Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында балалар табынын ясалма ризыклардан аралау чаралары күрелә

    Татар Борнае һәм Яңа Салман гомуми белем мәктәпләре һәм Иске Чаллы балалар бакчасы ашханәләрендә Роспотребнадзорның район белгечләре ялган юл белән ясалган ашамлыкларга тап булган. Аерым алганда, болар тиешле таләпләргә җавап бирмәгән сөт һәм атланмай. Бу хакта тулырак сөйләвен сорап без Роспотребнадзорның Татарстан буенча Идарәсенең Нурлат һәм Аксубай районнарындагы территориаль бүлеге...

    Татар Борнае һәм Яңа Салман гомуми белем мәктәпләре һәм Иске Чаллы балалар бакчасы ашханәләрендә Роспотребнадзорның район белгечләре ялган юл белән ясалган ашамлыкларга тап булган. Аерым алганда, болар тиешле таләпләргә җавап бирмәгән сөт һәм атланмай. Бу хакта тулырак сөйләвен сорап без Роспотребнадзорның Татарстан буенча Идарәсенең Нурлат һәм Аксубай районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Алмас Абзаловка мөрәҗәгать иттек.
    -Алмас Фәйзрахманович, сез үткәрә торган тикшерүләрнең максаты нинди?
    -Быелның беренче кварталы дәвамында без, алда әйтелгән балалар учреждениеләреннән тыш, тагын Карга, Үргәгар, Иске Хурада авыллары балалар бакчаларын тикшердек. Роспотребнадзорның район белгечләре балалар тәрбияләнә торган шартларга бәя бирде. Бу яктылыкның җитәрлек булуы, салкын һәм кайнар сулар, бәдрәфләр булу һәм "микроклимат" төшенчәсен үз эченә алган бүтән факторлар да. Балаларның туклануы ни дәрәҗәдә булуы безне беренче чиратта кызыксындырды. Әйтергә кирәк, соңгы вакытта балаларның туклануы сизелерлек яхшырды. Менюга, итле һәм балыклы төп ризыклардан тыш, яшелчә һәм җиләк-җимештән салатлар, йогырт, сырлар, йомырка кертелә. Ә болар үсүче организм өчен бик әһәмиятле. Мин моны балаларның туклануы мәсьәләсен даими контрольдә тотучы район җитәкчелеге казанышы дип тә саныйм.
    -Әмма бит балалар табынына ясалма ризыклар эләккән. Моны очраклы хәл дип санарга буламы?
    -Кызганыч, үсемлек майлары кулланып эшләнгән сөт ризыклары реализацияләү фактлары республиканың күп районнарында, Казанда да булды. Ялган юл белән ясалган ашамлыклар хәтта эре дәвалау учреждениеләрендәге авырулар рационына да кергән. Бу чын "эпидемия", аңа каршы уртак көч белән көрәшергә кирәк. Ялган ашамлыкларның зарары шунда ук беленмәскә дә мөмкин. Алар составына кергән кайбер матдәләрнең кеше организмына тәэсире әле ахыргача өйрәнелмәгән.
    -Сөт һәм атланмай составында сөткә кагылышы булмаган майлар табыла, дидегез. Аларга күбрәк нәрсә өстиләр соң?
    -Намуссыз җитештерүчеләр бу ашамлыкларга еш кына соя, пальма мае, ЗЦМ өсти. Ә бит ЗЦМ - без тәмен балачактан белгән коры сөт түгел, ул терлекләргә һәм кошларга ашатырга гына яраклы.
    -Мондый күңелсез хәлләрнең кабатлануы мөмкинме? Ата-аналар балалары табынына ясалма ризыклар эләкмәс дип тыныч була аламы?
    -Минем җавап пессимистларча яңгырар инде. Дөрес, фальсификацияле ашамлыкларның калган өлеше дә мәктәп ашханәләреннән алынды. Әмма алар яңадан балалар табынына эләкмәс дигән гарантия юк. Балаларның ни белән туклануы мәгариф учреждениеләре җитәкчелеге, ашханә мөдирләре, шулай ук ата-аналар коллективлары тарафыннан контрольдә тотылырга тиеш. Безгә мөрәҗәгать итәләр икән, кичекмәстән тикшерү үткәрәбез. Шунысы да бар, ата-аналар балаларын өйдә нәрсә белән тукландыралар - кыйммәтләнгән май урынына арзанлы спред белән түгелме?
    -Алмас Фәйзрахманович, үзеңне һәм якыннарыңны ясалма азыклардан ничек араларга?
    -Беренчедән, этикетканы игътибар белән укыгыз! "Татарстанныкын сатып ал!" дигән чакыруны истә тотарга кирәк. Фальсификатлар бит безнең республикадан читтә җитештерелгән ашамлыкларда табылды. Истә тотыгыз, җитештерүче Татарстаннан ераграк булган саен, аның намуссыз гамәлләренә чик кую авыррак. Республикадагы эре җитештерүчеләрдә, әйтик, "Просто молоко"да (Казан), Яшел Үзән сөт комбинатында фальсификация фактлары ачыкланмаган. "Яшь көч" ҖЧҖ сөт продукциясен без күптән түгел тикшерүгә озаткан идек. Нәтиҗәсе бик әйбәт. Андагы технология дә шулай төзелгән - ясалма продукция җитештерү мөмкин түгел. Икенчедән, май сатып алганда бәясенә игътибар итегез. Яхшы атланмайның килосы 200 сумнан арзанрак була алмый. Бер килограмм май ясау өчен 18-20 литр сөт кирәк. Ике кап арзанлыны алганчы, бер кап яхшы май сатып алыгыз. Өченчедән, ашамлыкларны санкцияләнмәгән базарлардан алмагыз. Үз товарын урамда сатучыларны әйләнеп узыгыз. Тикшерүләр вакытында мондый намуссыз сатучыларның медицина кенәгәсе дә булмавы ачыклана. Сыйфат сертификаты турында әйтәсе дә юк инде. Хәзер районда эре сәүдә челтәрләре дә, зур булмаган кибетләр дә бик күп. Барлык сәүдә нокталары безнең контрольдә эшли. Төрле юнәлештә планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрелеп тора. Эшмәкәрләр түли торган салымнар район бюджетына керә. Моны онытмагыз. Урам сатучыларыннан товар сатып алып, сез кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә ярдәм генә итәсез!
    -Алмас Фәйзрахманович, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Райондашларыбызның сәламәтлеген, иминлеген саклау эшендә уңышлар сезгә.
    Лия Мәрдегалләмова әңгәмәсе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: