Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кулларында ут уйната уңганнар

    Уңдырышлы кара туфраклы, тау-чокырлар белән бүлгәләнмәгән тигез иркен басулы туган ягыбызда бабаларыбыз борын-борыннан игенчелек белән шөгыльләнгән. Ничәмә йөз еллар инде җиребез уңган игенчеләренең фидакарь хезмәтенә мул уңыш белән җавап бирә. Көчеңне кызганма, тырыш, эшлә - һәм көзләрдә амбарларга олау-олау гәрәбәдәй ашлык алып кайтып тутырырсың.

    Бу якшәмбедә күптәнге матур традиция буенча авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәкбез. Бик күп әлкилеләр һәм аларның гаиләләре өчен бәйрәм ул, чөнки үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагында хезмәт куючы уңганнарыбыз аз түгел бит.
    Бәйрәм уңаеннан агымдагы ел нәтиҗәләренә күз салып үтү урынлы булыр. Игенче һәм терлекчеләр, урта һәм югары звено җитәкчеләр, белгечләр тырышлыгы белән нәрсәләргә ирешә алдык соң быел? Беренче чиратта игенчелек тармагы эшчәнлегенә тукталыйк. 2013 елда авыл хуҗалыгы культуралары 92 мең гектарда игелде, бу мәйданның 47,8 мең гектарын кукуруз биләп тора. 44,4 мең гектарда чәчелгән бөртеклеләрдән 93,3 мең тонна уңыш җыеп алдык, бу һәр гектардан 21 центнер дигән сүз. Соңгы берничә җәйнең рәттән коры килүен, шифалы яңгырлар белән сөендермәгәнен искә төшерсәк, мондый уңышның игенче механизаторларга олы тырышлык бәрабәренә бирелүен аңлау читен түгел. Без җәй буе басулардан кайтып кермәгән алдынгы комбайнчыларыбыз Гатин Рәниф, Әхмәтов Азат, Гатин Мансур, Кәлимуллин Илнур, Арнаков Евгений, Хисмәтов Җәүдәт, Мукусев Виктор, Краснов Сергей, Калмыков Иван һәм башкаларның исемнәрен горурланып атыйбыз. Рәхмәт аларга фидакарь хезмәтләре өчен. Әле бит төп культуралар җыеп алынса да, басуларда эш дәвам итә - 16143 гектар көнбагышның дүрттән бер өлеше генә җыеп алынган. Силос базларына яшел масса да әлегәчә кайтарыла. Киләсе ел уңышына нигез итеп 25,6 мең гектарда уҗым культуралары чәчелде. Алар матур гына тишелде, игенче күңелен өмет белән яктыртып, куе булып үсеп утыралар.
    Игенчелек - безнең район өчен төп тармак булган терлекчелекнең үсешенә гарантия ул.
    Хәзерге вакытта терлекчелек комплексларында, фермаларда 32451 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, аларның 9612 се - сыерлар. Дуңгызларның баш саны 7900 гә якынлаша. Үткән ел белән чагыштырганда терлекләрнең баш саны 6 процентка артты. Елның 9 аенда 27,1 мең тонна сөт җитештерделәр терлекчеләребез, аның 25 мең тоннасын реализацияләделәр. Дүрт терлекчелек комплексында һәр көнне 98 тонна сөт савыла! Ит җитештерү 3242 тонна тәшкил итә.
    Авыл җирендә яшәүнең үз өстенлекләре бар. Шуларның берсе - терлекчелек продукциясе җитештерү мөмкинлеге. Шунысы сөендерә: соңгы елларда бу мөмкинлектән файдаланырга теләүче әлкилеләр саны арта. Сүз шәхси хуҗалыкларда асралучы терлекләрнең баш саны арту турында бара. Беренче чиратта бу гаилә фермалары барлыкка килү белән бәйле. Махсус программа ярдәменә таянып, бездә 23 гаилә фермасы төзелде, тагын 4 шундый ферма федераль программа булышлыгы белән барлыкка килде. Хәзер инде Төгәлбәйдән Гәрәев Фәнил, Үргәгардан Мусина Кәүсәр, Түбән Әлкидән Хәйруллин Әсхәт, Ташбилгедән Әхмәдиев Рәмзил, Хузангайдан Гордеев Юрий, Хурададан Миндрюков Константин һәм Скрипачев Станислав, Юксылдан Гыйләҗев Сөләйман, Базарлы Матактан Акопян Гүзәл, Лилуашвили Наталья, Татар Мулла авылыннан Гыйматдинов Рамил, Гыйматдинов Фәрит, Әсәдуллин Рәфис, Фәттахов Тәлгать һәм башкалар үз фермаларын төзеп, кирәк кадәр терлекләр алдылар, ныклап аякка басып киләләр. Бу фермаларда 42 эш урыны булдырылды. Елның 9 аенда аларда 3076 центнер сөт, 415 центнер ит җитештерелде, 358 баш мөгезле эре терлек, 76 баш дуңгыз һәм 266 баш кәҗә-сарык асрала.
    Гаилә фермасы булмаган әлкилеләр дә авылча яшәргә, үзләрен һәм якыннарын сыйфатлы ит-сөт белән тәэмин итәргә тырышалар: 7069 гаилә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнде, шәхси хуҗалыкларын үстерү өчен дип аларга соңгы елларда 2680 ташламалы кредит бирелде. Нәтиҗәләр дә мактап телгә алырлык: 9 айда халыктан 4774 тонна сөт җыеп алынды, моның өчен сыер хуҗаларына 59 млн. 609 мең сум акча түләнде. Ягъни, һәр сыер 20 мең сумнан артык акча эшләгән дигән сүз. 2012 ел белән чагыштыргында сөт хәзерләү 16 процентка артты, ягъни шәхси хуҗалыклар 18 миллион сумга күбрәк акча эшләп алдылар.
    Бу күрсәткечләрне җирле үзидарә советларының халыктан сөт җыюны ничек оештырулары белән бәйләп карарга кирәк. Алар арасында лидер - Салман авыл җирлеге: биредә ел башыннан алып 7248,5 центнер сөт хәзерләделәр! Шулай ук Алпар, Иске Камка, Үргәгар авыл җирлекләрендә сөт хәзерләү әйбәт оештырыла. Быел район тарихында беренче тапкыр шәхси сектордан 6 мең тонна сөт җыю бурычын алга куеп эшлибез. Һәм ул үтәләчәк тә.
    Кыскасы, әлкилеләр табигать тудырган уңайлы шартлардан файдаланып, авыл хуҗалыгы тармакларын үстерү, ил табынын баету өчен тырышып хезмәт куялар. Әйе, нәтиҗәләр әле һич чик түгел, югарырак үрләр яулау өчен ресурслар җитәрлек.
    Хөрмәтле авыл хуҗалыгы уңганнары! Сезне уртак бәйрәмебез белән кайнар тәбрикләп, авыр хезмәтегездә уңышлар, нык исәнлек, озын гомер һәм иминлек телим. Кышлар кырыс булмасын, яз бердәм һәм җылы булсын, җәй яңгырлары белән сөендерсен, ә көз тагын да мулрак уңыш бүләк итсен иде. Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: