Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кулың һөнәр белсә, тормышта югалмассың

    Дүшәмбе көнне ерак Бразилиянең Сан-Паулу шәһәреннән безнең өчен сөенечле хәбәр килеп иреште: Татарстан 2019 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын Казанда үткәрү хокукына ия булды. Шундый мәртәбәле ярышларны үзләрендә уздырырга теләп, Бельгиянең Шарлеруа шәһәре һәм Франциянең Парижы да үз кандидатураларын куйган иделәр. Тик бу юлы да бәхет безгә елмайды -...

    Дүшәмбе көнне ерак Бразилиянең Сан-Паулу шәһәреннән безнең өчен сөенечле хәбәр килеп иреште: Татарстан 2019 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын Казанда үткәрү хокукына ия булды.
    Шундый мәртәбәле ярышларны үзләрендә уздырырга теләп, Бельгиянең Шарлеруа шәһәре һәм Франциянең Парижы да үз кандидатураларын куйган иделәр. Тик бу юлы да бәхет безгә елмайды - жюри әгъзаларының күпчелеге Татарстанны яклап тавыш бирде. Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов бу вакыйгада катнашкан делегацияне җитәкләде.
    Дөнья чемпионаты дигәч тә беренче чиратта спорт ярышларын күз алдына китерергә күнеккән инде без. Андыйлар Казанда атлаган саен үтеп тора. Ә менә һөнәри осталык чемпионаты… Бусы инде бөтенләй башка нәрсә, чөнки мондый ярышларда төрле һөнәрләр осталары ярыша икән бит, уңганлыкларын, үз эшләренең нечкәлекләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтә алар.
    Эшче һөнәрләренең дәрәҗәсе үсә
    Соңгы елларда эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрә башладылар. Бу, беренче чиратта, икътисадның үсештә булуы белән бәйле: илдә бигрәк тә Татарстанда сәнәгать предприятиеләре сыйфатлы продукция җитештерә, торак һәм башка юнәлештәге объектлар төзелә, нефть химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы тармаклары үсә һәм ныгый. Алар үз чиратында белемле, акыллы эшчеләргә мохтаҗ. Шулай итеп, республика җитәкчелеге һәм аның лидеры Рөстәм Миңнеханов эшче кадрлар әзерләүне һәм аларның дәрәҗәсен күтәрүне өстенлекле бурыч буларак алга куя.
    Бу урында белемле һәм кирәкле күнекмәләргә ия эшчеләрне әзерләү өчен Татарстанда ресурс үзәкләре булдырылуны да әйтеп үтәргә кирәк. Аларның беренче бишесе үткән елда барлыкка килде, быел тагын биш үзәк булдырылачак. Ә 2020 елга бик яхшы җиһазландырылган 25 ресурс үзәге Татарстан икътисадының барлык тармаклары өчен эшчеләр һәм белгечләр әзерләячәк.
    Бу үзәкләрдә һөнәр үзләштерүчеләр кая урнашыйм, нинди эш табыйм дип аптырап йөрмәячәк шул инде.
    Эшче кадрларны бездә Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы әзерли. Узган уку елында училище 29 механизатор, 15 эретеп-ябыштыручы, 16 пешекче укытып чыгарган. Кичке өч айлык курсларны тагын 15 тракторчы тәмамлаган.
    -Пешекчеләребезнең барысы да диярлек үз һөнәрләре буенча урнаштылар, район үзәгендәге кафе-ашханәләрдә эшлиләр. Дөрес, тракторчы хезмәтен сайлаучылар азрак, әмма, аның каравы, егетләребез көчле техника - авыр йөк машиналарын йөртәләр, төрле оешмаларда шофер булып эшлиләр. Эретеп ябыштыручыларны әйткән дә юк, алар гел кирәк. Алдагы уку елында экскаваторчыга укытачакбыз. Бу һөнәрне үзләштерүчеләр шулай ук эш урынына да, югары хезмәт хакына да аптырамый,-ди филиал директоры Илнур Шәйдуллин.
    Төзүче - горур яңгырый
    Безнең район соңгы елларда бик күп төзи: яңа объектлар бер-бер артлы күтәрелә һәм куллануга тапшырыла. Билгеле, төзелештә иң мөһиме - яхшы әзерлекле, белемле эшчеләр-ташчылар, бетончылар, штукатурчылар, түбә ябучылар һәм башка бик күп һөнәр ияләре булу. Төзелеш индустриясе искиткеч темплар белән үсә, яңа технологияләр, заманча материаллар кыска гына вакыт эчендә теләсә нинди объектны җиткереп, куллануга тапшыру мөмкинлеге бирә. Әмма, кабатлап әйтик, яхшы эшчеләр булганда.
    -Ул яктан без мактана алабыз, чөнки егетләребез тырыш, тәҗрибәле, булдыклы. Яшьләр дә аз түгел, әнә ташчылар Руслан Итальев, Ринат Закиров, Илсур Гәрәев һәм аларның иптәшләре тулы бер бригада тәшкил итәләр. Мактап кына торырлыклар,-ди "Строитель и К" оешмасы баш бухгалтеры Рәйсә Әхмәтова.
    Ул телгә алган егетләрнең берсе - Илсур Гәрәев белән якыннанрак таныштык. Моннан 4 ел элек Казанның Дәрвишләр бистәсендәге төзүчеләр техникумын тәмамлап, шушы оешмага эшкә килә ул. Үзе генә түгел, игезәк туганы Илнур белән һәрвакыттагыча бергә булалар.
    -Улларым бөтен җирдә гел икәү - техникумда да бергә укыдылар, практикага да Рәшит Мөхәммәтшин җитәкләгән шушы оешмага кайтып йөрделәр, армиягә дә бергә китеп, янәшә хезмәт итеп кайттылар. Аннары эшли башладылар, бер-бер артлы өйләнделәр. Шуннан соң гына аерылды юллары - Илнур Казанга китеп урнашты, ә Илсур яныбызда калды. Улларыбыз бик әйбәт безнең, бик акыллылар, Аллага шөкер,-дип сөенә-сөенә мактый егетләрне әниләре Гөлсинә.
    Ә Илсур өстәп куя:
    -Әти-әни безне тырышып үстерделәр, укыттылар. Инде олыгаеп киләләр, беребез булса да аларга терәк булып, янәшәдә яшәргә тиештер бит… Мин шулай уйладым да. Аннары үз ягыбыз, үз халкыбыз бик ошый миңа. Бездә яшәргә дә рәхәтрәк бит!
    Әйе, Илсурның әлерәк кенә башлаган тормыш юлы туры да, уңышлы да. Өйләнүгә үз оясын булдыру теләге белән "яшьләр ипотекасына" языла ул. Ике ел дигәндә әлеге программадан саллы гына ярдәм алып, өй салып керәләр яшьләр. Тормышларын түгәрәкләп кызлары туа. Үзе дә мәдәният институтын тәмамлап, югары белемле белгеч булып туган ягына эшкә кайткан хатыны Лилия Илсурны бу арада икенче тапкыр әти итәргә җыена икән инде.
    -Мин техникум я училищеда укып һөнәр алуны дөресрәк дип саныйм. Чөнки анда вуздагыга караганда яхшырак укыталар, җитдирәк әзерлиләр. Әйтик, уку дәверендә 6 төрле практика үттек без! Төзелеш эшләрен башкару буенча өлкән техник дигән белгечлек алып чыктым. Үз эшемдә кирәкле бөтен нәрсәгә өйрәттеләр,-ди Илсур.
    Әле күптән түгел генә Гәрәев Илсурны бригадир итеп куйганнар. Димәк, булдыра, димәк, аңа ышаналар!

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: