Әлки районы иҗтимагый советы учреждениеләр хезмәтләрен бәяли
Район иҗтимагый советы мәдәният һәм мәгариф тармакларында эшләүче оешмалар күрсәткән хезмәткә бәя бирү белән дә шөгыльләнә.
Бу эш Татарстан Министрлар Кабинеты раслаган план буенча 2015 елдан бирле алып барыла. Шушы өч елда иҗтимагый совет әгъзалары барлык мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, клуб һәм мәдәният йортларында тикшерүләр үткәрделәр. Шулай ук үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, музейлар да читтә калмады әлеге тикшерүдән.
Иҗтимагый совет әлеге учреждениеләр хезмәтләрен бәяләгәндә нәрсәгә күбрәк игътибар итә соң? Совет рәисе Луиза Абдрахманова әйтүенчә, бу эшнең үз критерийлары бар икән.
-Без аларны әйбәтләп өйрәндек, эш планы төзедек, мәгълүмат туплау һәм анализлауны конкурс белән сайлап алынган операторга - районның инвалидлар җәмгыятенә йөкләдек. Ә нәтиҗәләрне районның рәсми сайтында чагылдыруны җайга салдык. Шулай итеп, хезмәт күрсәтү сыйфатына куелган бәяләрне һәркем күрә ала,-диде ул.
Иҗтимагый совет әгъзалары бәйсез бәя биргәндә оешмалар сайтларында куелган мәгълүматның тулылыгына да игътибар иткәннәр. Әйтик, теге я бу мәктәп, балалар бакчасы сайтында биредә эшләүчеләр, тәкъдим ителгән хезмәтләр турында белеп буламы? Теләгән кеше үз тәкъдимнәрен кертә, фикерен әйтә аламы? Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шартлар тудырылганмы? Индивидуаль якын килү, өстәмә белем алу, иҗади сәләтләрне үстерү мөмкинлекләре бармы?
-Бу һәм тагын бик күп сорауларга җавап алу өчен әлеге хезмәтләрдән файдаланучылар арасында анкеталар таратып, аларның бәясен белдек. Шулай ук сайтларда калдырылган фикерләр белән таныштык. Шунысы ачыкланды: кайбер белем бирү учреждениеләре сайтларында фикер калдыру, тәкъдим язу мөмкинлеге каралмаган. Мәдәният учреждениеләре сайтларында да очрый әлеге җитешсезлекләр - аларда анкеталар, "Кунаклар китаплары" урнаштырылмаган,-дип санап китә Луиза ханым.
Бйәсез бәяләү нәтиҗәләре һәр тикшерелгән оешмага язмача җиткерелеп, җитешсезлекләрне бетерү буенча киңәшләр дә биргәннәр совет әгъзалары. Әйтик, клубларның күбесенә инвалидлар өчен шартлар тудыру, учреждениесенең матди-техник базасын яңарту, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, куркынычсызлык чараларын күрү ( район мәдәният йорты, музыка мәктәбе, Колчурино, Әхмәт, Хурада, Юхмач һ.б. авыл клублары, үзәк китапханә, туган якны өйрәнү музее һ.б.) кебек кисәтүләр язган алар.
Балалар бакчалары хезмәтләрен бәяләгәндә дә кайбер нәрсәләр буенча җитешсезлекләр ачыкланган. Мәсәлән, Иске Тахталаның "Ручеек" бакчасы сайтында кулланучылар өчен кирәкле мәгълүмат җитешми, балалар исәнлеген саклау һәм ныгыту өчен кирәкле шартлар җитенкерәми. Тикшерүчеләр балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә күбрәк игътибар бирергә киңәш итәләр. Һәм бу киңәшләр күпчелек мәктәпкәчә балалар учреждениеләре өчен урынлы.
-Безнең совет алга таба да әлеге эшне дәвам итәчәк. Бәйсез бәя нәтиҗәләрен теләгән һәркем район сайтыннан карый алачак. Иҗтимагый советның алдагы елларда әйткән кисәтү-киңәшләрен әлеге учреждениеләр җитәкчеләре искә алгандыр,-дип тәмамлады сүзен Луиза Абдрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев