Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында барлык мәйданнарның өчтән бер өлешендә игеннәр җыеп алынды

    17 августка районда 11 мең гектарда бөртеклеләр суктырып алынды. Бу барлык мәйданнарның 32 проценты дигән сүз. Уҗым бодаеның яртысы җыеп алынды. Ындыр табакларына, элеваторларга 46 мең тонна бөртек кергән. Шуның 40 мең тоннадан артыгы - көзге бодай. Уңыш гектардан уртача 41,7 центнер чыгып килә. Районда көзге чәчү көннән-көн югарырак темп...

    17 августка районда 11 мең гектарда бөртеклеләр суктырып алынды. Бу барлык мәйданнарның 32 проценты дигән сүз. Уҗым бодаеның яртысы җыеп алынды.

    Ындыр табакларына, элеваторларга 46 мең тонна бөртек кергән. Шуның 40 мең тоннадан артыгы - көзге бодай. Уңыш гектардан уртача 41,7 центнер чыгып килә.

    Районда көзге чәчү көннән-көн югарырак темп ала. Ике мең гектардан артык мәйданда уҗым культуралары чәчелде инде. Бер үк вакытта күпьеллык үләннәрне икенче тапкыр чабу, сенаж һәм печән хәзерләү дәвам итә. Хуҗалыкларда 140 тоннага якын сенаж салынган, 13 мең тонна чамасы печән хәзерләнгән. Бу бер баш шартлы терлеккә 19,1 центнер азык берәмлеге дигән сүз.

    "Кызыл Шәрык-Агро"ның Көньяк Әлки филиалында суктыруда тугыз комбайн мәшгуль. Аларның бишесе турыдан-туры суктыра, дүртесе иген теземнәргә салынган басуларда эшли.

    Без иртәнге якта "Апак" отрядының көзге бодай кырларында эшләүче комбайнчылар янында булдык. Биредә хезмәт иртәнге җидедә башланган. Дөрес, теземнәр иртән бераз дымлы була, шуңа комбайннар бик акрын суктырып баралар. Әнә Илдар Хафизов комбайны да еш кына туктап-туктап эшли.

    -Карагыз, өсте кипкән, ә теземнең асты юешләнеп тора әле,-дип күрсәтә безгә Илдар.

    Бу "Мега" комбайнында Илдарның унынчы уракка төшүе икән. Һәр яңа сезонга кыр корабын баштанаяк ремонтлап чыга. Шуңа техника ышанычлы эшли, зур ватылулар булмый диярлек.

    Шул ук кырда Көньяк Әлки филиалының алдынгы, тәҗрибәле комбайнчысы Азат Әхмәтов суктыруда эшли. Басуның аргы башында Җәүдәт Хисмәтов һәм Тәлгать Кәлимуллин комбайннары күренә. Суктырылган икмәкне үзләренең "КамАЗ"лары белән Базарлы Матак элеваторына Рим Насыйбуллин, Айрат Насыйров, Рәмзис Галимов ташып торалар.

    195 гектарлы бу уҗым бодае басуында уңыш та әйбәт чыга. Отрядның баш агрономы Ирек Гобәйдуллин әйтүенчә, гектардан уртача 38 центнер икмәк суктырып алалар.

    Ирек Гобәйдуллин баш агроном булып әле беренче елын эшли. Ул быел Казан аграр университетын тәмамлаган. Студент вакытта биредә берничә мәртәбә практика үткән. Хезмәтен яратып башкара. Бу кырларны чәчкәндә үк эштә катнашкан булган. Шуңа югары уңыш алуга бик сөенә яшь белгеч.

    Көньяк Әлки филиалы баш агрономы Рәүф Әхмәтшин белән без Каракүл авылы басуларында эшләүче комбайнчылар янында да булдык. Биредә Рафаэль Хафизов, Йосыф һәм Радик Әхмәтҗановлар, Илмир Кәлимуллин, Рөстәм Рәхмәтуллин көзге бодайны турыдан-туры суктыруда эшлиләр. 279 гектарлы әлеге басу да югары уңыш белән сөендерә - урыны белән һәр гектардан 40 ар центнер суктырып алганнар.

    -Бөртекне дә югары - дүртенче класслы итеп кабул итәләр. Уҗым культуралары теләсә кайсы елны мул уңышлы итә,-ди Рәүф Әхмәтшин. Шуңа баш агроном быел да көзге бодайны күп итеп чәчеп калдыру ягында. Планнары - уҗым бодае мәйданнарын 2822 гектарга җиткерү. Моннан тыш, 130 гектар тритикале, 182 гектар май культурасы рыжик, бераз арыш чәчәргә җыеналар.

    Филиал кырларында өч чәчү агрегаты хезмәт куя. Илмир Кәлимуллин зур егәрлекле "Нью-Холланд" тракторы белән зур чәчкеч тагып эшли. Николай Арнаков төне буе җир эшкәртеп, чәчүгә өлгертеп тора. Фәнис Гәрәев чәчкече өчен туфракны тракторы белән Илнар Моратов эшкәртә. Ә Рәфис Хәйретдинов үз чәчкеченә җирне үзе әзерләп бара.

    Филиалда кыр эшләре бик уңышлы оештырылган. Бу инде филиал җитәкчесе Илнур Кәлимуллинның бай тәҗрибәсе, тырышлыгы нәтиҗәсе дә.Уңышы җыеп алынган басулардан шунда ук саламын да ваклатып, рулоннарга төреп, Югары Әлморза маллар симертү мәйданчыгына һәм Юхмачы сөт комплексына ташып баралар. Бу эшләрне җиренә җиткереп механизаторлар Фәнис Сафиуллин, Тәлгать Гайфуллин, Илфат Вәлиәхмәтов, Рәис Шәяхмәтов, Илмир Сафин башкаралар. Саламнан бушаган җирне Тәлгать Усманов сукалап та бара. Гомер-гомергә бит август сукасы югары бәяләнгән. Монда моны бик яхшы беләләр, аңлап эш итәләр.

    Быел игеннәр уңса да, чүп үләнле шул. Озаклап яуган яңгырлар үзенекен иткән. Филиал хуҗалыкларында чүплерәк басуларда игеннәрне теземнәргә салып эшләргә тырышалар. "МагДон" чапкычларында Әхтәм Кәлимуллин , Хәйдәр Минсафин көн-төн басудан кайтып керми эшлиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: