Әлки районы урманчылары быел сатуга 500 дән артык чыршы хәзерли
Маймыл елын тарихка озатырга әле бер айлап вакыт булса да, күңелләрне инде бәйрәм көтү шатлыгы, Яңа ел рухы били бара. Кайберәүләр инде йорт-җирләрен дә бәйрәмчә бизи башладылар. Узган Яңа елны иң купшы, иң матур булып каршылап, бәйрәм бәйгесендә районда беренче урынны яулаган Рифкать һәм Наилә Латыйповлар гаиләсе (Базарлы Матак) быел...
Маймыл елын тарихка озатырга әле бер айлап вакыт булса да, күңелләрне инде бәйрәм көтү шатлыгы, Яңа ел рухы били бара. Кайберәүләр инде йорт-җирләрен дә бәйрәмчә бизи башладылар. Узган Яңа елны иң купшы, иң матур булып каршылап, бәйрәм бәйгесендә районда беренче урынны яулаган Рифкать һәм Наилә Латыйповлар гаиләсе (Базарлы Матак) быел да кышның беренче көнендә үк йорт тирәләрен, бакчаларын гаҗәеп ямьле итеп бизәп куйдылар. Аллы-гөлле утларга күмелеп утыручы бу йорт яныннан узганда һәркемнең күңеле күтәрелеп китәдер.
Газета укучыларыбызның исенә төшереп үтик: район башкарма комитеты бәйрәмгә иң матур бизәлгән Яңа ел чыршысына һәм иң күркәм йортка бәйге игълан итте. Әйдәгез, әйләнә-тирәбезне матурлыйк, үзебезгә дә, бүтәннәргә дә бәйрәм рухы тудырыйк!
Яшел чыршы - Яңа ел бәйрәменең аерылгысыз өлеше. Урман хезмәткәрләре райондашларыбызны чыршылы итү турында кайгырта башладылармы икән соң?
-Әлбәттә, кайгыртабыз. Мәктәп-бакчалар, өйләр түренә урман кунагы булып кайтасы чыршыларны әзерли башладык инде,-диде безгә Әлки урманчылыгы җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин. - Районыбыз халкы Яңа елны хуш ис бөркеп торучы ылыслы урман гүзәле белән каршыларга ярата. Бездә елның-елында чыршы-наратларны күп алалар. Былтыр, әйтик, 800 чыршы саттык. Быел план буенча 500 агач сатарга тиеш булсак та, бу гына җитмәстер, дип торабыз. Хәер, борчыласы юк, питомнигыбызда да чыршылар күп.
Илсур Таһирович әйтүенчә, чыршылар сатуга 10 декабрьдән чыгарылачак. Ә инде кемнәрдер ул вакытка кадәр көтәргә теләмәсә, бүгеннән урманчылыкның Базарлы Матакның офисына килеп, урман гүзәленең үзе теләгәнен сатып алырга мөмкин. Бәһасенә килгәндә, узган ел чыршының метры 150 сумнан сатылган. Быелгы бәяләр әлегә төгәл билгеле түгел, Урман хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр көтәләр.
Ни кызганыч, сатуга чыгарылган чыршылар арасыннан үзең теләгәнен сайлап алырга мөмкин булса да, кайбер намуссыз бәндәләр ылыслы гүзәлне урманнан кисеп кайту ягын карый. Мондый угрыларга карата закон тарафыннан кырыс чаралар карала. Рөхсәтсез чыршы-нарат кисеп алган бәндәләр урман хуҗалыгына китерелгән зыянны да түләргә тиеш булалар, административ җаваплылыкка - штрафка да тартылалар. Законсыз агач кискән өчен аерым кешеләргә 3-4 мең сум, вазыйфаи затларга - 20-40 мең сум, юридик затларга 200-300 мең сум штраф түләтү каралган. Әгәр бу гамәл механизмнар, автомототранспорт чаралары, үзйөрешле машиналар һәм бүтән техника кулланып эшләнсә, гражданнарга 4-5 мең сум, вазыйфаи затларга - 40-50 мең сум, юридик затларга 300-500 мең сум штраф салына. Үткән елларда кыңгыр эш өстендә тотылып җавапка тартылучылар булды. Быел да урман хезмәткәрләре полицейскийлар белән бергә даими рейдлар үткәрәчәк. Иң яхшысы - яшел чыршыны законлы төстә сатып алу. Бәйрәм шатлыгына күләгә төшмәсен, табигатькә дә зыян салынмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев