Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кошкида да, Татар Төгәлбәендә дә демография хәле бик кискен тора. ФОТО

    Элегрәк елларда кышкы бураннарда Кошки якларына өчәр көн, хәтта берәр атна юл ачып булмас иде.

    Ә инде язгы чорда район үзәгенә чылбырлы трактор белән генә барырга мөмкин булды. Шөкер, юл газабы күргән ул елларны бу як халкы онытып бара инде.
    Бүген район үзәге белән Татар Төгәлбәе, Кошки авылларын асфальт юл тоташтыра. Районның иң читендә урнашкан әлеге авылларда хәзер җиңел машинада 20 минут эчендә барып җитәсең. Әмма тормыш булгач авыл халкының башка мәсьәләләре, проблемалары да туып тора. Кошки авыл җирлеге советының ике авылда да узган киңәйтелгән утырышларында сүз шул хакта да барды.
    Авыл җирлеге башлыгы Минзакир Гайфуллин чыгышыннан күренгәнчә, Кошкида да, Татар Төгәлбәендә дә демография хәле бик кискен тора. 2016 елда җирлектә бары бер бала туган (аннан алдагы елда - ике), алты кеше үлгән (алдагы елда 11 кеше мәрхүм булган). Кошки башлангыч мәктәбендә - дүрт, Татар Төгәлбәендә биш бала белем ала. 395 кеше яшәгән җирлек өчен бу бик аз шул.
    Халык биредә шәхси хуҗалык тотып, терлек асрап яшәргә тырыша. Соңгы елларда сыер асраучылар саны арта төшкән. Былтыр авыл көтүе ике сыерга булса да тулыланган. Хуҗалыгында бишәр сыер тотучы өч гаилә бар. Шулай ук ике-өч сыерлы йортлар да дистәгә тула.
    Татар Төгәлбәендә Фәнил Гәрәев районда беренчеләрдән булып крестьян-фермер хуҗалыгы, аннан гаилә фермасы оештырган иде. Бүген инде ул аягында нык басып торган зур хуҗалык. Былтыр Гәрәевлар 65 тонна сөт, 5200 килограмм ит сатып, 3 миллион сум керем алганнар. Авыл халкы кирәк булганда фермерның шәхси пилорамыннан да файдалана ала.
    Татар Төгәлбәендә мәдәният йорты мөдире Әнисә Фәсахова клубта урындыклар җитешми, өстәлләр юк, районнан ярдәм булмасмы, дип мөрәҗәгать итте. Бу язманы әзерләгәндә без әлеге мәсьәләнең ничек хәл ителүе хакында белешеп район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина белән элемтәгә кердек. "Өстәлләргә дә, урындыкларга да заказ бирелде, озакламый Төгәлбәй мәдәният йортына әлеге җиһазлар кайтарылачак",-дип җавап бирде Рәсимә ханым.
    Мәймүнә Насыйбуллина "Хузангай" җәмгыятеннән дивидендка дигән ике центнер икмәкне һаман ала алмыйм, дип зарланды. Аңа ярдәм итәргә ышандырдылар.
    Ленар Гыйльманов авыл урамнарын авыр йөк машиналары изгәнгә борчыла. Кайсы предприятие техникасы авыл юлларына зыян сала, аны төззәттерүне шулардан таләп итәргә кирәк, дигән урынлы тәкъдимен дә җиткерде ул.
    Җыенда янгын сүндерү машинасы хакындагы мәсьәлә дә күтәрелде. Моңа кадәр Төгәлбәйдә булган, махсус гаражда торган ул машинаны узган ел урып-җыю чорында башка авылга күчергәннәр иде. "Без бит районнан читтә, янгын сүндерү машинасын кире авылга кайтарасы иде",-ди халык. Бу мәсьәләне уңай хәл итәргә, машина өчен җаваплы кеше дә билгеләргә килештеләр. Моның актуальлеген тормыш та раслады. Җыенның икенче көнендә үк, ни кызганыч, Төгәлбәйдә күп балалы гаилә яшәгән өй янды.
    Кошкида үткән җыенда Евгения Чурина авылда модульле фельдшер-акушерлык пункты төзегән өчен район җитәкчелегенә һәм үзәк хастаханә баш табибына олы рәхмәтләрен юллады. Валентина Исаева исә ФАП та күбрәк дару запасы булсын иде, дигән теләген җиткерде. "Мин бит иртәгә нәрсә белән авырып китәсемне белмим",-дип тә өстәде.
    Ольга Семенова малларның саулыгы мәсьәләсен кузгатты. Ветеринария белгечләре сыерлардан анализ алгач, аларның лейкоз белән чирләү-чирләмәве хакында хуҗаларына тизрәк хәбәр итсеннәр иде, ди ул.
    Ике авылда да халык җирлек башлыгы булып әле күптән түгел генә эшли башлаган Минзакир Гайфуллинга зур өметләр баглауларын әйттеләр, аңа тынгысыз эшендә уңышлар теләделәр.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: