Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Каратэчыларыбыз кшндәшләреннән өстен

    "Алинә" спорт залында каратэ-киокусинкай кумите буенча республика ярышлары булып үтте. Бу ярышларда Татарстанның Кукмара районыннан тыш барлык районнардан 200 дән артык яшь спортчы (8-11 яшьлек кызлар һәм малайлар) катнашты. Шунысы сөенечле: безнең каратечылар 6 беренче, 4 икенче һәм 3 өченче урынны яулап, спортның бу төрендә көндәшләреннән өстен булуларын күрсәттеләр (көч...

    "Алинә" спорт залында каратэ-киокусинкай кумите буенча республика ярышлары булып үтте.

    Бу ярышларда Татарстанның Кукмара районыннан тыш барлык районнардан 200 дән артык яшь спортчы (8-11 яшьлек кызлар һәм малайлар) катнашты. Шунысы сөенечле: безнең каратечылар 6 беренче, 4 икенче һәм 3 өченче урынны яулап, спортның бу төрендә көндәшләреннән өстен булуларын күрсәттеләр (көч сынашучылар 30 үлчәү категориясенә бүленде). Яшь каратэчыларыбызның барысы да диярлек Андрей Зиньков җитәкләгән "Патриот" клубында шөгыльләнәләр. Алар инде моңарчы да разрядлы спортчылар иде, ә бу ярышлардан соң малайларыбыз һәм кызларыбызга яшьләр разряды биреләчәк икән.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: