Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: эшкуарлык әхмәтлеләрнең канына сеңгән

    Биләмәләрендә 1147 кеше яшәгән Чуаш Кичүе авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышын бер үк көнне ике авылда үткәрделәр.

    Узган елда башкарылган һәм эшләнгәннәр турында җирлек башлыгы Ирина Мамбетова тәфсилләп сөйләп бирде. Гадәттә мондый очрашуларда авыл халкы күпләп сорау бирә, зарлана, дәгъва белдерә иде. Бу юлы чуашкичүлеләр җыеннарда нигездә тыңлап кына утырдылар, җирлек советы эшчәнлеген дә хуплап, "канәгатьләнерлек" дип бәяләделәр.

    -Бездә татары, рус һәм чуашы бердәм, тату яши. Дүрт авылны да бердәй кайгыртып, үз мөмкинлекләребезгә таянып, республика программалары, төрле грантлар ярдәмендә көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә тырышабыз. Ике шәхси йорт төзелде, мәктәп янында балалар өчен хоккей тартмасы ясалды. Ул бер дә буш тормый, ә җәен шунда ук футбол уйнарга мөмкин булачак. Уен мәйданчыгы ясадык, халык үтенече буенча көрәш секциясе эшләп китте. Болар барысы да авылларыбызны саклау, яшьләрне биредә калдыру максаты белән эшләнә,-дип башлады чыгышын җирлек башлыгы.

    Биредә гаилә фермалары, крестьян-фермер хуҗалыклары шактый: Әсхәт һәм Айнур Билдановлар, Рәмис Вәлиуллин, Марат Гыйбадуллин, Фәнис Бакиров кебек уңган, булдыклы егетләрнең уңышлары бөтен районга мәгълүм. Терлек асрап, ит-сөт сатып көн итүчеләр дә аз түгел (сөт җыючылар дүртәү җирлектә!). Аларга бушлай 14 саву аппараты бирелгән, тагын 17 не өлешләп түләү шарты белән таратканнар. Дөрес, хуҗалыклардагы савым сыерларының 66 проценты лейкоз белән зарарланган. Бу санны җыеннарда катнашкан ветеринария табибы Шамил Садриев җиткерде. Аның әйтүенчә, 4 сыер гомумән лейкоз авырулы, бу терлекләр кичектергесез юкка чыгарылырга тиеш.

    -Исәлектә чишмәне төзекләндердек, Йолдызның юлы бар хәзер, буаны чистарттык, ныгыттык. Әхмәт авылында яңа чүплек булдырылды. Ә Чуаш Кичүендә дә кирәк, хәзерге вакытт җир мәйданы рәсмиләштерәбез. Быел су белән тәэмин итүне яхшыртасы бар, чөнки узган елда 4 тапкыр насос алыштырдык, 32 урында торба ямадык, Әхмәт белән Чуаш Кичүендә башняларны комнан чистарттык,-диде Ирина Мамбетова, алга эш планы белән уртаклашып. Быел биредә даруханә ачылачак, балалар бакчасы ремонтланган икән.

    Реклама

    -Үзегез дә активрак булсагыз, уртак эштә күбрәк катнашсагыз иде,-дип өстәде җирлек башлыгы.

    Мәктәп директорлары коллективларының уңышлары турында сөйләделәр. Әмма проблемалар да юк түгел. Әйтик, Чуаш Кичүе мәктәбен ремонтлаганга өч ел узган инде, тик хәзергә кадәр җиһазлар кайтарылмаган. Быел бу мәктәп үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк, бәлки шул уңайдан хәл ителер җиһаз мәсьәләсе.

    -Ә бездә ашханә һәм актлар залы аерым биналарда урнашкан. Мәктәп 1984 елда төзелгән, балалар бакчасы соңгы тапкыр 1974 елда ремонтланган. Бу балалар бер котельнядан җылытыла, пар казаннары иске, 60 метрлы торба ачык һавада, шуңа күрә балалар бакчасында бик салкын,-дип үзәккә үткән проблеманы күтәрде Әхмәт мәктәбе директоры Венера Гайнетдинова.

    Чуаш Кичүе табиблык амбулаториясенең гомумпрактика табибы Радик Вәлиев халыкка сәламәтлеген кайгырту һәм ныгыту буенча киңәшләрен бирде. Табиб борчыла: онкология, шикәр диабеты, астма, йөрәк авыруларыннан интегүчеләр күп икән биредә. Аңа: "Бездә кайчан лаборант булыр икән?"- дигән сорау бирделәр. Кызганыч, әмма лаборантның 4,5 мең сумлык хезмәт хакы беркемне дә кызыктырмый, белгеч таба алмыйлар. Шулай да табиб Игорь Леонтьев атнасына ике тапкыр район үзәк хастаханәсе белгечләре анализлар алып хастаханәгә китерерләр, мәсьәлә шулай хәл ителер, диде.

    Җыенга килүчеләрнең сорауларына Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рәис Галлямов, район электр челтәрләре начальнигы Тәлгать Сафин, район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Идрис Хәмитов һәм башкалар җавап бирде. Ә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов җирлек советының гына көче җитмәгән мәсьәләләрдә ярдәм итәргә ышандырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: