Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Конверттагы эш хакы – ышанычсыз

    Соңгы елларда лаеклы ялга чыгучылар арасында пенсияләре кечкенә булудан зарланучылар бар. Эшләгәндә хезмәт хакым алай түбән түгел иде бит, диләр. Ачыклый башлагач шул мәгълүм була: болар әйбәт хезмәт хакын конвертта ала булганнар икән бит. Ә документтагысы күпкә азрак булган. Шуңа хәзер пенсияләре дә ташка үлчим. Чынлап та, бүген хезмәт хакын...

    Соңгы елларда лаеклы ялга чыгучылар арасында пенсияләре кечкенә булудан зарланучылар бар. Эшләгәндә хезмәт хакым алай түбән түгел иде бит, диләр. Ачыклый башлагач шул мәгълүм була: болар әйбәт хезмәт хакын конвертта ала булганнар икән бит. Ә документтагысы күпкә азрак булган. Шуңа хәзер пенсияләре дә ташка үлчим.

    Чынлап та, бүген хезмәт хакын конвертта алырга ризалашучылар аз түгел. Алар моның нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын аңлап бетермиләр, күрәсең. Билгеле, эш бирүчегә акчаны конвертта түләү отышлы. Болай ул дәүләткә взносларны азрак күчерә.

    Соңгы вакытта хезмәт хакы турында сүз барганда ак, соры кебек сүзләр куллану гадәткә кереп китте. Нинди төрле төстәге эш хакы соң ул?

    Ак хезмәт хакы - хезмәт килешүе төзеп эшләүче кешенең ведомость нигезендә рәсми төстә ала торган акчасы ул. Нәкъ менә шушы хезмәт хакыннан 13 процент салым тотыла һәм Пенсия фондына взнослар күчерелә.

    Соры хезмәт хакы - эшкә хезмәт килешүе буенча кабул ителгән хезмәткәргә кечкенә "ак" окладка өстәп түләнә.

    Кара хезмәт хакы - эшкә рәсми төстә кабул ителмәгән хезмәткәргә түләнүче акча.

    Реклама

    Соры хезмәт хакы кешене бик авыр хәлдә калдырырга мөмкин. Сүзне пенсия турында башлаган идек бит. Хезмәт хакын конвертта алучыларны картлыгында бик аз пенсия көтә. Чөнки эш бирүче Пенсия фондына мәҗбүри страхование взносларын рәсми төстә исәпләнгән аз күләмдәге хезмәт хакыннан гына күчергән була бит. Конвертта кулыгызга бирелгән акча документта исәпкә алынмаган.

    Моннан тыш, соры хезмәт хакы алучыларга декретка һәм бюллетеньгә китү дә отышлы түгел. Ник дигәндә, социаль түләүләр күләме рәсми хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Соры һәм кара хезмәт хакына ризалашучылар банклардан кредит алганда да проблемаларга юлыгалар.

    Мондый авыр хәлләргә калмас өчен, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү һәм эш хакы мәсьәләләренә бик игътибарлы булырга кирәк. Беренчедән, имзалар салынган хезмәт килешүеннән башка эшкә керешмәгез. РФ Хезмәт килешүенең 67 маддәсе нигезендә, эш бирүче сез хезмәткә керешкән көннән соң өч көннән дә соңга калмыйча хезмәт килешүен рәсмиләштерергә тиеш. Әгәр мөмкинлек булса, өч көн дә көтмәгез, эшкә керешкәнче үк җитәкченең хезмәт килешүе төзүен сорагыз. Намуслы эш бирүче мондый инициативага каршы килмәс.

    Икенчедән, сезнең реаль эш хакының суммасы хезмәт килешүендә чагылыш табарга тиеш. Хезмәт килешүенең икенче экземпляры җитәкче имза салганнан соң сезгә тапшырылсын. Ул хезмәт хакының суммасын раслаучы документ булачак.

    Өченчедән, әгәр эш бирүче сезгә премияләр түләргә ышандыра икән, аларның рәсми булуына инаныгыз. Әлеге премиянең бухгалтерия аша узуын тикшерегез. Әйтик, эш бирүчедән 2-НДФЛ белешмәсен сорап алыгыз.

    Исегездә тотыгыз: "ак", ягъни рәсми хезмәт хакы гына сезнең пенсиягезгә һәм социаль түләүләргә нигез була ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: