Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Корбан чалуның савабы зур

    Кичә, Корбан бәйрәме иртәсендә, районыбызның барлык 29 мәчетендә гает намазлары укылды. Мәчетләргә бик күп халык җыелган иде. Алар вәгазь тыңладылар, намаз укыдылар, сәдака тараттылар. Мөселманнарны бәйрәм белән тәбрикләргә мәчетләргә район башлыгы Александр Никошин һәм аның урынбасары Рәшит Билалов та килделәр. Ә гает намазыннан соң бик күп мөселманнар корбан чалды. Аллаһ...

    Кичә, Корбан бәйрәме иртәсендә, районыбызның барлык 29 мәчетендә гает намазлары укылды.
    Мәчетләргә бик күп халык җыелган иде. Алар вәгазь тыңладылар, намаз укыдылар, сәдака тараттылар. Мөселманнарны бәйрәм белән тәбрикләргә мәчетләргә район башлыгы Александр Никошин һәм аның урынбасары Рәшит Билалов та килделәр.
    Ә гает намазыннан соң бик күп мөселманнар корбан чалды. Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу бер көн белән чикләнми. Бу саваплы гамәлне өч көн дәвамында башкарырга мөмкин. Байлыгы һәм мөмкинлеге булган һәрбер мөселман кешесе өчен корбан чалу тиешле гамәл санала. Корбанлыкка дөя, үгез, сыер, сарык, бәрән, кәҗә кебек хайваннар алына. Корбанлыкның кимчелеге булырга тиеш түгел. Бездә корбанга гадәттә сарык малын чалалар. Әлеге хайванга бер яшь булу шарт. Сарык бик зур һәм симез булганда, алты айлык та ярый. Корбан итен гадәттә өч өлешкә бүләләр. Аның өчтән бере үзеңә кала, өчтән берен туганнарыңа, дусларыңа таратасың яки мәҗлес уздырасың, калган өчтән берен мескен-фәкыйрь кешеләргә бирәсең.
    Районыбыз авылларында корбан ашлары үткәрелә башлады. Алар ай буе дәвам итәчәк.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: