Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иске Чаллы авыл җирлегендә күбрәк сыер асрауга өстенлек бирәләр

    Бөтен тәвәккәллеген, булганлыгын эшкә җигеп, шәхси хуҗалыкларында күп итеп мал-туар асраучылар шактый районда. Бүгенге вәзгыять әнә шундый тырышларга йөз тота да. Районда шәхси хуҗалыкларда 6289 баш мөгезле эре терлек, 1872 дуңгыз, 9140 сарык-кәҗә асрала. Иске Чаллы авыл җирлегендә күбрәк сыер асрауга өстенлек бирәләр. Соңгы вакытта бу авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларында...

    Бөтен тәвәккәллеген, булганлыгын эшкә җигеп, шәхси хуҗалыкларында күп итеп мал-туар асраучылар шактый районда. Бүгенге вәзгыять әнә шундый тырышларга йөз тота да. Районда шәхси хуҗалыкларда 6289 баш мөгезле эре терлек, 1872 дуңгыз, 9140 сарык-кәҗә асрала. Иске Чаллы авыл җирлегендә күбрәк сыер асрауга өстенлек бирәләр.

    Соңгы вакытта бу авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларында сыер асраучылар күбәйгән.

    -Ел башында өч авылда 142 баш сыер исәпләнә иде. Хәзер сыерлар саны 11 гә артты,-ди авыл җирлеге башлыгы Флера Вафина. -Сөт сату халык өчен өстәмә табыш чыганагы бит ул.

    Аның сүзләрен саннар да раслый. Гыйнвар-сентябрь айларында Иске Чаллы авыл җирлегендә яшәүче халык сөт сатудан 4 миллион сумнан артык табыш алган. Бу һәр сыерга исәпләгәндә уртача 33 мең сум дигән сүз.

    Чаллылылар, ел башыннан бирле 318 тонна сөт сатып, хәзер районда алдынгылар рәтендә баралар.

    Бибай Чаллысы авылында яшәүче Әмир һәм Замирә Галиевлар үз хуҗалыкларында ике сыер, ике үгез, өч бозау, дистәдән артык сарык, тавыклар, үрдәкләр 100 дән артык бройлер чебиләре асрыйлар. Йорт хуҗасы "Чаллы" комплексында эшли ә хатыны авыл кибетендә сатучы.

    -Авылда торып та сыер асрамый булмый ул. Абзарны ачуга сыер күшәгәнгә, малкайлар тавыш биргәнгә ияләнгән без,-ди Галиевлар.

    -Малларыгыз шактый, аларны карарга вакытны ничек җиткерәсез соң?-дип сорыйм Замирә ападан

    -Аяк тыпырдамаса, авыз шыпылдамый, дигән сүз бар бит-ди ул көлемсөрәп. -Үзең тырышмасаң беркем дә китереп бирми. Минем бирегә килен булып төшкәнемә 26 ел үтте. Бу якларны яраттым, монда эшчән халык яши.

    Сөт сатудан файдасын да күрәбез, ди әңгәмәдәшем. Әйтик, июль аена алар 9,6 мең сумлык, августта 8,5 мең сумлык продукция саткан.

    -Сөт җыючы Әмир Сәләхетдиновка да рәхмәтлебез. Бик төгәл, таләпчән кеше. Иң мөһиме, тәртип белән алып бара үз эшен,-дип сөйли Замирә апа. -Көненә уртача 29-30 литр сөт тапшырам. Граммын да ялгышмый Әмир исәп-хисап ясаганда.

    Аннан ул болай дип тә өсти:

    -Ничек өлгерәсез, дисез. Арыйм дисәң алдау булыр. Шуңа күнгән инде без. Тормышыбыз яме булган кызларыбыз Ләйсән һәм Люзия өчен тырышабыз. Хәлдән килгәнчә ярдәм итик, дибез.

    Әйе, маллары күп булгач, җәй буе азыгын хәзерләргә, таңнан торып сыерын саварга, көтүен көтәргә кирәк. Бу эшләр Галиевларның көндәлек гадәтенә кергән инде. Сарай башына шактый печән җыеп туплаганнар, бакча артында да зур гына кибән кышлыкка әзер.

    -Быел бит болын тулы билдән печән булды. 15 олау печән чапканбыздыр. Үзебезнең "УАЗ" автомобиле булгач җайлы, каяндыр техника эзләп йөрмибез,-ди йорт хуҗасы.

    -Терлек азыгының шактыен сатып алып сыер тоту үзен аклыймы соң?-дигән соравыма Замирә апа болай җавап бирде:

    -Ялкаулар сүзе генә ул, чыгымы күп, табышы юк дип әйтүчеләр. Моның белән бер дә килешә алмыйм. Менә без җәй буе печән хәзерлибез, фуражны сатып алабыз. Әмма зарланган юк. Сыер ул сөт кенә биреп калмый бит, бозаулый да. Сөт акчасын да вакытында биреп баралар.

    Галиевлар сыман йорт тутырып мал асраучы уңган һәм булдыклы гаиләләр Бибай авылында бик күп.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: