Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы кырларына сабан культураларын чәчү нәтиҗәләрен атарга мөмкин

    Чәчү тәмам, уңыш өчен көрәш дәвам итә Районда язгы чәчү эшләре төгәлләнде диярлек. Соңгы культураларны да бик аз мәйданда чәчәсе калды. Бүген инде сабан культураларын чәчү нәтиҗәләрен дә атарга мөмкин. Игенчеләребез тырышлыгы белән 48 мең 379 гектарда орлыклар җир куенына салынган. Бу планга карата 99 процент тәшкил итә. Әлеге мәйданнарның...

    Чәчү тәмам, уңыш өчен көрәш дәвам итә

    Районда язгы чәчү эшләре төгәлләнде диярлек. Соңгы культураларны да бик аз мәйданда чәчәсе калды.

    Бүген инде сабан культураларын чәчү нәтиҗәләрен дә атарга мөмкин. Игенчеләребез тырышлыгы белән 48 мең 379 гектарда орлыклар җир куенына салынган. Бу планга карата 99 процент тәшкил итә. Әлеге мәйданнарның 16 мең гектардан артыгын бөртекле культуралар алып тора. Бөртек өчен кукуруз быел 9173 гектарда чәчелде. Хәзер аны "Үзәк Әлки" филиалында соңгы гектарларда чәчәләр. Чагыштыру өчен: былтыр әлеге культураны 5724 гектарда иккән булганбыз. Көнбагышны да республикада иң күп үстерүче район без. Хәзергә 14 мең 697 гектарда әлеге кыйммәтле культура чәчелгән инде.

    Районда терлекләр саны күп булганга, азык культуралары чәчү мәйданы да бездә шактый. Әйтик, силос салу өчен кукуруз 6 мең гектарны били. Берьеллык үлән дә 10 мең гектарга якын чәчелгән.

    Ә "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы 72 гектарда бәрәңге утыртып куйды. Былтыр алар икенче икмәкне 50 гектарда үстергәннәр иде. Шулай ук 6 гектарда кәбестә үстерәләр.

    Бүген авыл хуҗалыгы эшчәннәре алдында нинди бурычлар тора соң? Бу сорау белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты (элеккечә әйтсәк баш агрономы) Фәргать Зәкиевка мөрәҗәгать иттек.

    -Бүген бөтен көчне чүп үләннәренә каршы көрәшкә юнәлдерергә кирәк,-ди Фәргать Фаварисович. -Яңгырлардан соң җылы көннәр башлануга чәчелгән мәйданнарда чүп үләннәре күтәрелә. Шулай ук эссе көннәрдә сабан культураларында корткычлар хәйран азынып килә. Аларга каршы химик юл белән актив көрәшсәң генә зур уңышка өмет итеп була. Үсентеләрне эшкәртү иртә таңнан һәм көн сүрелгәч башкарыла.

    Фәргать Зәкиев әйтүенчә, әлегә районда 18 мең гктарда чүп үләннәренә каршы көрәш алып барылган. Ә төрле чирләргә һәм корткычларга каршы 12 мең гектар мәйданда эшкәртү үткәрелгән. Хуҗалыкларда әлеге мөһим чараны үтәү өчен техника да, химик препаратлар да бар. Эшне тиешенчә оештырып, көндәлек контрольдә тотып башкарасы гына.

    Механизаторлар шулай ук печән, азык хәзерләү техникасын ремонтлап, эшкә әзер хәлгә китерергә тиешләр. Пар җирләре итеп калдырылган мәйданнарны эшкәртә башлау өчен дә кулай вакыт җитте, бүген күп тракторлар сабан культуралары чәчүдән бушады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: