Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Карга авылы Әлки районының иң төзек һәм матур авылларыннан берсе

    Карга районыбызның иң төзек һәм матур авылларыннан берсе. Биредә яшәүчеләр таза, мул тормышта көн күрә. Халыкның тормыш дәрәҗәсе елдан-ел яхшыра бара. Халыкның проблемаларын тыңларга, аларны хәл итү юлларын бергәләп ачыкларга Карга авылы җыенына район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, аның урынбасарлары һәм төрле оешмалар вәкилләре килгән иде. Авыл җирлеге башлыгы...

    Карга районыбызның иң төзек һәм матур авылларыннан берсе. Биредә яшәүчеләр таза, мул тормышта көн күрә. Халыкның тормыш дәрәҗәсе елдан-ел яхшыра бара.
    Халыкның проблемаларын тыңларга, аларны хәл итү юлларын бергәләп ачыкларга Карга авылы җыенына район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, аның урынбасарлары һәм төрле оешмалар вәкилләре килгән иде.
    Авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев үзенең отчет докладында узган елда башкарылган эшләргә тукталды.
    -Җирлек советында бер торак пункт - Карга авылы. 145 шәхси хуҗалыкта 460 кеше исәпләнә. Эшләргә сәләтле кешеләрнең төп өлеше "Кызыл Шәрык-Агро"да (36 кеше), "Алексеевскдорстрой" җәмгыятендә (22), бюджет системасында (38), районның төрле оешмаларында (25) хезмәт куя,-диде ул.
    Терлекне дә күпләп асрыйлар биредә. 272 баш мөгезле эре терлекнең 121 е савым сыерлары. 606 баш сарык һәм шактый гына ат, умарта, кош-корт тоталар. Әмма 145 хуҗалыкның 24 ендә бөтенләй мал-туар юк.
    -Шунысы аяныч, болар бит терлек асрап яшәрлек яшьләр,-дип басым ясады җирлек башлыгы. Алга таба бу гаиләләр белән тыгызрак бәйләнештә эшләргә кирәк булачагын җиткерде.
    Халыктан сөт җыю да шактый уңышлы оештырылган. Былтыр халыктан сөт җыю, терлекләрне ясалма орлыкландыру, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларның үсеш темпы буенча районның авыл җирлекләре арасында Карга беренче урынга чыкты.
    -2014 елда шәхси хуҗалыклардан 324,5 тонна сөт җыелды. Шул рәвешле халык 5 миллион сум акча эшләде,-ди Рамил Минһаҗев.
    Әйтик, Рамил Садыйков ел буена 16 тонна, Зөлфәт Гәрәев 11,5 тонна, Әнәс Вәлиев 13,8 тонна, Шәүкәт Нотфуллин 10,5 тонна сөт саткан. Әлеге гаиләләр Каргада иң күп сөт тапшыручылар. Күп сыер асраучы алты гаилә бушлай савым аппаратларына ия булган.
    Элек мондый җыеннарда авыл халкының җитәкчелеккә юллаган моң-зарларын байтак ишетергә туры килә иде. Соңгы елларда күп авылларда халык рәхмәтен генә белдерә. Шулай булмыйни, районда хәзер шактый зур эшләр башкарыла бит. Менә Каргада да берничә ел элек кенә капиталь ремонтланып сафка баскан күп функцияле үзәк эшләп килә. Бинада мәдәният йорты, почта бүлеге, авыл җирлеге советы, ФАП, китапханә урнашкан. Барысы да бер җирдә, бик уңайлы. Авыл урамнарының һәммәсендә яктырткыч лампалар яна. Балаларның гына түгел, өлкән буынның да күңеленә хуш килгән парк та эшләп килә. Районда башка бер урында да булмаган фонтан төзелгән. Барлык урамнарда да диярлек асфальт юл.

    Сорау. Сөт бәяләре кибет киштәләрендә ел әйләнәсе үзгәрми. Бездән исә аны чагыштырмача түбән бәядән кабул итәләр.
    Җавап. (Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов). Хәзерге базар шартларында сөт кабул итү пунктлары сөткә бәяне үзләре билгели. Район буенча бүген аның уртача бәясе 18 сум 25 тиен.
    Сорау. Мин терлек тотмыйм. Пай җирләрем бар. Ул җирләрне сата аламмы?
    Җавап. (Рамил Минһаҗев). Әгәр дә сез пай җирләрегезне кемгә дә булса арендага бирмәгән булсагыз, сата аласыз.
    Сорау. Безнең гаилә күп балалы. Миңа район үзәгендә бушлай җир алу каралганмы?
    Җавап. (Рамил Минһаҗев). Җирне сез яшәү, теркәлү урынында гына бушлай ала аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: