Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки район башкарма комитеты утырышында демография мәсьәләләре каралды

    Шундый бер мәгълүматка тап булган идем: 1935 елда Әлки районында 67 меңнән артык кеше яшәгән! Бүген, районыбызда тулыр-тулмас 20 мең тирәсе кеше калып барганда, моңа ышануы да кыен. Ә бит, тормыш шартлары яхшырып, көнкүреш елдан-ел җиңеләеп торса да, алга таба халык саны үсәчәк, дигән ышаныч әллә ни зур тугел. Һәр...

    Шундый бер мәгълүматка тап булган идем: 1935 елда Әлки районында 67 меңнән артык кеше яшәгән! Бүген, районыбызда тулыр-тулмас 20 мең тирәсе кеше калып барганда, моңа ышануы да кыен. Ә бит, тормыш шартлары яхшырып, көнкүреш елдан-ел җиңеләеп торса да, алга таба халык саны үсәчәк, дигән ышаныч әллә ни зур тугел.

    Һәр дәүләт халкы (аның саны, сыйфаты) белән көчле. Төбәкләр, административ берәмлекләр дә шулай ук. Әллә нинди планнар корылып торса да, аларны тормышка ашыру, икътисадны ныгыту, үстерү өчен акыллы башлар һәм уңган куллар кирәк бит.

    Билгеле, безне туган ягыбызда төпләнеп калып, шунда эшләүче һәм яшәүче әлкилеләрне, районда халыкның елдан-ел кимүе бик борчый. Узган атнада демография проблемалары турында район башкарма комитетында да уртага салып сөйләштеләр район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре.

    Башкарма комитетның гражданлык хәлате актларын теркәү бүлеге (ЗАГС) җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина быел бездә күпме гаилә корылуы, бәби тууы, күпме кешенең вафат булуы турында узган елның шушы чоры (беренче яртыеллык) белән чагыштырып сөйләде.

    -Беренче яртыеллыкта без 86 баланың дөньга килүен теркәдек. Узган ел белән чагыштырганда 26,4 процентка күбрәк бу,-дип сөендерде Энҗе Фирхәт кызы. Әмма шунда ук болай дип тә өстәде:

    -Соңгы елларда гаиләләрдә икенче, өченче балалар күп туа иде. Ә менә быел гаиләләрдә беренчеләр саны артты. Республикада исә киресенчә. Бусы инде борчырлык хәбәр: 1992-99 елларда булган демографик "дулкын"ның тискәре тәэсире башлана. Ул вакытта балалар аз туган иде, хәзер алар үсеп җитеп гаилә кора, бала таба башладылар. Димәк, 2016-2025 елларда яңа туган сабыйлар саны кимү көтә безне.

    Яңа гаиләләр дә быел күбрәк теркәлгән. Әмма шунысы да бар: авылларыбызда өйләнү-кияүгә чыгу яшенә күптән җитеп тә, әлегәчә гаиләле булырга ашыкмаучы яшьләр, бигрәк тә егетләр күп икән. Сәбәпләр төрле, билгеле: кемдер, кызлар авылда калмый, яшәргә теләми, ди, кемдер бик озак насыйб ярын эзли, ә кемдер гаилә коруга җиңелрәк карый, үз өстенә җаваплылык алырга теләми. Мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерми генә яшәүче парлар да елдан-ел арта икән. Әйе, гаилә кору - һәркемнең шәхси эше, әмма ул ахыр килеп, авыр демографик хәлгә - халык санының кимүенә, шулай итеп, илнең, дәүләтнең көчсезләнүенә китерә бит.

    Гаилә бәхетен татып өлгермәгәннәргә бер-берсен табып кавышуда ничек ярдәм итәргә, дигән сорауга да җавап эзләп карадылар башкарма комитет утырышында. Төрле тәкъдимнәр әйтелде: авыл җирлекләре советлары бу юнәлештә күбрәк эшләсен иде, дигәне дә (совет чорында актив булган хатын-кызлар советлары искә төште), клубларда шундый эчтәлекле чараларны ешрак үткәрәсе иде, дигәне, хәтта яучылар җитешми, алар булса, кыюсызларга парлы булырга булышыр иделәр, дигән фикер дә яңгырады. Яшьләрне таныштыру-кавыштыручы яучылар кирәкме безгә, дигән сорауны укучыларыбызга да бирдек һәм мондый җаваплар алдык:

    Реклама

    Надежда Волостнова, Иске Матак:

    -ЗАГС бүлегендә дә шундыйрак тәкъдим ишеттерделәр. Мин аны чын күңелемнән хуплыйм, яхшы эш булыр иде. Чөнки бит яшьләрнең төрлесе бар, шул исәптән кыюсызлары да. Кырык яшьлекләрне әйткән дә юк инде… Әгәр авылда яучы булса, ул егет-кызларны кавыштыра алыр иде. Дөрес, мондый эшкә күңел кушуы буенча алынсалар гына, чөнки яучы бит ышаныч тудырырлык, сер сыярлык кеше булырга тиеш. Шул вакытта инде парын эзлүчеләр аңа үзләре үк килер иде. Менә безнең җирлектә унлап өйләнмәгән егет яши, бик яхшы, акыллы, эшчән кызларыбыз да бар. Бер-берсен табышып, гаилә кору өчен нидер җитми бит аларга. Бәлки, нәкъ менә яучыдыр?!

    Наилә Гафиятуллина, Карга авылы:

    -Безгә дәү әниләр әйтә иде, тиле-миле чагында, яшьли кияүгә чыгып калыгыз, югыйсә, олыгайгач, сайлана башларсыз, ди иде. Әмма бит хәзер авылыбыз кызлары мәктәптә тугызны бетерүгә читкә чыгып китәләр. Укып һөнәр алгач кире кайтмыйлар шул инде алар. Авылда калып яшим, дигән акыллы гына егетләр дә гаилә кора алмый. Яучы кирәктер инде ул, бер-берсен очраштырып сөйләштерә, араларын көйли алырлык кеше кирәктер. Әмма бит өйләнешкәннәре дә тиз аерыла! Сабырлык, бер-береңне тыңлый белү җитеп бетми яшьләребезгә. Бер-береңне санлап, хөрмәт итеп яшәсеннәр, нык гаилә корып, өй тутырып бала үстерсеннәр иде. Авыллар да гөрләп торыр, тормыш нигезе дә нык булыр иде шул чакта.

    Татьяна Муллина, Сихтермә-Хузангай:

    -Яучы бик кирәк ул! Хәзерге кызлар кыю, оялып тормый, үз дигәненә ирешә белә. Андыйлар янына кайбер егетләр якын килергә курка! Яшь чакта бит кызларның һәркайсы герой турында хыяллана. Янәшәсендә генә сабыр, эшчән, төпле егетнең тилмергәнен күрми дә. Ә яучы булса, шундыйларны кавыштыра алыр иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: