Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районынң Иске Матак авыл җирлегендә узган өч җыенда да халык күп проблемалар кузгатты. ФОТО

    Югары Матакта эчә торган суның составында акбур нормадан артыграк, ә бу кешенең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Татар Шәпкәсендә исә башняда су туңып җәфалый. Авыл халкының аны төннәр буе җылытып чыккан чаклары була. Болар һәм авыллар тормышындагы күп кенә башка проблемалар Иске Матак авыл җирлегендә узган җыеннарда кузгатылды.

    Иске Матак - райондагы иң зур җирлекләрнең берсе. Биредә һәр авылда халык җыены булса, аны алты урында үткәрергә туры килер иде. Җирлек Иске Матак(126 хуҗалык, 395 кеше), Югары Матак (102 хуҗалык, 242 кеше), Абдул Салман (24 хуҗалык, 51 кеше), Яңа Сихтермә (25 хуҗалык, 78 кеше), Чуаш Шәпкәсе (39 хуҗалык, 105 кеше), Татар Шәпкәсе (43 хуҗалык, 118 кеше) авылларын үз эченә ала. Шулай итеп, алты авылда 359 хуҗалык исәпләнә, 989 кеше яши. Халыкның 85 проценты чуашлар, 6-7 проценты рус һәм татар халкы. Халык белән җыелышып сөйләшүләрне исә Югары һәм Иске Матакта, Чуаш Шәпкәсендә үткәрделәр.

    Җирлектә халыкның 100 гә якыны "Кызыл Шәрык-Агро"да, "Хузангай"да хезмәт куя. Сөрү җирләре әнә шул ике җәмгыятькә карый.

    Әле берничә ел элек кенә бу авылларда халык сыер асраса да, сөт тапшыру буенча район исемлегенең азагында бара иде. Бүген инде биредә яшәүчеләргә мал асраудан файда күрүнең тәме йөгергән. Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Николай Кудряшов халык алдында ясаган хисап докладында шундый уңган-булган гаиләләрне мактап атады. Җирлектә биш һәм аннан да күбрәк сыер асраучы гаиләләр бар. Болар Яңа Сихтермәдән Юрий Советников (12 баш сөтбикәсе бар), Югары Матактан Юрий Карманаев, Сергей Варламов хуҗалыклары. Ә Валерий Саранкин, Владимир Демидов, Александр Ирдинкин, Людмила Кудряшова, Иван Ярославлев, Илья Лаврентьев, Валерий Ишмулкин, Александр Максимов гаиләләре өчәр-дүртәр сыер асрап яшиләр. Нәтиҗәдә бу җирлек халкы ел дәвамында 302 тонна сөт саткан. Бу 5 миллион 226 мең сумлык дигән сүз. Моннан тыш, халык мал-туар сатып 4 миллион сумнан артык акча эшләгән. Сөт җыючылар Юрий Карманаев, Артем Исхаков хезмәтеннән халык та канәгать күренә.

    Иске Матак авыл җирлеге халкы - Казанда, район үзәгендә үтә торган ярминкәләрдә иң актив катнашучылар да. Алар ярминкәдә һәрчак товар төрлелеге белән алдыралар. Әйтик, Александр Лычников, Владимир Смородинов, Николай Лычников, Петр Бравков сатып алучыларга ит, яшелчәләр, башка азык-төлек, шулай ук мунча себеркесе, дару үләннәре кебек табигать хәзинәсен дә тәкъдим итәләр.

    Николай Кудряшов үз чыгышында җирлектә башкарылган эшләрне дә санап үтте. Алар байтак. Авыллар күп, хәл итәсе мәсьәләләр чыгып кына тора шул. Әйтик, дүрт авылның су башнялары буятылган, урам баганаларына өстәмә 46 яктырткыч лампа куелган, дүрт мәртәбә су насослары алыштырылган, Иске Матакта "ПМК-Мелиорация" ярдәме белән күл чистартылган.

    Быелга да авыл җирлеге советы зур эшләр билгеләгән. Әйтик, авылларда гаилә фермалары санын арттырырга, ял паркы төзергә, арендага бирелгән буага кыйммәтле төр балыклар җибәреп үстерергә ниятлиләр.

    Өч авылда да җыеннарда халык шактый мәсьәләләр күтәрде, гозерләрен җиткерде. Иске Матакта халык күп йөри торган бер тыкрыкта лампа юк, караңгы икән. Җирлек башлыгына анда өстәмә багана куйдыру һәм яктырткыч элүне оештыру йөкләнде.

    Су мәсьәләсе дә күтәрелде. Җәй айларында кайберәүләр бәрәңге бакчасына су сиптерә, бүтәннәргә эчәргә дә җитми, дип зарландылар. Әле кышын да бериш халык, су туңмасын дип, шланг белән аны урамга агызып яталар икән. Нәтиҗәдә югарыгы урамда яшәүчеләргә краннан да су килми. Бу проблеманы махсус комиссия төзеп җайга салырга дип килешенде.

    Югары Матакта кар сулары терлек абзарлары яныннан уза, шуңа сулыкларга тирес эләгә. Сулыкның пычрануына юл куймас өчен кар суларына алдан юл ачарга, бу проблеманы шулай хәл итеп карарга булдылар. Югары Матак клубындагы музыка аппаратурасы аның директоры белән яшьтәш, шуны алыштырасы иде, дип тә сорадылар. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина әлеге мәсьәләне уңай хәл итәргә ышандырды.

    Иске Матакта соңгы елларда бик күп төзекләндерү эшләре башкарылды. 2013 елда мәктәп бинасына капиталь ремонт ясалды, район җитәкчелеге ярдәме белән 1 миллион сумлык яңа җиһазлар сатып алынды. Балалар бакчасына да капиталь ремонт үткәрелде. Хәзер халык әйбәт клуб турында хыяллана.

    Район ярдәме белән югары уку йортында уку тәртибе хакында кызыксынучылар булды. Быел педагогика вузларына район юлламасы белән өч кешене юллау күздә тотыла икән. Ә менә авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча белем эстәргә җыенучыларга мөмкинлекләр зуррак. Бу мәсьәлә белән кызыксынучыларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Чуаш Шәпкәсендә халыкның сораулары бигрәк тә күп җыелган иде. Иң аргы урамнар кардан сирәк чистартыла, дип зарланучылар булды. Баганалардагы лампаларның дөрес юнәлештә яктыртмау очраклары да бар икән. Мәктәп автобуслары өчен борылу урыннары кардан чистартылмый.. Автобусларның кар көртендә батып калганнары да булган. Мондый чакта халык җыелып аларны төртеп чыгара.

    Район башлыгы Александр Никошин биредә, шулай ук башка авылларда да автобус борылышы урыннарын кардан тиешенчә чистартуны оештырырга һәм моны контрольдә тотуны авыл җирлекләре башлыкларына йөкләргә кушты.

    Татар Шәпкәсендә башняда су туңу халыкның үзәгенә үткән.

    -Без бит автомобиль резиналары яндырып башняны төннәр буе җылытып чыгабыз. Бу эшне ничектер җайга салып буладыр бит,-дип әлеге мәсьәләне кузгатты алар җыенда.

    Район башлыгы коммуналь челтәрләр предприятиесенә бу проблеманы кичекмәстән хәл итәргә күрсәтмә бирде. Чуаш Шәпкәсе зиратына юл ачу, авылның Изгеләр чишмәсен ремонтлату кебек мәсьәләләр дә уңай хәл ителер. Ә менә кайберәүләрнең Чуаш Шәпкәсе-Базарлы Матак юлын асфальтлыйсы иде, дигән гозеренә Александр Никошин болайрак җавап бирде:

    -Районыбызда тагын өч авылга асфальт юл килмәгән әле. Шуларны ясаганчы түзегез. Әлегә юлыгыз йөреп торырлык, алга таба асфальтларбыз да,-диде.

    Халык арасыннан берәү: "Сыерым авырып киткән иде, ветеринария берләшмәсендә дәваларга дару булмады",-дип зарланып алды. Район ветеринария берләшмәсе баш табибы Камил Хәйруллин:

    -Без малларны дәвалау белән шөгыльләнүче учреждение. Ә даруларны сатып алу безнең вазыйфага керми. Шулай да без беренче тәҗел ярдәм өчен кирәкле дәвалау средстволарын үзебездә булдырырга тырышабыз,-дип җаваплады

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: