Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында авыл халкының эшлекле активлыгын үстерүгә багышланган республика зона киңәшмәсе үтте. ФОТО

    Авыл җирендә яшәүчеләрнең эшлекле активлыгын үстерүне кайгыртып, шундыйсеминарлар республикада 2010 елдан бирле үткәрелеп килә.

    Бездә узганында район һәм авыл җирлекләре башлыклары, аграр сектор вәкилләре катнашты. Киңәшмәгә шулай ук Дәүләт Советы депутатлары, кайбер ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре дә чакырылган иде. Киңәшмәдә хуҗалык итүнең кече формаларын җәелдерү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү мәсьәләләре каралды.
    Пленар утырыш башланганчы Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Александр Никошин озатуында Фәрит Мөхәммәтшин җирле җитештерүчеләр товарлары күргәзмәсе белән танышты. Парламент рәисе Югары Әлморза мәктәбе укытучысы Марс Нотфуллин күргәзмәгә тәкъдим иткән биш берәмлек техника янында озак тукталып торды. Укытучы балаларны кул эшләренә, хезмәткә һәм осталыкка өйрәтү белән озак еллар шөгыльләнә, алар белән бергәләп көнкүрештә кирәкле төрле җайланмалар ясый.
    Фәрит Мөхәммәтшин, укытучы һәм аның укучылары куллары белән ясалган, ни машина, ни тракторга охшамаган шушы техникага күрсәтеп:
    -Боларны нинди детальләрдән җыйдыгыз?-дип кызыксынып сорады. Марс Нотфуллин әйтүенчә, зур булмаган йөк ташу, урманнан агач чыгару, җир сукалау һәм бәрәңге төбе өю кебек төрле эшләр башкаручы бу җайланмаларны мәктәпнең "Оста куллар" түгәрәгендә кул астындагы ташландык нәрсәләрдән ясыйлар икән.
    Эшкуар Дамир Шәйхетдинов үзләрендә җитештерелгән продукцияне күрсәтте. Күргәзмәдә кызыксыну тудырырлык әйберләр күп иде. Әйтик, Әлки чирәмен ашап үскән, тагарак зурлыгы каз, үрдәк, күркә түшкәләрен кунаклар исләре китеп карады. Кул эшләнмәләре, "Хузангай" һәм "Эдем" җәмгыятьләре җитештергән азык-төлек үрнәкләре белән инде район мәдәният йорты фойесында танышырга мөмкин иде.
    Пленар утырышны ачып җибәреп, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин болай диде:
    -Авыл җирендә яшәүчеләрнең эшлекле активлыгын күтәрү бик тә кирәкле өстәмә хезмәт урыннары булдыруда ярдәм итәр иде. Бусы аеруча мөһим, чөнки бүген үк инде республикада җитештерелүче авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгы шәхси хуҗалыклар өлешенә туры килә.
    Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, авыл җирлегендә эшмәкәрлек активлыгын үстерү өчен төрле республика программалары булдырылган. Моннан тыш, фермерлар үзләре җитештергән продукцияне республиканың һәр районында, шәһәрләрдә үткәрелүче ярминкәләрдә сата алалар. Ә башкалабыз Казанда эшләп килүче агросәнәгать паркы ил күләмендә бердәнбер һәм кабатланмас сәүдә мәйданы.
    Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелегенең алга таба да авыл эшлеклеләренә төрле яклап ярдәм күрсәтәчәген ассызыклады.
    Семинар-киңәшмәдә чыгыш ясап район хакимияте башлыгы Александр Никошин анда катнашучыларны сәламләде һәм шундый масштаблы чараны Әлки җирендә үткәргән өчен рәхмәт белдерде.
    -Соңгы биш елда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү максатында Әлки районына дәүләттән 130 миллион сумлык ярдәм алынды. Шуның 70 миллион сумнан артыграгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелде. Моның нәтиҗәсе күз алдында: авыл җирендә инфраструктура үсә, эшләү һәм яшәү шартлары яхшыра. Хәтта кече авылларда да тормыш җынлана башлады,-диде район башлыгы һәм кечкенә генә Татар Мулла авылында берничә фермер хуҗалыгы эшләп килүне мисал итеп китерде.
    -Бүген безнең районда үтүче семинар авыл җирлекләре башлыклары өчен дә бик мөһим, чөнки үз эшчәнлекләренә читтән карап бәя бирү, яңа юнәлешләр билгеләү, зуррак нәтиҗәләргә ирешү өчен этәргеч булып тора,-диде ул.
    Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның чыгышы да бик эчтәлекле булды. Ул авылларда шәхси эшмәкәрлекне үстерү, кооперативлар оештырып авылда яшәүчеләрнең активлыгын арттыру, дәүләт субсидияләре, төрле программалар турында сөйләде.
    -Хуҗалык эшчәнлегенең кече формаларын үстерүгә республикада ел саен 2 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелә. Бу кадәрле ярдәмне Россиянең бер генә төбәгендә дә күрсәтмиләр. Нәтиҗәләр дә әйбәт: соңгы 20 елда авыл җирендә яшәүчеләр хуҗалыкларындагы савым сыерлары санын киметә барган булса, соңгы вакытта бу күрсәткеч тотрыклыланды. Быел исә узган ел белән чагыштырганда терлекләр саны күбрәк булыр дип көтәбез,-диде министр.
    Марат Әхмәтов пленар утырышта катнашкан 11 районның эшчәнлек нәтиҗәләрен анализлады. Шунысы сөендерде: күп кенә юнәлешләрдә Әлки төбәге уңай яктан телгә алынды. Министр әйтүенчә, авылларга һәм анда яшәүчеләргә ярдәм итүнең яңа юллары да әзерләнә икән. Шундыйларның берсе - шәхси хуҗалыкларда асралучы савым сыерларына бирелә торган субсидиягә малларны ясалма орлыкландыру чыгымнарын да өстәп түләү мәсьәләсе хәл ителәчәк, Дәүләт ярдәмен тагын да төгәлрәк һәм нәтиҗәлерәк итү өчен авылда яшәүчеләрнең ихтыяҗларын да, яшәү рәвешен дә ныклап өйрәнергә кирәк, дигән фикерен дә җиткерде Марат Әхмәтов. Аның әйтүенчә, киләчәктә авылларда кооперацияне үстерүгә дә игътибар артачак икән.
    Татарстан Дәүләт Советының аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Таһир Хадиев пленар утырышка кадәр эшләгән "түгәрәк өстәлләр" нәтиҗәләре белән таныштырды. Ә Фәрит Мөхәммәтшин авылларда эшкуарлыкны җәелдерүнең яңа формалары табылыр, моңа күбрәк кешеләрне тарта алырбыз, диде. Шундый ук зона семинар-киңәшмәләренең бездән соң тагын Алабуга һәм Тәтеш районнарында да узачагы республика җитәкчелегенең авылларда яшәүчеләрнең эшлекле активлыгын үстерүгә нинди зур игътибар бирүе, мәгънә салуы аңлашыла.
    Пленар утырыш ахырында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың еллык эш нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән, җиңү яулаган уңганнарны бүләкләделәр.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: