Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында Новостройка авылында фронтовик авылдашлары хөрмәтенә Истәлек плитәсе ачылды. ФОТО

    9 Май - Җиңү көне алдыннан Новостройка авылында Бөек Ватан сугышында илебез азатлгы өчен көршкән авылдашлары хөрмәтенә истәлек плитәсе ачылды.

    Бу эш авыл халкы иниөиативасы белән һәм алар үзләре җыйган акчага башкарылды.

    Новостройка (халыкта аны Тау башы дип тә йөртәләр) Чуаш Кичүе җирлегенә керүче кечкенә генә авыл. Анда бүген 13 йорт исәпләнә, 20 кеше яши. Халыкның күпчелеге - ялгыз яшәүче пенсионерлар. Мәктәптә укучы - 1, мәктәпкәчә яшьтәге ике бала бар.

    Узган елның җәендә биредә үзләренчә зурлап Авыл көне үткәрәләр. Шунда Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм башка шәһәрләрдән кайткан авылдашлар Новостройкада Бөек Ватан сугышында көрәшкән ветераннар хөрмәтенә кечерәк кенә һәйкәл булдырырга карар кылалар. Бу эшне башлап йөрүне Түбән Камада яшәүче Александр Борзов үз өстенә ала. Авылдашлар интернетта үз төркемнәрен булдыралар, шунда аралашып-хәбәрләшеп торалар. Һәркем булдыра алганча үзеннән өлеш кертеп, Новостройканың үзәгендә, олы юл буенда тыйнак кына Истәлек плитәсе төзеп куялар.

    Чуаш Кичүеннән 1,5 чакрым читтә урнашкан булса да, Новостройка мөстәкыйль торак пункт түгел, ә Чуаш Кичүе составындагы авыл санала. Шуңа аннан фронтка китүчеләр дә аерым исәпкә алынмаган. Бу исә Новостройканың үз фронтовиклары исемлеген булдыруда кыенлыклар тудыра. Ни кызганыч, бүген инде биредә сугышта катнашкан бер генә исән ветеран да юк. Авылның тарихын тирәнтен белүче өлкәннәр дә юк дәрәҗәсендә.

    Реклама

    Әмма шул мәгълүм, Новостройка Бөек Ватан сугышына кадәр бирегә читтән килеп урнашучылар тарафыннан хасил булган бистә булса кирәк. Александр Борзов, бүген биредә яшәп ятучы пенсионер Юрий Прокофьев һәм бүтәннәр раславынча, узган гасырның 30нчы елларында "Энергетик" совхозы башлап Новостройкада оешкан. Сугышка кадәр биредә мәктәп тә булган. 1986 - 1990 һәм 1999 - 2010 елларда Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Нәфисә Гыйльметдинова: "Минем 1927 елда әтием Новостройкада укыган", - ди. Нәфисә Сәет кызы әйтүенчә, 1960 нчы елларда Новостройкада 55 йорт булган, 280 - 300 ләп кеше исәпләнгән. Урман өстенә авып торган, Кече Чирмешән янәшәдән генә агып узган искиткеч матур табигатьле. Новостройка үзенә күрә "Энергетик" совхозының производство үзәге булган. Биредә савым сыерлары фермасы, дуңгыз фермасы эшләгән. Биш меңнән артык чучка асралган ферма нәсел дуңгызлары белән бөтен республиканы тәэмин иткән. Новостройкада шулай ук кирпеч заводы, пилорам, биоцех (анда пенициллин җитештерелгән диләр, әлеге цех бинасының бер өлеше әле дә тора), ашлык саклагыч, хәтта терлек чалу бинасы (бойня) булган. Авыл төрле милләт вәкилләрен берләштергән - анда татарлар, руслар, чуашлар тату гаилә булып яшәгән. Соңрак үзбәк, таҗик гаиләләре дә кайтып төпләнгән.

    - Новостройкадан фронтка алынучылар бик күп булгандыр, мөгаен. Бер гаиләдән берничәшәр кеше сугышка киткән бит ул дәһшәтле елларда. Яу кырында башларын салучылар да аз түгел, - ди Нәфисә Сәетовна. - Мин эшләгән вакытта Тау башында йорт саен диярлек сугыш ветераннары иде. Николай һәм Дмитрий Дмитриевлар, Миронский, Хәсән Гайнуллин, Петр Чечнев, бүген бу игелекле эшләрне оештырып йорүче Александр Борзовның әтисе Николай Николаевич, Екатерина Прокофьева, Михаил Прокофьев һәм башка ветераннар җирлегебезнең хөрмәтле шәхесләре иде. Җиңү бәйрәме тантаналарын без Чуаш Кичүе авылындагы обелиск янында үткәрә, Новостройкадагы ветераннарны да шунда чакырып хөрмәтли идек. Мин җирлек белән җитәкчелек иткән елларда Йолдыз поселогында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә Истәлек плитәсе төзедек. Ә менә Новостройкада ничектер моны эшләргә кул җитмәгән. Авыл халкының бу мөһим эшкә алынуын һәм аны башкарып чыгуын бик хуплыйм.

    Кечкенә авыл булса да, Новостройкада бүген яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Йортларга газ, су, телефон кергән. Авыл уртасыннан асфальт юл уза, автобус йөреп тора, Казанга да шуннан утырып китәргә була. Ә чиста саф һавасы, матур табигате, урман сыйлары (өйдән чыгып берничә адым атлауга гөмбә җыя башлыйсын, диләр) үзе ни тора! Кем белә, бәлки бу матур уңайлы урынга тора-бара яшь гаиләләр кайтып урнашыр. Күпләп терлек асрау өчен бөтен мөмкинлекләр бар бит монда.

    Ничек кенә булмасын, Новостройкада туып-үсеп, бүген илнең төрле почмакларында гомер кичерүче авылдашлар ел саен 9 Май бәйрәменә биредә җыелып, бүгенге матур киләчәгебез өчен Бөек Ватан сугышы фронтларында кан койган авылдашларын искә алырга сүз куештылар. Ә Новостройканың уртасында, авылның иң биек җирендә бизәкле матур койма белән киртәләп алынган Истәлек плитәсе биредә яшәүчеләрнең дә, кайтучы-китүчеләрнең дә игътибарын үзенә тартып, Ватан азатлыгы өчен көрәшүчеләр сафларында көрәшкән авылдашлары хатирәсен яңартып торыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: