Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында 1 апрельдән санитар икеайлыгы башлана

    Язның беренче ае тәмамланып килә.

    Ул үзенә тиешлене эшләде: кар тауларын җир белән тигезләде, "ак юрган"ны юкартты, урыны-урыны белән алып ук ташлады. Тик менә шул "юрган" ачылган җирләр һич кенә дә күңелләрне күтәрми шул, чөнки кар астыннан кыш буе җыелган чүп-чар "акаеп" чыгып бара бит. Димәк, җиң сызганып эшкә керешергә вакыт. Шуның өстенә 1 апрельдән республикада санитар икеайлык башлана бит.

    Авылларда кар әле күп булса да, район үзәгенең асфальтланган урамнарында ул эреп бетеп бара инде. Шуңа да җыештыру буенча беренче өмәне 18 мартта үк оештырды җирлек башкарма комитеты. Кар-боздан котылган оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре үз территорияләрен бер кат тәртипкә китерделәр дә. Ләкин әле алда башланмаган эш фронты һәм атна саен диярлек булачак өмәләр.

    Реклама

    Базарлы Матак җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин дүшәмбе киңәшмәсендә һәр коллективның кайсы территория өчен җаваплы булуын искә төшерде. Менә ничә ел инде оешмалар, учреждениеләр хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән урам-тыкрыкларда, паркларда тәртип урнаштыралар. Рәхмәт аларга, мондый оешканлык булмаса, Базарлы Матак чүп-чардан тиз генә арына алмас иде. Чөнки район үзәгендә яшәүчеләр арасында төрлесе бар бит: тәртипле, уңган хуҗалар өйләре тирәсен, бакча, тыкрык якларын әйткәнне дә көтми җыештыра һәм һәрчак тәртиптә тота. Әмма киресе дә очрый. Кемдер кушканны, шелтәләгәнне колак яныннан уздырып җибәрә, әйтерсең аның эшен башкалар эшләргә тиеш.

    Җирле үзидарәләр тырышлыгы белән авылларыбыз төзекләнә, матурая, урам юллары ремонтлана. Яшәргә рәхәт! Бу рәхәтлекне булдыруга һәркем үз өлешен кертә ала гына түгел, тиеш тә. Чөнки йорт тирәсен, авыл урамын, елга-күл буйларын җыештырышкан кеше чисталыкны белергә өйрәнә, ул инде өеннән чүп-чарны тиешсез җиргә чыгарып ташламый, балаларын да тәртипкә өйрәтеп үстерә.

    Авылларда үткән җыеннарда җирлек башлыклары үзләрендәге чүплекләрне даими җыештырып, төрттереп торулары, рөхсәт ителмәгән урынга чүп түгүчеләргә каршы чаралар күрүләре турында сөйләделәр. Шөкер, без бит йортлы-җирле өйләрдә яшибез, бер почмакка чокыр казып, чүп-чарны шунда түгү авыр эш түгел. Ә инде челтер-челтер аккан инеш, көзгедәй җәйрәп яткан күл буйларына чүп түгүчеләр, бабайлар әйтмешли, адәмнән булмаса, Ходайдан курыксын иде.

    Яз көннән-көн хакимлеген ныгыта, сөендерә, күңелләргә дәрт һәм … кулларга эш өсти. Җиң сызганып тирә-ягыбызны тәртипкә китерә башлыйк. Чисталык-иминлек, тән һәм рух сәламәтлеге нигезе бит ул, шуны онытмасак иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: