Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы авыл җирлекләре башлыклары Идел буйлап сәяхәттә булды

    Авыл җирлекләре башлыкларының эш-мәшәкатьләре хәттин ашкан. Аларга ял-бәйрәмнәр дә бик эләкми. Әнә шул тынгысыз хезмәт кешеләренә районда соңгы елларда кыска гына булса да күмәк ял оештырырга тырышалар. Узган атнада алар теплоходта Түбән Новгородка сәяхәт кылдылар. Чал Идел буйлап әлеге сәфәрдә миңа да катнашырга туры килде. Без районнан иртә үк юлга...

    Авыл җирлекләре башлыкларының эш-мәшәкатьләре хәттин ашкан. Аларга ял-бәйрәмнәр дә бик эләкми. Әнә шул тынгысыз хезмәт кешеләренә районда соңгы елларда кыска гына булса да күмәк ял оештырырга тырышалар. Узган атнада алар теплоходта Түбән Новгородка сәяхәт кылдылар. Чал Идел буйлап әлеге сәфәрдә миңа да катнашырга туры килде.

    Без районнан иртә үк юлга чыктык. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге автобусы шоферы Радик Вәлиев Казан елга портына ипләп кенә китереп җиткерде. Сәгать 9 да без инде "Борис Полевой" теплоходында идек. Иделдә тирбәлә-тирбәлә бераз утыргач, Салих Сәйдәшев маршы астында кузгалып киттек. Ярда теплоходны кул болгап озатып калучылар да байтак иде.

    Теплоход радиосы "телгә килеп", безгә уңышлы сәфәр, бар мәшәкатьләребезне онытып ял итүебезне теләде. "Борис Полевой" 1961 елда төзелгән, 1985 тә аңа капиталь ремонт ясалган икән. Кыскасы, "көймәбез" яңалардан түгел, шактый ук тузган инде. Ул ике палубалы, рестораны, концерт залы бар.

    Без каюталарга дүртәр кеше урнаштык. Үзенә күрә уңайлыклар да тудырылган. Түбән Новгородка нәкъ бер тәүлек йөзәсе икән. Теплоходның тизлеге зур түгел, сәгатенә уртача 18 километр. Хәер, кая ашыгасы, без бит ялда. Мәгърур Идел елгасын, яшел урманнар каплаган яр буйларын, кармак салып утыручы балыкчыларны рәхәтләнеп күзәтеп барабыз. Янган утка, аккан суга карау беркайчан туйдырмый, киресенчә, кешене тынычландыра, ял иттерә, диләр. Бу чынлап та шулай. Йөгерек дулкыннарга карап бару шулкадәр рәхәт.

    Без Идел буенча югарыга күтәреләбез. Яңа Чабаксар шәһәре тирәсенә җиткәч, шлюз аша үттек. Елганың бу урынында теплоход 10 метр югары күтәрелә. Шлюз дигәне әнә шул елга баскычында су күләмен җайга сала.

    Теплоходта ял итүчеләрне бик хөрмәтләп ашханәдә сыйладылар. Кызык, капитан, аның ярдәмчеләре - Чистайдан, мәдәният хезмәте күрсәтүчеләр - Казанныкы, ә ашханәдә Түбән Новгород егет-кызлары эшли булып чыкты.

    Ял ял инде, эш, тормыш проблемаларын читкә куеп торып, җәйге матур көн (быел монысы бигрәк тансык), якты кояш нурларында җемелдәп җәйрәп ятучы елга белән туйганчы хозурланасы килә. Юлдашлар да, шаяртып, бер-беребезнең кәефен күтәрергә тырыша. Төрле мәзәк хәлләр искә төшә. Иске Камка җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров өч ел элек коллегалары белән үткәргән ялны кызык итеп хәтергә ала:

    -Бер хезмәттәшебез юлга пешкән каз алган иде. Үзе бүлмәдән чыккан арада без моның сумкасыннан казны алып төргәген сүттек тә, итле өлешләрен кисеп алып, калганын кире төреп куйдык. Берзаман бу кайтты да, "кая әле минем каз" дип төргәкне күтәреп башкаларны сыйларга китте. Ул да түгел, йөгереп кайтып хатынына шылтырата, нигә миңа итсез каз җибәрдең, ди.

    Шулай шаярта-көлә йөзә торгач, көннең үткәне сизелмәде дә. Икенче көнне иртән безне Түбән Новгород шәһәре каршы алды. Төркемебез җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм Карга җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев сәяхәтебезне эчтәлекле итү хакында алдан кайгыртып куйганнар. Башта без Идел елгасы аша сузылган канат буйлап хәрәкәт итүче кечкенә вагоннарга утырып сәяхәт кылдык. Әлеге канат юлы өч ел элек ачылган икән. Әллә ял көннәре булганга, аңа эләгергә теләүчеләр бик күп иде, билетларны шактый чират торып алдык. Бәясе әллә ни түгел, бер якка 100 сум.

    Иделнең аргы ягында Бор шәһәре икән. Ул бик яшь кала - киләсе елда 80 яшь тула. Шәһәр урамнарын бераз урагач, без янә канат юлдан Түбән Новгородка күчтек. Иделнең биек ярында урнашкан Кремльне

    карап йөрдек. Биредә "Горькийлылар - фронтка" мемориалы һәм хәрби техника күргәзмәсе урын алган. Кремль стенасы буйлап шәһәрдә Бөек Ватан сугышы чорында чыгарылган хәрби техника үрнәкләре куелган. Дистәләп берәмлек техника арасында хәрби йөк машиналары, броневик, үзйөрешле машиналар, танк, самолет һәм хәтта су асты көймәсе бар. Шундый күп төрдә техника җитештергән Горькийны (элегрәк шәһәр шулай атала иде) немец самолетлары бик еш бомбага тота булган.

    Без киноларда гына күреп белгән сугыш чоры техникасын бик кызыксынып карадык. Монда халык шактый күп, бигрәк тә бала-чага мәш килә. Техниканың өстенә менәргә, фотога төшәргә ярый, эченә генә кереп булмый.

    Түбән Новгордта 1 миллион 270 мең кеше яши. Бу шәһәр бит киләсе елда Казан кебек футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итә. Моңа әзерлек эшләре дә бара. Дөрес, ремонт күрмәгән иске йортлар бик күп. Алар шәһәрнең йөзен бозып тора. Бу яктан безнең Казан күпкә алда шул.

    Урамда татарча сөйләшкән кешеләр дә очраштыргалады. Болар инде Сергач мишәрләредер, дип уйладык. Хәер, сугыштан соңгы елларда Татарстан районнарыннан да Горькийга китүчеләр хәйран күп булган бит. Үзебезнең дә анда яшәүче туганнарыбыз бар.

    Калада маршрут автобусларының шактый иске булуы күзгә ташлана, күбесенчә "ПАЗ"иклар. Билет бәясе 20 сум. Түбән Новгородны без автомобильләр чыгаручы шәһәр буларак беләбез. "Газель"ләр биредә җитештерелә. Дөрес, "Волга"лар чыгарып та макталган чаклары булды. Әмма соңгы елларда шәһәр җиңел машиналар эшләп чыгаруда мантып китә алмый.

    Ә менә Түбән Новгородның елга вокзалы бик ошады. Биредә бар җир ялт иткән. Нигә Казан шул елга вокзалын һаман рәткә китерә алмый икән. Бездә бит сувенирлар сата торган кибетләр дә склад кебек шөкәтсез. Аларны югыйсә курчак өе сыман ясап булыр иде.

    Кичке дүрттә теплоходыбыз кайту юлына кузгалды. Иртәнге якта безне Чабаксар елга вокзалы каршы алды. Бу шәһәрнең бер көнләшерлек ягы бар - су юлы туристларын биредә милли киемнәрдән бик матур каршы ала беләләр. Тагын уйлап куясың - нигә Казан да үз кунакларын шулай милли рухта каршылауны гадәткә кертми? Хәер, Татарстан башкаласының тарихы да бай, популярлыгы да югары. Бәлки туристларны җәлеп итәр өчен шунысы да җитәдер.

    Чуашстан Республикасы башкаласы Чабаксарда 680 мең кеше яши. Барган-барган, без инде Түбән Новгород, Чабаксар шәһәрләре кибетләрен дә урадык, бәяләр белән кызыксындык, чагыштырып карадык. Иң арзан бәяләр

    Чуашиядә икән. Казан базарларында да бит Чуашия товарлары күп. Әфәрин, булдыралар. Чуаш халкы тырыш-уңган шул. Безнең район берничә ел рәттән Чуашиядә Сабан туйлары үткәрде. Анда халык ярдәмчел, ачык күңеллеләр. Урамда берәр нәрсә сорасаң, якын кешеседәй аңлаталар.

    Ял ял инде, яхшы нәрсә. Һава алмаштыру, чит-ят җирләрне күреп, үзебездәгеләр белән чагыштыру ни тора. Якшәмбе кичендә Казан елга вокзалына кайтып төшкән делегациябезне иртән инде бетмәс-төкәнмәс көндәлек мәшәкатьләр көтә иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: