел - 30 лап редактор һәм журналист. Бу аз түгел, дияргә ашыкмагыз, бер елны фестивальдә Татарстанны 160 кешедән торган делегация тәкъдим иткән иде. Кая карама таныш йөзләр, каләмдәшләр булды ул чакта. Әмма ул ел рекорд булып калыр ахры, чөнки соңгы берничә елда без бик аз санлы делегация исемлегендә.
    Сәфәр бит юлдан башлана. Казаннан Сочига поезд иртәнге җиденче яртыда кузгала. Без Петрович (күрше Спас районы газетасы редакторы, минем туган авылым Әхмәттән өч кенә чакрым ераклыктагы Түбән Кәчидә туып-үскән Анатолий Петрович Самаркинны без хөрмәт белән шулай атыйбыз) белән дүрт кешелек купеда икәү генә бардык. Ә бит билет сатканда, икәү генә барырга теләсәгез, билет бәясе ике тапкыр артык булачак, дигәннәр иде. Димәк, сезон ахырына якынлаша, Кара диңгезгә ялга агылу туктап килә. Вагон проводницасы кереп:
    -Мин яңа гына Новороссийскидан кайттым, Кара диңгез буенда бик җылы, сезне бик әйбәт ял көтә,-дип күңелебезне күтәрде.
    Аннан күп тә үтмәде, безнең купега поезд начальнигы килде.
    -Сез бит инде журналистлар, безнең тәкъдимнәр кенәгәсенә фикерләр язып калдырмассыз микән?-ди.
    Петрович белән, әле алда ни көтәсен белмәсәк тә, моны оештырдык. Хәер, әйбәт фикер язып ялгышмаганбыз, юл хәерле узды. Поезддагы сәфәр турында күпме язылган, кинолар төшерелгән. Әмма юлның һәркайсы кабатланмыйча, үзенчәлекле үтә. Һәр зур тукталышта поезддан төшеп, без мосафирларга төрле ризыклар тәкъдим итүчеләр белән сөйләшәбез. Билгеле, иң беренче:
    -Биредә тормыш ни хәлдә, халык ничек яши?-дип сорыйбыз. Үзебезнең каян икәнебезне әйтүгә:
    -Татарстанны беләбез, анда тормыш күпкә алда, сезнең Шәймиев молодец,-диючеләр дә булды.
    Соңгы 2-3 елда Сочига поезд Волгоград аша йөри башлады. Аңа кадәр Ростов аша иде. Волгоград минем күңелемә бик тә якын шәһәр. Бу каладан 100 чакрымнар гына читтә мин хәрби хезмәт узган идем. Безне сирәк булса да шәһәр күрсәтергә, Бөек Ватан сугышы эзләре мәңгеләштерелгән Мамай курганына алып килгәләделәр. Аннан соң инде байтак еллар узды. Минем бик тә тимер юл вокзалыннан ерак булмаган парктагы мәңгелек ут янында буласым килгән иде. Без солдат вакытта шул мәңгелек ут янында честь биреп, сугышта шәһит булганнарны искә алган идек, шунда төшкән фотобыз да бар әле. Әлеге урында янә булып, утыз елдан соң шул мохит рухын кабат кичерәсе килде. Бару юлында поездыбыз Волгоград аша бик иртә узды, ә менә кайтканда көн уртасында Волгоградта 45 минут басып тордык. Теләгемне тормышка ашырдым, бер юлдашым белән поезддан төшеп, вокзал аша чыгып йөгерә-йөгерә мәңгелек ут янына бардык, аз гына булса да басып тордык, фотога төштек. Биредә элеккеге тәртип сакланган - матур формалар кигән мәктәп укучылары почетлы постта торалар.
    Әйе, болары кайтканда булды. Ә әлегә без Кара диңгезгә, курортлар шәһәре Сочига бару юлында.
    Журналистлар фестивале һәр елны диярлек Дагомыс поселогында уза иде. Ул шул ук Сочи шәһәре инде. Быел Дагомыс комплексы ремонтта. 2014 елда үтәсе Кышкы Олимпиадага әзерләнәләр, шуңа фестиваль җирлеге итеп Лоо поселогы сайланган. Бу поселок та Сочи шәһәренә керә. Ул безнең Казандагы районнар сыман. Партия заманында барлык бу поселокларны бергә кушып, Сочи исеме астында берләштергәннәр. Бу шәһәрнең озынлыгы Кара диңгез буйлап хәтта 160 километрдан артып китә, һәм ул дөньядагы иң озын шәһәр буларак Гиннеслар китабына кертелгән булган. Әмма күп тә үтми АКШ, өч шәһәрне бергә кушып, 180 километр озынлыктагы бугай шәһәр ясаган, һәм безнең Сочи рекордчылар исемлегеннән төшеп калган.
    Ни генә булмасын, Сочи инде ул бүген бөтен дөньяга танылып килүче шәһәр, Россиянең курортлар каласы, энҗе-хәзинәсе. Биредә адым саен санаторий, пансионат, сәламәтләндерү комплексы. Тик аларда инде кешеләр элеккечә профсоюз хисабына түгел, ә күбрәк үз кесәсеннән түләп ял итә. Хәер, бу мәсьәләдә ризасызлык белдерерлек түгел - без үзебез "Татмедиа" хисабына ял иттек.
    Билгеле, без курортлар шәһәрендә эшлекле командировкада булганга, ялыбыз төрледән-төрле чаралар белән аралашып барды. Россия Журналистлар союзы тарафыннан һәр көнне әллә ничә лекция, эшлекле сөйләшү һәм очрашулар, презентацияләр (яңа китап яисә аудио-язмаларны тәкъдим итү) оештырылды. Алай да без сагынып-хыялланып килгән диңгездә ял итәргә дә вакыт таптык.
    Массакүләм мәгълүмат чаралары фестиваленең рәсми ачылуы да матур булды. Ел да бу тантанада Краснодар крае губернаторы Александр Ткачук катнаша иде. Быел зур кино-концерт залында узган чарада журналистларны Сочи мэры Анатолий Пахомов сәламләде. Ул өч ел инде шушы постта. Мэрның шактый озынга сузылган доклады "элек начар иде, хәзер әйбәтләнә бара" принцыбына корылды.
    -Сочи шәһәре 2016 елга тулысынча диярлек газлаштырылачак,-дип сөйләде мэр. Ә без, татарстанлылар, ун елдан артык инде газ рәхәтенә тиенәбез.
    -Сочида канализация системасы зур проблема булып тора, аңа байтак финанслар кертеп эшне җайга салу бурычы алда тора,-ди Анатолий Пахомов. Чынлап та, Сочи урамнарында йөргәндә җыентык су исе борынга бәрелә. Урамнардан алар кечкенә инеш булып агып ята. Билгеле инде, аннан аларның юлы диңгезгә.
    Безне Сочи белән бүген спорт мәсьәләсе нык бәйли. Алар Казанны үзләрендә үтәсе Кышкы Олимпия уеннарының генераль репетиция мәйданы диләр. Әмма студентлар Универсиадасы узасы Казан шәһәре Сочи Олимпиадасы янәшәсендә күбрәк күләгәдә кала шикелле. Ә бит икесе дә Россиядә булачак дөньякүләм масштабтагы спорт бәйгеләре.
    Гомумән, Россиянең мәгълүмат чаралары Татарстанны бик сөеп бетерми шикелле. Телевизорны гына алыйк. Татарстандагы берәр тискәре күренеш хакындагы сюжетны кат-кат күрсәтәләр. Ә менә республиканың күркәм эшләрен хәбәр итәргә бик ашыкмыйлар. Әйтик, дөньяга бер нефть эшкәртү заводының эшләп китүе турында ник бер сүз ишетик.
    Без Сочиның Кышкы Олимпиада үтәсе Красная Полянасын да күрдек. Биредә сафка басучы зур һәм мәгърур корылмалар (алар Рәсәйнең, димәк, безнең дә акчаларга төзелә бит) Олимпиададан соң да эшләп китсен иде. Мондагы күп санлы кунакханәләр, спорт объектлары тынып калмас шәт.
    Әмма, әйтергә кирәк, тормыш монда бик кыйммәт. Азык-төлек, шул исәптән җиләк-җимеш тә бездәгедән күпкә кыйбатрак. Бәрәңгенең базарда быелгы уңыш елында да килосы 30 сум, виноград 100 сум, ит 350-450 сум. Бәяләрнең болай югары булуына күпләр хафалана. Монда шул тормыш шәхси эшмәкәрләр кулында. Ашамлыкларга да бәяләрне көйләү юк. Җирле телевидениедән, шәһәр җитәкчелеге бәяләрнең болай югары булуы белән килешми, мэрия комиссияләре бу мәсьәләдә тикшерүләр алып бара, дигән рухтагы тапшырулар бирелә. Әмма бу ничә еллар буена ишетелүче җырлар бугай. Сочины шул ук Кара диңгез буенда урнашкан Төркия курортлары белән чагыштырып карыйк әле. Анда туристларны җәлеп итү өчен арзанлы ял итү мөмкинлеге тудыралар. Сочига Казаннан самолет белән барып кайту гына 14 мең сумга төшә. Ә Төркиягә бару-кайту һәм дистә көн ялың да шул бәягә җитми.
    Билгеле, Сочи ул елга биш кенә ай гөрләп яшәп кала. Бу диңгез ярында кызыну, коену мөмкинлеге булган май-сентябрь айлары. Аннан биредә тормыш тынып кала диярлек. Олимпиада Сочины ел әйләнәсе туристлар, ял итүчеләр шәһәре итү хыялларын күпмедер дәрәҗәдә тормышка да ашырыр бәлки. Чөнки кышын чаңгы шуу базалары биредә чит илләрнекеннән бер дә калышмаслык була, диләр. Ә инде Кышкы Олимпия уеннарын үткәргәч Сочи бөтен дөньяга танылыр, дигән өмет бар. Биредә юл төзелеше хәйран зур масштабларда алып барыла. Юллар төзү исә монда бик чыгымлы. Таулы як бит, өскә карасаң - биек тау, аска карасаң - төбе күренмәслек түбәнлек. Күпме тауларны тишеп, тоннельләр төзергә туры килә.
    Хәер, бу глобаль мәсьәләләрне читкәрәк куеп торыйк әле. Кара диңгез буена барып арка кыздырып кайтуның күпмегә төшүе кызыксындырадыр бәлки кайберәүләрне. Әйдәгез, бергәләп санап карыйк. Казаннан Сочига поезд билеты бәясе 2500 сумнан башлап (купелар бераз кыйммәтрәк). Диңгез буенда шәхси йортта бүлмә алып яшәү бер кешегә тәүлеккә 350 сумнан башлап, шунда ук аш-су бүлмәсе - ашарга пешерергә, чәйләп алырга була. Ә ашханәдә бер әбәт туклану 180 сум тирәсе. Шуннан үзегез санап карагыз инде.
    Безнең фестиваль 5 көн дәвам итте. Абруйлы остазлар, исемнәре танылган укытучылар, күренекле шәхесләр белән очрашулар, аларның лекцияләрен тыңлау аң-белем багажын шактый баетты кебек. Фестиваль соңгы берничә елда халыкара статус алды. Быел да ерак һәм якын чит илләрдән күп делегацияләр килгән иде. Әзербәйҗан журналистлары делегациясе вәкиленең сөйләгәне кызык яңгырады:
    -Әзербәйҗан белән Россия хәзер ике дәүләт шул. Сочига килгәндә моны тагын бер кат ныклап төшендем. Бакудан башта Мәскәүгә очтык, ә аннан Сочига, - дип нинди әйләнеш ясауларын әйтте ул.
    Фестивальдә һәр елны Чечня делегациясе үзләрен күрсәтә. Үткән елларны бию ансамбльләре чыгыш ясап, дәртле милли биюләре белән сокландырган иде. Ә быел республикада яңа гына нәшер ителә башлаган "Национальный колорит" журналын тәкъдир итү булды. Чечен дуслар Татарстан делегациясен бу чарага аерым чакырдылар. Журналның февраль ае санында Татарстан Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Муратов белән зур әңгәмә басылган. Анда Татарстандагы тотрыклы тормыш, милләтләр дуслыгы турында аерым әйтелгән. Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге мәдәни һәйкәлләрен торгызу турында да сүз бара. Әллә кайда, җир читендәге Чечняда чыга торган журналда туган Татарстаның турында уку, төсле рәсемнәрне күрү бик тә сөендерде безне. Шунда Спас районы газетасы редакторы Анатолий Самаркин сүз алып:
    -Журналда борынгы Болгар шәһәрен торгызу буенча алып барылучы зур эшләр турында да язылган. Мин шул Болгар җиреннән булам,-дип, "Национальный колорит"ка озын иҗат гомере, аны чыгаручыларга уңышлар теләде.
    Аннан чечен дуслар үз телләрендә җырлап җибәрделәр, милли биюләрен күрсәттеләр. Бик кызыклы чара килеп чыкты. Хәтта көнләшеп тә куйдык - нигә соң Татарстан делегациясе, бу фестивальне файдаланып, Универсиада турында фотокүргәзмә яисә видеоязма әзерләп килми? Россиядә моннан да зур журналистлар аудиториясе була алмый бит инде…
    Элек елларда Краснодар краеның мәдәният әһелләре безгә җирле халыкның, аеруча казакларның бәйрәмнәрен, йолаларын күрсәтеп, безнең Сабантуй сымаграк зур чаралар оештыра иде. Быел болар булмады. Фестиваль ябылганда Россия Журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богданов та:
    -Быел безне Краснодар крае кунакчыллыгы белән бик сөендермәде,-дип куйды.
    Һәр көне бәйрәм сыман булып, сизелмичә дә үтеп киткән фестиваль барыбер күңелдә бик матур тәэсирләр калдырды. Безне бик күп яңалыклар, мәгълүматлар белән баеткан чараларны оештыручылар, очрашып танышкан каләмдәшләр, мул кояшлы Кара диңгез буе белән рәхмәт хисләре илә саубуллаштык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: