Әлки районында чаңгы сезоны ачылды

Узган якшәмбедә "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере базасында күмәкләп чаңгы шуу оештырылды. Шулай итеп, районда чаңгы сезоны ачылды. Һәр фасылның үз матурлыгы, үз рәхәте. Ә менә кышкы кояшта күзләрне чагылдырып җемелдәүче ап-ак кар өстеннән чаңгыда шууга берни җитми сыман. Әйтәләр бит, җәй күңел өчен, кыш сәламәтлек өчен дип. Кышкы көндә...
Узган якшәмбедә "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере базасында күмәкләп чаңгы шуу оештырылды. Шулай итеп, районда чаңгы сезоны ачылды.
Һәр фасылның үз матурлыгы, үз рәхәте. Ә менә кышкы кояшта күзләрне чагылдырып җемелдәүче ап-ак кар өстеннән чаңгыда шууга берни җитми сыман. Әйтәләр бит, җәй күңел өчен, кыш сәламәтлек өчен дип. Кышкы көндә саф һавада чаңгы шуып кайту саулык өчен дә, кәеф өчен дә искиткеч шәп нәрсә.
Көне битләрне бераз чеметеп ала торган суык, җиллерәк булса да, чаңгы шуарга дистәләгән әлкилеләр җыелган иде. Аларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде:
-Бүген биредә бернинди ярыш та үткәрмибез. Һәркем үзенә ошаган дистанцияне сайлап, иркенләп шусын. Мин дә сезнең белән бергә чаңгы юлына басам. Чаңгы сезоны ачылу белән сезне! Һәркайсызыгызга күтәренке кәеф, сәламәтлек телим,-диде ул.
Чаңгы шуарга килүчеләр арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә бар иде. Менә балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Рамис Вафин старт бирде, һәм чаңгычылар бер-бер артлы алга кузгалды. Озак та үтмәде, аеруча җитез егет-кызлар үзләре сайлаган маршрутны узып, финишка да кайтып җиттеләр. Биредә инде Базарлы Матак урта мәктәбе һәм гимназиясе кызлары әзерләгән кайнар чәй һәм камыр азыкларыннан авыз итәргә мөмкин иде. Дәртле музыка да яңгырап торды.
-Һәр атнаның ялларында бирегә килеп чаңгыда йөрергә мөмкинлекләр тудырачакбыз. Чаңгыларны прокатка алып та шуып булачак. Тора-бара төрле ярышлар да оештырырга дип торабыз,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 июль 2022 - 13:56«Идел Online» YouTube каналында яңа видео «Тайм-аут»ның яңа чыгарылышы каратэ турында.13500
-
6 июль 2022 - 08:35Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли10300
-
5 июль 2022 - 14:18Әклимә Сабитова: Урланган чәчәкләр шатлык китерә ала микән?! Ольга һәм Радик Гимадиевлар миңа гөлҗимеш үсентесе бүләк иткән иделәр.15900
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.20600
-
4 июль 2022 - 15:44Әлки район башлыгы Александр Никошин медальгә лаек булган 12 чыгарылыш сыйныфы укучысын котлады 4 июльдә эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Александр Никошин медальгә лаек булган 12 чыгарылыш сыйныфы укучысына Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.21100
-
28 июнь 2022 - 11:5110 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме үткәреләчәк
-
28 июнь 2022 - 11:5010 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылынад Уяв бәйрәме үткәреләсәк
-
17 июнь 2022 - 11:01Рушания Валиева "Салманым"
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
6 июль 2022 - 13:16Әлки районы Йолдыз поселыгында зурлап авыл көне уздыСоңгы тапкыр биредә туганнар 2014 елда җыелган булганнар икән.10300
-
1 июль 2022 - 10:00Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме узачак мәйданда соңгы әзерлек эшләре бара10 июльдә Сихтермә-Хузангайда үтәчәк Уявка барыргамы-юкмы дип, һаман да икеләнәсезме? Бүген без күңелегездә туган шикләрне таратырга телибез.48500
-
28 июнь 2022 - 11:00Әлки районында офис җиһазларын утильләштерделәр Оешма – учрежденияләрдә кулланышта бик күп офис техникасы бар. Еллар үткәч алар “картая” гамәлгә яраксызга әйләнә.37400
-
4 июль 2022 - 15:44Әлки район башлыгы Александр Никошин медальгә лаек булган 12 чыгарылыш сыйныфы укучысын котлады 4 июльдә эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Александр Никошин медальгә лаек булган 12 чыгарылыш сыйныфы укучысына Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.21100
-
4 июль 2022 - 10:36Танылган җырчы Айгөл Бәриева гаиләсендә зур югалту Танылган җырчы Айгөл Бәриева гаиләсендә зур югалту.20200
-
4 июль 2022 - 11:40Кол Шәриф мәчете вакытлыча ябылачак «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Кол Шәриф мәчете 8 июль 16:00 сәгатьтән 9 июль 9:00 сәгатькә кадәр ябык булачак, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.18000
-
5 июль 2022 - 14:18Әклимә Сабитова: Урланган чәчәкләр шатлык китерә ала микән?! Ольга һәм Радик Гимадиевлар миңа гөлҗимеш үсентесе бүләк иткән иделәр.15900
-
6 июль 2022 - 08:35Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли10300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика