Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Компьютер ялгышы, имеш

    Банклардан кредит алу кешегә кайбер уңайлыклар тудырса да, һич тә арзанга төшми. Әле заем алучыга ялгышлык белән штраф һәм пенялар да билгеләнсә... Кызганыч, әмма андый хәлләр дә була. Әлки район судына бер банктан заемчы Андреевтан һәм аның поручительләреннән бурычын түләтү хакында иск гаризасы керде. Гаризада күрсәтелгәнчә, боларның бурычы процентлар һәм...

    Банклардан кредит алу кешегә кайбер уңайлыклар тудырса да, һич тә арзанга төшми. Әле заем алучыга ялгышлык белән штраф һәм пенялар да билгеләнсә... Кызганыч, әмма андый хәлләр дә була.
    Әлки район судына бер банктан заемчы Андреевтан һәм аның поручительләреннән бурычын түләтү хакында иск гаризасы керде. Гаризада күрсәтелгәнчә, боларның бурычы процентлар һәм пенялар белән бергә 86 мең 766 сумга җиткән. 2011 елда төзелгән кредит килешүе нигезендә Андреев банктан 300 мең сум күләмендә кредит алган. Кредит 60 ай срокка еллык 14 процент белән бирелгән. Кредит килешүенең үтәлүен тәэмин итү өчен поручительләр белән дә шартнамә төзелгән.
    Банк раславынча, Андреев һәм аның поручительләре кредитны вакытында кайтару буенча үзләренә йөкләнгән бурычны тиешенчә үтәмәгәннәр. Шуңа банк югарыда аталган сумманы - 86 мең 766 сумны суд аша түләтүне сорый.
    Суд утырышында Андреев һәм аның поручительләре суд белдергән дәгъва белән килешмәүләрен әйттеләр. Аларның раславынча, банк төзегән түләү графигы нигезендә кредит һәм процентлар вакытында түләп барылган. Моның буш сүз генә түгеллеген раслап, заемчы судка тиешле документларны - кредитны түләү турындагы квитанцияләрне һәм касса ордерларын да күрсәтте. Чыннан да, заемчының банк алдында бернинди бурычы юк икән.
    Утырыш барышында ачыкланганнарга таянып һәм банклар алдындагы кредит бурычларын үтәү мәсьәләсендә гражданнар интересларын яклау буенча дәүләт сәясәтен исәпкә алып, суд банкның гаризасын канәгатьләндерү өчен нигез юк дигән нәтиҗәгә килде.
    Бу хәлне банк компьютер ялгышы дип аңлата. Тик менә әлеге хата өчен чын мәгънәсендә клиентлар түли. Массакүләм мәгълүмат чараларында бурычларны "түләтү" ысуллары хакында күп сөйлиләр. Тыныч йокларга теләүче гражданнар айлар буе дөреслек эзләүгә караганда, түләп котылуны өстен күрәләр.
    Бүген бөтен кеше диярлек банк хезмәтләреннән файдалана. Банкларда көн саен бик күп - миллиардларча сумлык - операцияләр башкарыла. Кемдер акча сала, икенчеләр вклад ясый, өченче берәүләр - заем, дүртенчеләр - пластик картадан хезмәт хакын ала һ.б. Мондый транзакцияләрнең күпчелеге белән компьютер программалары идарә итә. Табигый, хаталар да килеп чыга. Теләсә кайсы клиент әлеге хатага юлыгырга мөмкин. Һәм бу сезгә нинди банк хезмәт күрсәтүгә дә бәйле түгел. Ялгышларның сезнең файдага булуы гына сирәк.
    Лилия Шәфикова,
    судья ярдәмчесе.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: