Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы терлекчеләре көн саен 150 тоннадан артык сөт саталар

    Соңгы вакытта районнан эшкәртүчеләргә көн саен 150 тоннадан артык сөт озатыла. Әлки бүген республикада иң күп сөт җитештерүчеләр исемлегендә. Чуаш Кичүе мегафермасында бу көннәрдә тәүлегенә уртача 24 тонна сөт савалар. Продукцияне тулысы белән диярлек югары сорт белән саталар. Сыйфатлы сөт җитештерү терлекчеләр өчен дә отышлы - югары сортлы продукция сатканда...

    Соңгы вакытта районнан эшкәртүчеләргә көн саен 150 тоннадан артык сөт озатыла. Әлки бүген республикада иң күп сөт җитештерүчеләр исемлегендә.

    Чуаш Кичүе мегафермасында бу көннәрдә тәүлегенә уртача 24 тонна сөт савалар. Продукцияне тулысы белән диярлек югары сорт белән саталар. Сыйфатлы сөт җитештерү терлекчеләр өчен дә отышлы - югары сортлы продукция сатканда хезмәт хакы да бермә-бер күбрәк түләнә.

    Чуаш Кичүе комплексы җитәкчесе Рафаэль Зәйдуллин коллективта иң тырыш, тәҗрибәле савымчыларның берсе дип Гөлнар Хәлилованы атады. Гөлнар комплекска Татар Борнаеннан килеп эшли. Аларны бирегә вахта автомобиле йөртә.

    Комплекста чиратлап 1600 сыер савыла. Без килгәндә савым цехында яңа гына эш төгәлләнгән иде. Кызлар аппаратларын юып, эш урыннарын чистартып чыкканнар. Икенче савымнга керешкән арада без алар белән сөйләшеп тә алдык.

    -Безнең хезмәтебез элекке елларда эшләгән савымчыларныкыннан күпкә үзгә, - ди Гөлнар.- Сыерларны ашату, асларын чистарту кебек эшләр хәзер техника ярдәмендә башкарыла. Без тәүлек әйләнәсе берничә мәртәбә сыерларны саву белән генә мәшгуль без.

    Савылган сөт янәшә залдагы зур мичкәләргә килә. Аңа кадәр ул берничә кабат чистартыла, суытыла. Проблемалы сыерларны - җиленнәрендә чир булган яисә дәвалау өчен уколлар ясала торган малларның сөтен дә аерым савалар. Югыйсә, аларның продукциясе калган сөтнең сыйфатына хилафлык китергә мөмкин.

    Мегафермада бүген 96 кеше эшли. Коллективта берара кадрлар алышыну күп булган. Хәзер инде хәл җайланган. Хезмәт хакы да вакытында бирелә башлаган. Биредә уртача эш хакы 16 мең 600 сум тәшкил итә. Тиздән май ае өчен акча килер дип көтәләр.

    Комплекста җитештерелүче продукциянең үзкыйммәтен киметү юнәлешендә дә даими эшлиләр. Күптән түгел үзләре өчен җитәрлек электр энергиясе эшләп чыгаручы җайланманы куллана башлаганнар. Рафаэль Нурәхмәтович калькуляторына баскалап санап та чыгарды:

    -Элек электр энергиясе өчен айга 750 мең сум түләгән булсак, хәзер энергия гомуми челтәрдән бөтенләй файдаланылмый. Димәк, түләү дә юк. Генератор табигый газ белән эшли. Ә газ өчен айга 260 мең сум түләнде. Күрәсез, айга ярты миллион сум экономияләнә.

    Монда көтүне тулыландыру эше дә бик төгәл алып барыла. 2015 елда комплекстагы сөтбикәләргә үзләре үстергән 935 тана кушылган. Яшь малларны караучы Резедә Гәрәева, Фирая һәм Ольга Гыйләҗевалар, Гөлгенә Гирфанова бик тырышып эшлиләр. Савым цехында Гөлнарның хезмәттәшләре Ираида Рябинина, Раилә Сафина да мактаулы хезмәткәрләр.

    Сыерның сөте телендә, диләр бит. Ә биредә малларны бик бай рацион белән ашаталар. Тукландырудагы механизаторлар да хезмәтләрен белеп, булсын дип башкаралар. Мәгъсүм Исхаков, Фаиз Гайфуллин, Александр Мерков, Рамил Гобәйдуллин азыкны баетып, граммын да әрәм итмичә маллар алдына җиткерергә тырышалар. Терлекчеләр Илгиз Сәгыйров, Юрий ..., Минзәит Хәйруллин да коллективның уңган-булган егетләре. Шундый зур комплекста һәр җиһаз-җайланманың төгәл эшләвен Илгизәр Зәйнуллин, Фәрит Гайнетдинов, Мозаффар Ишмуратов тәэмин итә.

    Бу көннәрдә косплекста тәүлегенә һәр сыердан бер потка якын продукция алып эшлиләр. Районның сөт җитештерүдәге уңышларында Чуаш КИчүе комплексы коллективының да өлеше гаять зур.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: