Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы механизаторлары республикада иң зур мәйданда үстерелгән көнбагышны тулысы белән җыеп алдылар

    Район басуларында үстерелгән уңышны җыеп алу төгәлләнеп килә. Димәк, хәзер бөртек суктыруда, терлек азыгы хәзерләүдә файдаланылган техниканы әйбәтләп кышкы саклауга куяр вакыт. Видеоэлемтә режимында үткән киңәшмәләрнең берсендә техниканы саклауга кую мәсьәләсе хакында сүз алып барганда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов борчылып: -Миллионнарга сатып алынган бөртек суктыру комбайннары кадерсезләнеп теләсә кая ташлап...

    Район басуларында үстерелгән уңышны җыеп алу төгәлләнеп килә. Димәк, хәзер бөртек суктыруда, терлек азыгы хәзерләүдә файдаланылган техниканы әйбәтләп кышкы саклауга куяр вакыт.

    Видеоэлемтә режимында үткән киңәшмәләрнең берсендә техниканы саклауга кую мәсьәләсе хакында сүз алып барганда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов борчылып:

    -Миллионнарга сатып алынган бөртек суктыру комбайннары кадерсезләнеп теләсә кая ташлап калдырылырга тиеш түгел,-дип әйтеп узган иде.

    Районда бөртек суктыру комбайннарына сөрү җирләре мәйданы нормадан күпкә артыграк туры килә. Шуңа да булган техниканы кадерләп файдалану, бөтен шартына туры китереп үзвакытында саклауга кую сорала.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Фәргать Зәкиев әйтүенчә, техниканы кышкы саклауга куюны 14 ноябрьгә төгәлләү бурычы җиткерелгән. Әйтик, фәлән миллион сумнар торган бөртек суктыру комбайннарының сүтеп алып складларда сакланырга тиешле җиһазлары күп. Шулай ук ачык һавада калганнары, тутыкмасын өчен майлап куела торганнары бар. Комбайннарны күтәртмәгә (подставка) бастырып, көпчәкләрен агартып кую тиешлеген дә инженер-техник хезмәткәрләр яхшы белә.

    Бүгеннән үк тырмалар ремонтлауга керешергә кирәк. Бу эшне кайбер хуҗалыклар башлап та җибәрде. 1 декабрьгә тырмалар ремонтын төгәлләү бурычы куела.

    Реклама

    Эштән бушаган тракторларны да саклауга кую хәстәрен күрә башларга вакыт. Дөрес, зур егәрлекле тракторлар әле туңга сөрү, җир эшкәртү кебек хезмәтләрдә файдаланыла.

    Авыл хуҗалыгы өчен тагын бер мөһим эш - чәчүлек орлыкларны калибрлап саклауга кую, дип искәртә Фәргать Зәкиев. Бу чараны исә 15 ноябрьгә чаклы башкару зарур.

    Районыбыз кырларында үстерелгән 15 мең 414 гектардан көнбагыш уңышы тулысы белән җыеп алынды. Район әлеге культураны республика күләмендә иң күп мәйданда үстергән иде.

    Бүген комбайнчылар кукурузны бөртеккә суктыру эшләре белән мәшгуль. Бөртек өчен кукуруз мәйданы 10 мең 130 гектар биләсә, шуның 9 мең гектарыннан уңышы җыеп алынды. Карга, Чуаш Кичүе, Юхмачы мегафермаларында көн саен 200-250 шәр тонна кукуруз издерелә (плющевать итү). Бу савым сыерлары өчен кыйммәтле азык запасы.

    Хәзер механизаторлар алдында җирләрне көзге эшкәртүне төгәлләү бурычы да тора. "Көньяк Әлки", "Көньяк-Көнчыгыш Әлки" филиаллары бу эшне тәмамларга җыена инде. Аларда күп тракторлар ике сменада эшли. Шулай ук якын көннәрдә "Хузангай" җәмгыяте дә туңга сөрү эшләрен төгәлләячәк. "Үзәк Әлки"нең "Хлебодаровка" отряды да бу мөһим чараны башкарып чыкты.

    Бу көннәрдә машина-трактор паркларын тәртипкә китерү, юлларын тигезләп калдыру чарасын да күрергә кирәк. Шулай ук һәр техника берәмлегенә алдагы сезон өчен кирәкле запас частьләргә заявкаларны да алдан әзерләү отышлы булыр. Бердән, хәзердән сатып алынган запчастьләр 30 процентка кадәр арзанга төшәргә мөмкин. Аннан, кыйммәтле техниканың ватылып басып торуына караганда эшләве яхшырак. Чит илләрдән кайтарыла торган запас частьләрне бүгеннән кайгырту бигрәк тә мөһим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: