Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы фермеры Тәлгать Фәттахов федераль грант отып, 100 сыерга исәпләнгән ферма төзи башлады. ФОТО

Татар Мулла авылында Тәлгать Фәттахов йөз баш савым сыерына исәпләнгән ферма бинасы төзи башлады.

Ул бу эшкә "Республикада 2017-2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермалары үсеше" федераль программасы буенча конкурста җиңеп, 4 миллион 159 мең сум грант отканнан соң кереште.

Тәлгать Фәттахов күпләп савым терлекләре асрау белән 5 ел шөгыльләнә. Ул эшчәнлеген гаилә фермасы оештырып башлады. Хәзер инде аның терлекләр саны 80 башка җиткән. Авыл эчендә маллар асрау да кыенлашкан. Кысанрак була башлаган. Шуңа ул авылдан кырыйда савым фермасы төзетү нияте белән янып йори башлый. Эшкә теләге ташып торган егеткә район җитәкчеләре дә һәрьяклап ярдәм итеп торалар. Һәм менә ул федераль программада катнашып, 100 башка кадәр терлеккә савым фермасы кору өчен 4 миллион сумнан артык грантка ия булды.

Без Татар Мулла авылында Тәлгатьнең төзелеш эшләрен дә карап кайттык. Корпусның стеналарын керамзит блоктан күтәрәләр. Бинаның озынлыгы - 90, киңлеге 12 метр. Бу күләмле эшләрне башкарырга Күлбай Мораса авылыннан төзүче егетләр алынган.

Төзелешне башлауларына әле бер атна гына булса да, стенаны инде яртылаш күтәрергә өлгергәннәр. Төзүчеләр Фәрит Шараков һәм Руслан Таҗиевның кәефләре яхшы.

- Һава торышы да ачылды, төзелеш материалларына да тоткарлык юк, эшлә генә,- диләр.

Ферма бинасы махсус проект нигезендә төзелә. Монда, 100 баш савым сыеры урыныннан тыш, саву залы, бозаулату бүлеге, бозаулар өчен аерым бүлмәләр дә каралган. Инде түбәсен ябарга профнастилга заказ биреп куйганнар. Корпусның тәрәзәләре дә якты төшәрлек күп итеп калдырылган. Вентиляция системасы да шартына китереп эшләнәчәк.

Тирес механикалаштырылган ысул белән чыгарылачак. Сөтне махсус торбалар аша аерым бүлмәгә озату, анда суыту каралган.

Бинаны авылдан читтәрәк төзү дә бик дөрес. Бердән, маллар фермасы авыл уртасында булырга тиеш түгел - аның исе, чебене дигәндәй. Санитар таләпләр дә шулай куша. Икенчедән, читтә төзелә икән, ферма янәшәсенә өстәп салырга, малларны чыгарып йөртер өчен иркен карда ясарга була.

Грант алу шартлары нигезендә, биреләсе сумманың 40 проценты күләмендә үзеңнән тотылгач кына, акча тулаем исәп-хисап счетыңа күчерелә.

Федераль һәм республика дәрәҗәсендәге төрле программалар буенча шундый зур суммада грантлар маллар өчен биналар төзү, заманча техника, нәселле терлекләр сатып алу максатына бирелә. Районда яшелчә җирләрен сугару, теплицалар төзү эшләренә грант отучылар да бар.

Билгеле, грант алу өчен теләгең булу гына җитми. Фермерларга бик күп документлар тутыру, кирәкле кәгазьләрне җыю кебек мәшәкатьләрне үтәсе бар. "Тәвәккәлләп алынсаң, районда да, республикада да бу эшләрдә ярдәм итүчеләр табыла икән", - ди Тәлгать Фәттахов.

Документлар җыйганда район фермерлары бер-берсенә дә булышалар. Әйтик, бу эштә Нина Агапованың тәҗрибәсе зур. Ул Тәлгатьнең беренче киңәшчесе була. Шулай ук Нияз Минсабиров та (Чиябаштан) кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәменнән ташламый.

Гомумән, бу зур эшкә алынгач Тәлгать һәрдаим кешеләрнең ярдәмен тоя. Әйтик, малларга азык хәзерләү өчен җир кирәк булгач, ул Иске Алпар, Иске Камка, Үргәгар авыл җирлекләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә. Алар фермерның хәленә керәләр, әлеге мәсьәләне хәл итүдә булышалар.

Район электр бүлү челтәрләренә дә Тәлгать бик рәхмәтле. Гозер белән бер баруга, алар авылдан читтә корылучы фермага электрүткәргечләр сузу мәсьәләсен хәл итүгә алыналар. Башта проект төзелә, озак та үтми баганалар утыртып үткәргечләр сузыла, трансформатор куела. Ә бит бу эшкә фермерның миллион сумнан артык акчасы чыккан булыр иде. Энергетиклар исә бушка эшләгәннәр.

Район җитәкчелеге Тәлгатьнең авыл эчендәге гаилә фермасына юл салуда булышкан иде. Яңа фермага юл төзүдә дә җитәкчелекнең ярдәменә ташламыйсына өмете зур аның. Яңа урында шулай ук су мәсьәләсен дә хәл итәсе бар.

Тора-бара сенаж-силос базы ясауны махсус программа нигезендә эшләтеп булмасмы, дип тә өметләнә ул. Авыл хуҗалагы һәм азык-төлек идарәсендә аңа бу мәсьәләдә дә ярдәм итәргә ышандыралар.

Иң мөһиме - быел ферма бинасын төзеп бетереп, терлекләрне яңа урында кышлату.

Тәлгатьнең беренче ярдәмчеләре - бертуганнары Илдар һәм Илшат. Бергәләп тартканда теләсә нинди зур йөкне дә алга җибәреп була шул.

Шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре авыл җыеннарында халыкка даими аңлатып киләләр. Район газетасында да без бу хакта язып торабыз.

Бүген гамәлдәге программалар буенча менә мондый юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтелә:

- сөт җитештерү буенча кечкенә фермалар төзегәндә - 200 мең сумга кадәр;

- нәселле таналар алганда бер башка 20 мең сумга кадәр;

- өч яшьтән ким булмаган бияләргә азык алу өчен 3 мең сумга кадәр (бер башка);

- мөгезле эре терлекне Татарстаннан читтә сатып алганда бер башка 30 мең сумга кадәр;

- малларга ветеринария хезмәте күрсәтү максатында - бер башка 300 сумга кадәр.

Дәүләт ярдәмен алучылар шәхси хуҗалыкларда малларның баш санын киметмәскә тиешләр. Болар хакында җентекле мәгълүмат алу өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев