Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы басуларыныц 55 процентында орлыклар җир куенына салынды

    Районыбыз басуларында чәчелергә тиешле 48,7 мең гектар мәйданның 26,9 мең гектарында, ягъни 55 процентында, орлыклар җир куенына салынды. Игенчеләребез хәзер сабан культуралары белән беррәттән силос өчен кукуруз һәм көнбагыш чәчүдә эшли. Бөртек өчен кукуруз 5,8 мең гектарда чәчелергә тиеш булса, шуның 62 процентында эш төгәлләнде. Хәзер җирләрне үсентеләр тишелгәнче тырмалау,...

    Районыбыз басуларында чәчелергә тиешле 48,7 мең гектар мәйданның 26,9 мең гектарында, ягъни 55 процентында, орлыклар җир куенына салынды.

    Игенчеләребез хәзер сабан культуралары белән беррәттән силос өчен кукуруз һәм көнбагыш чәчүдә эшли. Бөртек өчен кукуруз 5,8 мең гектарда чәчелергә тиеш булса, шуның 62 процентында эш төгәлләнде.

    Хәзер җирләрне үсентеләр тишелгәнче тырмалау, чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы агртехник чаралар башкарыла. Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы 192 гектарда арпа, бодай, берьеллык үләннәр чәчүне төгәлләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: