Әлки районы: Түбән Кәчи җирлегендә эш урыннары күп, әмма эшләргә теләүчеләр табылмый
Түбән Кәчи җирлегендә яшәүчеләргә "ак" көнләшү белән карарга була, чөнки бабалары яшәү өчен табигатьнең гаять гүзәл почмагын сайлый белгәннәр. Бигрәк тә Кәчиләрнең Югарысы матур урында урнашкан: шундук, өй артларында гына Шия елгасы, ә аның ярларыннан ук урман башлана. Юмарт табигать кешеләргә үз байлыкларын учына салып суза мыни!
Мондый хозурлык, иркенлек кәчилеләрнең холкында да сизелә: аларга салмаклык, булганга шөкер итү хас бугай. Югары Кәчи утыз еллап элек нинди булган, хәзер дә әллә ни үзгәрмәгән. Хәтта авылга кадәр ук килеп җиткән бик яхшы юл да тормыш агышын ашыктырмаган әле. Бәлки, барысы да алдадыр.
Түбән Кәчи авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы башта "югары"авылда үтте. Җирлек башлыгы Михаил Елифанов эчтәлекле чыгыш әзерләгән. Аннан күренгәнчә, биредә 172 хуҗалык булып, 537 кеше яшәп ята. Аларның 260 тан артыгы хезмәткә яраклы яшьтә әле. Узган елда җирлектә биш никах теркәлгән, 8 кеше вафат булган, 3 бала туган. Күп балалы бер гаиләгә өй төзеп биргәннәр, тагын берсе өлгереп килә. Шия елгасы аша күперне төзәткәннәр, күлләрен чистарта башлаганнар. Зиратка кадәр юлны "Алексеевскдорстрой" җитәкчесе Фоат Вәлиев төзеп биргән (кайсы гына авылга барсаң да бу игелекле якташыбызның исемен ишетми калмыйсың. Һәркайда ярдәме тия, күп авылларга булышырга игътибарын, вакытын җиткерә депутат. Һәм авыл саен аңа рәхмәт укыйлар!).
Югары Кәчидә балалар бакчасы юк, ике баланы әти-әнисе күрше авылга йөртә, калганнары өй тәрбиясендә. Уку яшендәге 8 бала да Түбән Кәчигә йөреп укый. Яңарак кына ремонтланган мәктәп - педагогларның гына түгел, бөтен кәчилеләрнең зур шатлыгы. Укыту буенча директор урынбасары Нина Кузнецова да аларның рәхмәтен җиткерде. Мәктәп заманча җиһазландырылган, бөтенесе җитәрлек, 16 укытучының яртысы югары белемле.
-Балалар тырыш, программаны үзләштерәләр. Билгеле, араларында йомшаграклары да бар, алар белән аерым эшлибез,-диде Нина Александровна.
Җыенда халык каршында чыгыш ясаучылар күп булды. Юхмачы терлекчелек комплексы идарәчесе Марат Кәримов җирлек советы депутаты икән. Ул комплексның эш күрсәткечләре турында сөйләде. Аннары, бик нык борчылып, аптырап , болай диде:
-Бездә хезмәт хаклары әйбәт, эшчеләребезгә төрлечә ярдәм дә күрсәтәбез, әмма сезнең нишләптер эшкә йөрисегез килми! Менә 17 шәр сум хезмәт хакына ике кеше кирәк, компьютерга мәгълүмат кертеп утырырга. Юк бит, читтән эзләргә туры килә миңа. Хәзер Түбән Кәчидә бозаулар асрауга керешәбез, 1200 башка исәпләнгән фермалар төзибез. Берсе инде эшли дә башлады. Әмма анда эшләргә теләүче юк! Хатын-кызларга әйтеп карыйм, алар: "Миңа ирем кушмый, өйдә утыр, үзем җитәрлек акча эшлим", дип җавап бирәләр. Эш урыннары күп - эшләргә теләүче юк. Рәхмәт мәктәп укучыларына, җәй көннәрендә бездә эшлиләр, хезмәт хакы алалар.
Ә менә отряд начальнигы Тәлгать Хәйруллин механизаторлар эшеннән канәгать. Үткән елда өч яшь механизатор килеп кушылган. Халыкка да рәхмәте бар җитәкченең - терлекләрен басу-кырларны таптатып чыгарып йөртмиләр икән. Юхмачы янгын җитәкчесе Андрей Клянин да соңгы елларда янгыннар кимүне кешеләрнең уяулыгы арту, кисәтү чараларының нәтиҗәле булуы белән аңлатты.
-Безнең участокта 173 ялгыз пенсионер, 34 күп балалы гаилә яши. Аларның барысын да йөреп чктык, аңлаттык, белешмәлекләр тараттык. Бер җитешсезлекне дә әйтим: менә 3 ел инде гидрант куярга вәгъдә итәсез, һаман юк,-диде ул.
Җирлек башлыгының, район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Идрис Хәмитовның чыгышларыннан тагын шундый нәтиҗә ясадык: хөкүмәт тәкъдим иткән мөмкинлекләрдән файдаланып гаилә я кече ферма төзергә, терлекчелек белән шөгыльләнеп, тормышын яхшыртырга ашкынучылар биредә юк дәрәҗәсендә икән. Әлегә чаклы беркем дә бу эшкә алынмаган. Бәлки, сәбәп актив кешеләрнең башка төбәкләргә барып эшләп йөрүендәдер? Михаил Елифанов та бит җирле проблемаларның берсе итеп эшкә сәләтле халыкның күпләп читкә китүен атады…
Җыеннарда район үзәгеннән килүчеләр дә чыгыш ясады, кешеләрнең сорауларына тулы җавап бирделәр. Ә иң күңеллесе бүләкләүләр булды: ирекле халык дружинасы әгъзалары Андрей Толстовка, Василий Павловка, җирлек советы секретаре Зоя Самаркинага Рәхмәт хатлары һәм грамота тапшырдылар. Юбилярлар да игътибарсыз калмады, аларны котлап, бүләкләп сөендерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев