Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы архивында 185 фондта 25 мең берәмлек документ саклана

    Архивлар һәм аларда саклана торган документлар - үткәннәр турындагы мәгълүматларның бәһасез тупланмасы ул.

    Бик күп сорауларга җаваплар саклаучы әлеге документларның бүгенге заман һәм киләчәк өчен әһәмияте әйтеп бетергесез.

    Бу ел архивистлар өчен гаять истәлекле. Россия Дәүләт архив хезмәтенә быел 100 ел тула. Район архивы җитәкчесе Елена Васяйчева белән гасырлык тарихы булган шушы хезмәт хакында әңгәмә корабыз.

    -1918 елның 1 июнендә Халык комиссарлары советы "РСФСРда архив эшен үзгәртеп кору һәм үзәкләштерү турында" декрет кабул итә. Әлеге документ нигезендә илебездә беренче мәртәбә архив эшен оештыру принциплары һәм технологияләре законлаштырыла,-дип сөйли Елена Васяйчева.

    -Ә район архивы кайчан оештырылган?

    -Районыбызда архив хезмәтенең чишмә башы 1953 елга барып тоташа. Әйтергә кирәк, Әлки башкарма комитетының архив бүлеге Россия Архив фондының аерылгысыз өлеше, зур "фундаментының" бер кирпече булып тора. 65 ел дәвамында архив белгечләре фондларны комплектлау һәм аларның сакланышын тәэмин итүдә зур җаваплылык белән эшлиләр. 2000 нче еллар башындагы катлаулы вакытларны да архивыбыз имин уза. Ул еллар үзгәртеп корылган, бетерелгән һәм милек формасы алыштырган колхозлар һәм совхозларның документларын архивта планнан тыш туплау чоры була.

    Район архивы белән 30 елдан артык җитәкчелек иткән Галина Советникованың олы хезмәтен билгеләп үтәсе килә. Архив эшен тиешле дәрәҗәдә оештыруга ул бәяләп бетергесез өлеш кертә.

    -Елена Владимировна, бу бүлек белән сез әле күптән түгел җитәкчелек итә башладыгыз. Архив эше үзенә "бөтереп алдымы"?

    -Әйе. Бу гаять кызыклы, мавыктыргыч хезмәт. Шул ук вакытта архивистлардан эшкә бик җаваплы мөнәсәбәт, үтә төгәллек, төпле белем таләп ителә.

    -Район архивы кайсы еллар документларын үз эченә ала? Алар ничек сакланган?

    -Иң "иске" документлар 1936-37 елларга карый. Болар нигездә колхозларның отчетлары, боерык-фәрманнары. Алар бик пөхтә тутырылган, матур почерк белән язылган. Иң күптәнге документлар да әйбәт хәлдә. Архив бүлмәләрендәге тиешле температура һәм дымлылык дәрәҗәсе фондларның яхшы сакланышын тәэмин итә.

    Реклама

    -Архивта бүген күпме документ исәпләнә?

    -Район архивындагы 185 фондта хәзер 25 мең берәмлек документ саклана. Боларның 19 меңе - идарә документлары (боерыклар, карарлар, күрсәтмәләр, эшлекле хатлар, бухгалтерия отчетлары һ.б.), 6,5 меңе - шәхси юнәлештәге эшлекле кәгазьләр (исәп-хисап счетлары, эшкә кагылышлы фәрманнар һ.б). Фондларның бер өлеше ябык, аларны хасил иткән оешмаларның бетүе сәбәпле, болар инде тулыландырылмый. Хәзер архив райондагы 35 оешма-учреждениенең (суд, прокуратура, үзәк хастаханә, муниципаль район советы һәм башкарма комитеты, авыл җирлекләре советлары, урман хуҗалыгы һ.б.) даими сакланучы документлары белән комплектлана.

    Бездә шулай ук аерым кешеләргә караган 49 документ саклана. Бу Әфган сугышында гомере өзелгән интернациональ сугышчы Ирек Сөләйманов, ТАССРның атказанган укытучысы Надежда Логинова, Бөек Ватан сугышы ветераны, районның күренекле табибы булган Халисә Заһретдинова, Бөек Ватан сугышы ветераны Григорий Герасимов, Чечнядагы хәрби бәрелешләрдә башын салган Иван Исаев хакындагы фондлар.

    -Елена Владимировна, шәхси фондлар ничек төзелә?

    -Мондый фондларда шушы төбәкнең күренекле кешеләре турындагы документлар мәңгеләштерелә. Аларның район гына түгел, республика күләмендә лаеклы шәхесләр булуы зарур. Шәхси фонд булдыру турындагы мәсьәләне республика комиссиясе хәл итә.

    -Архив документлары киштәләрдә тузан җыеп ятмый, аларның кешеләргә гел кирәге чыгып тора бит…

    -Әйе, архив документларын файдалануның мөһим бер юнәлеше - кешеләрнең мөрәҗәгать-гозерләрен канәгатьләндерү. Безнең архив ел саен меңнән артык сорауга җавап бирә. 2017 елда бу хезмәттән 1014 кеше файдаланды. Быел инде безгә 217 кеше мөрәҗәгать итте.147 сорау канәгатьләндерелде, калганнары буенча эш алып барыла. Бу ансат хезмәт түгел, ул җитди мөнәсәбәт, җаваплылык сорый. Архивта сакланган гаҗәеп зур күләмдәге мәгълүматлар арасыннан кирәклесен табып-сайлап алу өчен дистәләрчә килограмм документлар арасында эзләнергә кирәк. Моның өчен белем һәм документлар белән эшләү осталыгы гына түгел, түземлелек, игътибарлылык, зур төгәллек тә таләп ителә. Пенсия тәэминаты системасына үзгәрешләр кертелеп тору да муниципаль архивка социаль-хокукый характердагы мөрәҗәгатьләрнең күпләп килүенә китерә. Әмма сорауларның барысы да уңай хәл ителми шул. Моның сәбәбе - кирәкле барлык документларның да саклауда булмавы.

    -Сезгә хәзер электрон төстә дә мөрәҗәгать итеп була бит, болай уңайлырактыр да әле?

    -Әлбәттә. Архив махсус элемтә каналлары буенча Россия Пенсия фонды идарәсе, күп функцияле үзәк (МФЦ) белән хезмәттәшлек итә. Бу кешеләргә пенсия билгеләү яисә аны яңадан исәпләү өчен кирәкле документларны кыскарак срокта алырга мөмкинлек бирә. Интернеттан файдалангач, архивка кат-кат килеп йөрү зарурлыгы да юк. Бу һәр ике якның да вакытын янга калдыра. Быелның гыйнварыннан Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында стаж һәм хезмәт хакы турындагы архив белешмәләрен бирү хакындагы гаризаны электрон төстә тапшырырга була.

    2016 елда Татарстанда архивлар эшчәнлеген автоматлаштыруны күздә тоткан Бердәм мәгълүмати система (ЕАИС РТ) эшли башлады. Без, архивистлар алдында әлегә документларны баш исемнәре дәрәҗәсендә оцифровкалау буенча бик зур күләмле эш тора. Ә алга таба махсус җиһазлар ярдәмендә документлар тулысынча компьютерга кертеләчәк.

    -Елена Владимировна, кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә. Күптән түгел билгеләп үтелгән һөнәри бәйрәмегез белән дә тәбриклибез. Хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: