Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Көнбагыш урагына төштек

    Узган шимбәдә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Әлки районында кыр эшләре барышын мактап узды. Районда бөртеклеләр урагы республикада әеренчеләрдән тәмамланды, көзге чәчү вакытында башкарылды, җир эшкәртүдә дә безнең механизаторлар өлгерлек күрсәтә. Районыбызда икенче урак башланды. Комбайнчыларыбыз көнбагыш суктыруга төштеләр. "Хузангай" җәмгыятендә бүген көнбагыш суктыруда...

    Узган шимбәдә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Әлки районында кыр эшләре барышын мактап узды. Районда бөртеклеләр урагы республикада әеренчеләрдән тәмамланды, көзге чәчү вакытында башкарылды, җир эшкәртүдә дә безнең механизаторлар өлгерлек күрсәтә.

    Районыбызда икенче урак башланды. Комбайнчыларыбыз көнбагыш суктыруга төштеләр. "Хузангай" җәмгыятендә бүген көнбагыш суктыруда 14 комбайн эшли. Биредә 2700 гектар мәйдандагы әлеге басуларны, көнбагышны тиз киптерү өчен, самолет ярдәмендә эшкәртеп куйганнар иде. Шулай ук "Көньяк Әлки", "Көньяк-көнчыгыш Әлки" филиалларында комбайннар көнбагыш урагында эшли башлады.

    Быел районда көнбагыш 13 мең 900 гектарда үстерелде. Республиканың бер генә районында да бу кадәр көнбагыш мәйданы юк. Әлеге культурага сорау зур, аның бәясе дә бөртеклеләрдән ике тапкыр югары йөри.

    Уңышын да соңгы елларда игенчеләребез гектардан уртача 20 центнерга кадәр алып киләләр. Хәзер көзге матур көннәрдән файдаланып аны җыеп алырга һәм югалтуларсыз саклауга куярга кирәк. Ә моның өчен районның мөмкинлекләре бар. "КШ-Агро"ның элеваторы үзенә кергән барлык көнбагышны киптереп өлгертә ала. "Хузангай"да быел ике киптерү агрегаты эшли. Биредә моңа кадәр булган бер агрегатка өстәп, Франциядә җитештерелгән, тәүлегенә 500 тонна бөртек киптерүгә сәләтле яңасы тулы куәткә эшләтеп җибәрелде.

    Реклама

    Көнбагыштан соң кукурузны бөртеккә суктыру урагы алда тора әле. Шуңа да бүген май бөртеген тизрәк җыеп алу зарур.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш агрономы Фәргать Зәкиев бүген авыл хуҗалыгында эшләүчеләр алдында тагын бер җитди эш торуын билгеләп үтте. Ул - җирләрне көзеннән туңга сөрү. Күп җирдә әлеге эшне тизләтү өчен дискалау юлы белән генә башкарырга тырышалар. Әмма, күпьеллык тәҗрибә күрсәткәнчә, җирне тирән итеп эшкәрткәндә генә аннан әйбәт уңыш көтәргә мөмкин. Ә язын сукалап, эшкәртеп чәчелгән мәйданнан исә югары уңыш өмет итәргә дә юк.

    Районда туңга сөрү буенча куәтлерәк эшләргә кирәк әле. Югары җитештерүчән тракторларны сукалауда тәүлек әйләнәсе эшләтү зарур. Дөрес, әлеге техниканың берише кукурузны силоска салуда эшли. Шул ук вакытта тракторларның кайберләре чит районнарга ярдәмгә җибәрелде. Аларны кайтарып, үзебездәге бихисап кыр эшләрендә файдаланасы иде.

    Күп булмаса да, районда рапс бар. Аны бүген теземнәргә салу бара. Тиздән суктыруга да төшәрләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: