Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы механизаторлары алдында быел 48,7 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчү бурычы тора

    Район механизаторлары алдында быел 48,7 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчү бурычы тора. -Язгы кыр эшләрендә механизаторларыбыз 240 трактор, 12 чәчү комплексы, 157 тагылма агрегат белән дым каплауда, культивацияләүдә, сабан культураларын чәчүдә эшләячәк. Район хуҗалыкларында техниканы ремонтлаудан тыш басуларны тукландыру өчен ашлама кайтару белән шөгыльләнәләр, -дип җиткерде район авыл хуҗалыгы...

    Район механизаторлары алдында быел 48,7 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчү бурычы тора.

    -Язгы кыр эшләрендә механизаторларыбыз 240 трактор, 12 чәчү комплексы, 157 тагылма агрегат белән дым каплауда, культивацияләүдә, сабан культураларын чәчүдә эшләячәк. Район хуҗалыкларында техниканы ремонтлаудан тыш басуларны тукландыру өчен ашлама кайтару белән шөгыльләнәләр, -дип җиткерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадив.

    Чынлап та, җитәрлек ашлама кулланмыйча югары уңышка өмет тотып булмый. Шуңа күрә "Кызыл Шәрык-Агро" холдингы 1900 тонна минераль ашлама ташып ку йды инде.

    Язгы кыр эшләрен башкару өчен районга дәүләт тарафыннан 81,7 миллион сум акча биреләчәк. Әлеге акчаларга ягулык материаллары, ашлама сатып алырга була.

    Бензин-солярка кебек ягулык та көннән-көн кыйммәтләнә. Бу авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең кесәсенә суга, билгеле. Игенчеләргә ярдәм йөзеннән дизель ягулыкның бер литрын 26,7 сумнан, ягъни ташламалы бәядән бирү каралган. Бу көннәрдә 600 тонна дизель ягулыкның бер өлешен хуҗалыкларга кайтарылыр дип көтелә.

    "Россельхозцентр" ның район бүлеге җитәкчесе Рафик Сафин әйтүенчә, уҗымнар әйбәт кышлаган, туфракта дым запасы җитәрлек. Чәчүлек орлык та җитәрлек күләмдә тупланган. Безгә быел 5155 тонна орлык кирәк булачак, шуның 30 проценты иминият фонды сыйфатында саклана.

    Бу көннәрдә "Көнчыгыш Әлки" филиалы отрядларына барып язгы кыр эшләрен тикшерделәр. Комиссия составында район газетасы корреспонденты да бар иде. Хуҗалыклардагы остаханәләрдә эш бара. Территорияләр кардан чистартылган, чәчкеч һәм культиваторлар рәт-рәт тезеп куелган. Әмма авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре җитешсезлекләрне дә күрсәтеп үттеләр. Ә "Көнчыгыш Әлки" филиалы директоры Рәис Гайфуллин болай диде:

    -Чәчүдә 41 берәмлек техника кулланачакбыз. Алар бүгеннән әзер. Бу көннәрдә агрегатлаштыруны тәмамлыйбыз. Уҗымнарны беренче кат тукландыру өчен ашлама җитәрлек.

    Баш агроном Ленар Галиев та язгы кыр эшләрендә сынатмыйсыларына ышандырды. Ул башка күрсәткечләр белән дә таныштырды.

    Шулай итеп, бүген игенчеләребез җиң сызганып чәчүгә әзерләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: