Әлки районында быел балалар бакчасына электрон чиратка басу мөмкинлегеннән 130 кеше файдаланган –коррупциягә каршы комиссия утырышыннан
-Коррупциягә каршы көрәшнең теге яки бу оешма-учреждениедә ничек куелуын ачыклар өчен моны башта комиссия барып тикшерергә тиеш. Район башлыгы Александр Никошин коррупциягә каршы эшләрне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышында әнә шундый бурыч куйды. Әлеге комиссия утырышларында моңа кадәр аерым учреждениеләр җитәкчеләренә берәр тема буенча чыгыш ясау йөкләнә иде. Янәсе, бу мәсьәлә...
-Коррупциягә каршы көрәшнең теге яки бу оешма-учреждениедә ничек куелуын ачыклар өчен моны башта комиссия барып тикшерергә тиеш. Район башлыгы Александр Никошин коррупциягә каршы эшләрне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышында әнә шундый бурыч куйды.
Әлеге комиссия утырышларында моңа кадәр аерым учреждениеләр җитәкчеләренә берәр тема буенча чыгыш ясау йөкләнә иде. Янәсе, бу мәсьәлә аларның хезмәт коллективында ничек оештырыла, ничек хәл ителә. Билгеле, һәр җитәкче чыгыш ясаганда үзен күбрәк уңай яктан күрсәтергә тырыша. Ә инде алдан махсус комиссия ул учреждениедәге хәлне өйрәнеп уңай һәм кимчелекле якларны ачып бирсә, халык фикере белән кызыксынса, билгеле, утырышларда бу теманы тикшерү нәтиҗәлерәк тә, файдалырак та булыр иде. Ә бу җыелыш әлегә элеккечә, чыгыш ясаучыларның хисап тотуы кебек узды.
Комиссия рәисе ярдәмчесе Олеся Локтева кайбер учреждениеләрнең тиешле мәгълүматларны бирүдә тоткарлык ясавын тәнкыйтьләде. Буш торган җир участоклары буенча мәгълүматлар туплау барышында да шушы хәл кабатланган. Әлеге җир биләмәләре буенча мәгълүматларны Росреестрга тапшырып, аннан муниципаль берәмлекләрнең милке итү эше башкарылырга тиеш иде. Ә Базарлы Матак, Борискино, Түбән Кәчи һәм Кошки авыл җирлекләреннән җир турындагы мәгълүматларны һаман бирмәгәннәр. Коррупциягә каршы район комиссиясе җитәкчесе Александр Никошин әлеге җирлек башлыкларына бу мәсьәләне хәл итәргә бер көн вакыт бирде.
Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев егетләрне хәрби хезмәткә чакыру эшләрен үтә күренмәле итү максатында үзләрендә коррупциягә каршы махсус комиссия төзелүен әйтте. Бу законсыз рәвештә армия хезмәтеннән калуга юл куймау, хәрби билет, башка документлар бирүне контрольдә тоту өчен эшләнә икән.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Игорь Леонтьев медицина хезмәтләре күрсәтүдә коррупция чагылышларына урын калмасын өчен үзләрендә ниләр эшләнүен бәян итте. Атап әйткәндә, түләүле һәм түләүсез медицина ярдәме күрсәтү шартлары турындагы игъланнар хастаханә стеналарына урнаштырылган, дәвалау учреждениесенең сайтында да бар. Хастаханә биналарының эчке һәм тышкы ягына видеокүзәтү куелган. Районда медицина хезмәте күрсәтүнең торышы хакында халык арасында төрле сораштырулар да оештырыла, ди баш табиб урынбасары.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сүрия Вәлиева коррупция элементларына киртә куюда "Электрон балалар бакчасы" системасының да ярдәм итүен билгеләп үтте. Баланы бакчага урнаштыру чиратына электрон төстә язылу, чиратның ничек баруын һәркемнең күзәтеп тора алуы хәрәмләшергә җай бирми. Электрон чират мөмкинлегеннән районда алты айда 130 кеше файдаланган.
Комиссия утырышында шулай ук район җир һәм милек палатасы рәисе Владимир Петров, муниципаль район советының оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Чулпан Гатауллина чыгыш ясадылар.
Заместитель главного врача центральной районной больницы Игорь Лаврентьев рассказал о том, что делается у них для исключения коррупционных проявлений в оказании медицинских услуг. В частности, в лечебных учреждениях есть стенды с информацией об условиях оказания бесплатных и платных медицинских услуг, она есть и на сайте центральной больницы. В зданиях больницы установлено внутренне и наружное видеонаблюдение. Время от времени проводятся опросы и анкетирование населения о состоянии оказания медицинского обслуживания в районе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев