Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы һөнәр училищесы карабодайдан мул уңыш алырга өметләнә (ФОТО)

    Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы карамагында 310 гектар сөрү җире бар. Алар иртә культуралар чәчүне төгәлләделәр. Инде балан чәчәк атканны көтәләр - карабодай чәчәселәре калды. Базарлы Матактагы бу һөнәр училищесы узган ел чак кына ябылмый калды. Аны "белгечләрне аз әзерлисез, өстәмә керем алмыйсыз, базагыз бик фәкыйрь" кебек сылтаулар белән ябып...

    Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы карамагында 310 гектар сөрү җире бар. Алар иртә культуралар чәчүне төгәлләделәр. Инде балан чәчәк атканны көтәләр - карабодай чәчәселәре калды.

    Базарлы Матактагы бу һөнәр училищесы узган ел чак кына ябылмый калды. Аны "белгечләрне аз әзерлисез, өстәмә керем алмыйсыз, базагыз бик фәкыйрь" кебек сылтаулар белән ябып та куйган булырлар иде. Әмма район җитәкчелеге республика Мәгариф министрлыгы каршында училищеның авылларыбыз өчен механизаторлар әзерли торган бердәнбер уку йорты буларак мөһимлеген дәлилли алды.

    Училище белән район башкарма комитетында эшләп тәҗрибә тупларга өлгергән яшь, энергияле белгеч Замир Зарипов җитәкчелек итә башлады. Ул да уку йортының алдагы елларга өметле планнарын Мәгариф министрлыгы алдында яклый алды. Әмма яклау табу, алга бурычлар билгеләү бер нәрсә. Хәзер шуны эшләрең белән аклау сорала.

    Язгы кыр эшләренә дә биредә зур әзерлек белән керештеләр. Иң элек әйбәт орлык запасы булдырганнар. Актаныш районындагы орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыктан 60 гектарга җитәрлек элита репродукцияле "Иделле" сортлы сабан бодае һәм "Чатыр тау" сортлы карабодай орлыгы алып кайтканнар. Минераль ашламаларны да мулдан хәзерли алганнар. Училище җитәкчесе орлык алуда зур ярдәм күрсәткәне өчен эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновка бик рәхмәтле. Шулай ук "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте җитәкчесе Фоат Вәлиев тә уку йортындагы техниканы ремонтлауда зур ярдәм күрсәткән.

    Бүген агрокөллият филиалы "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте җитәкчелеге, бигрәк тә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән уртак тел табып эшли башлады. Айрат Нәҗипович әлеге уку йортын саклап калуда да үзенең саллы өлешен кертә. Алга таба аның базасын ныгыту буенча да ярдәм итәргә ышандырып тора.

    Үткән бәйрәм көннәрендә училище директорының соравы-чакыруы буенча Базарлы Матакка якташыбыз, танылган галим Фәнүзә Кадыйрова кайтып китте. Фәнүзә Заһитовна - авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, бүген ул Казан аграр университетында укыта. Замир Зариповның бик тә аңа кырларын күрсәтәсе, киңәш-тәкъдимнәрен ишетәсе килгән.

    Менә без якташ галимәбез белән бергә училище басулары буйлап кузгалдык. Хәер, башта әле Фәнүзә Заһитовнага әзерләнгән орлыкларны, бигрәк тә карабодай чәчүлеген күрсәттеләр.

    -"Чатыр тау" карабодай орлыгын чыгаруда мин дә катнаштым. Орлык бик чиста, эре,-диде галимә, учына алган чәчүлекне бәяләп. -"Чатыр тау" безнең климатка бик килешә. Ул корылыкка да чыдам, җылыны ярата. Уңышны иң күп бирүче сорт әлегә шушы.

    Кырларда беренче тукталышыбыз бодай чәчүчеләр янында булды. Егетләр "Иделле" сортлы сабан бодае чәчәләр. Тракторда мастер Хәлил Фәсахов. Чәчкечләрдә дә укытучылар, мастерлар эшли. Әнә шулай бердәм булып яңа уңышка нигез салына.

    Чәчкеч кузгалып киткәч Фәнүзә Кадыйрова:

    -Басуыгыз әйбәт эшкәртелгән, тик чәчкечләр артына чылбыр тагарга ктирәк иде. Ул сошник эзләрен дә тигезли, калган кантарларны да вата,-диде. Алга китеп булса да әйтик, әбәттән соң инде әлеге чәчкечләр артына чылбырлар тагылган иде.

    Без карабодай чәчеләсе 50 гектарлы басуны да карадык. Ул көзеннән сукаланган. Язын дым саклау өчен тырмаланган. Фәнүзә Заһитовна карабодай чәчәргә ашыкмаска куша. Аның вакытын халык бик күптәннән билгеләгән - карабодай балан чәчәк аткач җир куенына салына. Басуда чүп үләннәр тишелеп чыккан. Болары белән дә әлегә көрәшергә кирәкми, ди галимә. Карабодайны чәчәр алдыннан аркылыга-буйга культивация ясыйсы һәм шунда ук чәчәсе, ди. Җирдәге дымны югалтмау - төп бурыч. Чәчкәч тә басуда катоклау үткәрү ярамый. Карабодай бик тиз тишелеп, чүп үләннәр чыкканчы аларны томалап китәчәк. Карабодайны, җирнең дымлылыгына карап, уртача биш сантиметр тирәнлектә чәчәсе икән.

    Фәнүзә Заһитовна училищеның карабодайга өстенлек бирүен хуплады. Бердән, аны үстерү чыгымнары зур түгел. Икенчедән, әлеге продукциягә сорау һәрчак зур.

    Карабодай игү өчен кырлар да әйбәт сайланган. Авыл якын, димәк, умарта кортлары үсемлекләрне серкәләндерәчәк. Урманнан да бөҗәкләр килеп әлеге эшне башкарыр.

    Фәнүзә Кадыйрова училищеның уҗым басуларын да карап, үз бәясен бирде. Бер кырда яшеллек бик сирәк. Егетләр бирегә ашлама кертеп тырмалаганнар. Бәлки уҗым тармакланып куерыр. Ә менә Нохрат буасы ягында, киресенчә, уҗым бик әйбәт күтәрелгән. Монда инде мул уңышка өмет зур.

    Якташ галимәбез чәчү эшләрен башкаручы егетләргә дә үзенең киңәшләрен бирде. Киңәшле эш таркалмас, ди халык. Быелгы язгы кыр эшләре Базарлы Матак һөнәр училищесының уңышлы, өметле киләчәгенә нигез булсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: