Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина: “Грипптан иң ышанычлы саклаучы –прививка”

    Кешегә һәм җәмгыятькә китергән зарары буенча грипп йогышлы авырулар арасында беренче урында тора.

    Эпидемия вакытында бу чир барлык халыкның 10-20 процентын, ә өлкән кешеләрнең 40-60 процентын аяктан егарга мөмкин. Әлеге куркыныч авырудан саклану максатында профилактика чаралары күрү зарурлыгы бәхәссез. Бүген гриппка каршы көрәшүнең иң ышанычлы һәм нәтиҗәле чарасы булып вакцина профилактикасы санала. Гаять актуаль булган әлеге мәсьәлә хакында район үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьләләре буенча урынбасары Эллада ПЛАКСИНА белән сөйләшәбез.

    -Районыбызда гриппка каршы прививка ясау дәвам итә. Әлегә 4520 доза вакцина кайтты,-ди баш табиб урынбасары. -Бүгенгә 3726 кеше вакцинацияләнде. Аларның 1720 се - балалар. Ә барысы 7815 әлкилегә прививка ясау күздә тотыла.

    -Эллада Владимировна, прививка ясатканнан соң күпме вакыт эчендә гриппка каршы саклану көче формалаша?

    -Вакцинациядән соң 14-21 көннән иммунитет барлыкка килә. Ул кешене 6-12 ай дәвамында грипп белән чирләүдән саклый. Дөрес, бер генә дәвалау һәм профилактика препараты да авырудан 100 процент гарантияләми. Бу күп факторларга, шул исәптән пациентның яшенә һәм сәламәтлегенә, организм үзенчәлекләренә бәйле. Әмма прививка ясаткан уртача 100 кешенең 70-98 е грипп белән чирләми. Ә инде вакцинацияләнгән кеше грипп йоктырган очракта да (100 кешенең 2-30 ы), авыру җиңел формада һәм өзлегүләрсез уза.

    -Вакцина ясаткач кеше организмында нинди үзгәрешләр була?

    -Прививка ясаган җир кызарып китәргә, температура күтәрелергә мөмкин. Кайчагында кешенең хәле китә, башы авырта, укол ясаган җир тыгызланып һәм авыртып тора. Болар авырудан саклану формалаша башлауны күрсәтүче гадәти билгеләр. Алар дәвалаусыз-нисез 2-3 көн эчендә уза да.

    -Нинди очракларда гриппка каршы вакцина ясатырга ярамый?

    -Пациентны карап-тикшергәннән соң, прививка ясау-ясамауны табиб кына хәл итә. Авырганда прививка ясарга ярамый. Кешенең хәле нормальләшкәннән соң исә вакцина кертергә рөхсәт ителә. Тавык йомыркасының агына аллергия булганда, шулай ук кычыткан бизгәгеннән интеккәндә гриппка каршы прививка ясау тыела.

    -Хроник йөрәк авырулары булган кешеләргә гриппка каршы прививка ясатырга ярыймы?

    -Ярый һәм кирәк тә. Хроник чирләре (шул исәптән йөрәк авырулары) булган кешеләргә гриппка каршы һичшиксез прививка ясатырга киңәш ителә. Хроник чирле пациентлар вакцинацияне әйбәт кичерә. Әмма хроник чирләр кискенләшкән очракта прививка ясамыйча торырга, кешенең хәле яхшырганны көтәргә кирәк.

    -Кемнәр өчен грипп бигрәк тә куркыныч?

    -Грипп һәркем өчен куркыныч. Чөнки эпидемия вакытында грипптан сәламәт кешеләрнең дә үлү очраклары бар. Шулай да кечкенә балалар, өлкән кешеләр, шулай ук хроник чирләрдән интегүчеләр өчен грипп һәм аннан соң өзлегүләр бигрәк тә хәвефле. Бу беренче чиратта үзәк нерв системасы зарарланган балалар, йөрәк патологиясе, үпкә, бөер, эндокрин системасы чирләре булган кешеләр. Кызганыч, кайчагында нәкъ менә әлеге кешеләр гриппка каршы вакцина ясатмый да инде. Ә бит алар өчен грипптан саклану аеруча зарур. Грипп шулай ук авырга узарга планлаштыручы хатын-кызлар өчен дә бик куркыныч. Прививканы йөккә узганчы яисә йөклелекнең икенче-өченче триместрында ясатырга кирәк. Авырлы хатын грипп белән чирләп китсә, бу яралгының зарарлануына яисә бала төшүгә китерергә мөмкин. Укытучыларга, тәрбиячеләргә, табибларга, сатучыларга һәм күп кешеләр белән контактта булучы башка профессияләр вәкилләренә шулай ук һичшиксез гриппка каршы вакцинация үтү зарур.

    -Әйтик, мин салкын тиеп авырдым, ә ютәлләү әле бетмәде ди. Мондый чакта прививка ясатырга ярыймы?

    -Авыруның кискен чорында прививка ясатырга киңәш ителми. Ә чирнең кайбер билгеләре калган икән, алар прививкага каршы сәбәп була алмый. Теләсә нинди очракта сезнең хәлегезгә табиб бәя бирә, ахыргы карарны ул кабул итә.

    -Эллада Владимировна, гриппка каршы прививканы кайда ясатырга була?

    -Авылларда яшәүчеләргә - фельдшерларга, ә район үзәгендә поликлиникада гомуми практика табибларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзегезне саклагыз, сәламәт булыгыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: