Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында чәчүгә төштеләр. ФОТО

    Районда сабан культуралары чәчү башланды. Бу язда 48 мең гектарда орлыклар җир куенына салыначак.

    Беренчеләрдән булып чәчүгә "Хузангай" җәмгыяте төште. Алар 28 апрельдә өч агрегат белән борчак чәчә башладылар. Аннан соң "КШ-Агро" отрядлары көнбагыш, арпа чәчүгә керештеләр.

    Бер үк вакытта уҗым культуралары, күпьеллык үлән басуларын, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау бара. Дым каплауны Көньяк Әлки, Көньяк-Көнчыгыш Әлки филиаллары төгәлләделәр дә инде. Алар тырмалау эшләрен ике сменада алып барып, бик оешкан төстә башкарып чыктылар. 1 майга кадәр игенчеләребез уҗымнарга, бер-ике ел элек кенә чәчелгән күпьеллык үлән басуларына минераль ашлама кертүне төгәлләделәр. Бу эш районда 30 мең гектардан артык мәйданда башкарылды.

    Техника төзек, механизаторлар әзер

    Апрель ахырында "Кызыл Шәрык-Агро"ның Үзәк Әлки филиалы кырларында гербицид сиптерү, яфрактан тукландыру агрегатларын эшкә кабул итү комиссиясе эшләде.

    Кыр башындагы мәйданга "Кызыл Шәрык-Агро" филиалларыннан "Барс" махсус тракторлары һәм "Амазон" тагылма агрегатлары китерелгән иде. Бу техника комиссия рөхсәтеннән башка кырга чыгарга тиеш түгел. Әмма биредә эш рөхсәт бирү-бирмәүгә генә кайтып калмады. Белгечләргә, әлеге сиптерү агрегатлары белән кырда эшлисе механизаторларга хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре тагын бер кат исләренә төшерелде.

    Комиссия шулай ук трактор һәм агрегатларның тиешле таләпләргә туры килүен дә җентекләп тикшерде.

    Иң беренче булып "сынауга" "Иске Матак" отрядыннан килгән Владимир Сергеев агрегаты керде. Комиссия җитәкчесе , "Россельхозцентр"ның Әлки районара бүлеге начальнигы Рафик Сафин механизаторның махсус эш киемнәрен күрсәтүен сорады. Владимирга өр-яңа киемнәр - резина итек, комбинезон, распиратор, күзлек биргәннәр. Беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасы, янгын сүндерү җайланмасы да бар.

    Аннан Владимир агрегатының төзеклеген, барлык механизмнарның төгәл хезмәт итүен эштә күрсәтте. 24 метр киңлегендәге агрегатның һәр форсункасы сыеклыкны дөрес итеп, пар кебек сиптерә. Комиссия аның эшкә әзерлеген иң югары биш балл белән бәяләде.

    Хезмәт куркынычсызлыгы буенча да җитди имтихан тотарга туры килде белгеч һәм механизаторларга. Сүз дә юк, агу белән эш итү саклык чараларының гаять төгәл үтәлүен таләп итә. Биредә бер генә дә вак-төяк мәсьәлә юк. Механизаторлар белән берничә көн алдан хезмәт куркынычсызлыгы буенча укулар да уздырылган. Инженерлар эш урынында бу юнәлештә даими инструктаж үткәреп торырга тиешләр.

    Реклама

    "Хлебодаровка" отрядыннан килгән Петр Бойков та комиссия тарафыннан "бүгеннән эшкә керешергә әзер" дигән уңай бәя алды. Петр басуларга гербицид кертү кебек җаваплы хезмәттә күптәннән эшли. Аның бу өлкәдә тәҗрибәсе, эшен бик әйбәт белүе сизелеп тора.

    Равил Сәгыйров та "Кызыл Шәрык-Агро"ның тәҗрибәле механизаторы. Ул иярләгән техниканың барлык җиһазлары төгәл эшли. "Тахтала" отрядыннан Евгений Захаров идарә иткән тагылма агрегат шулай ук кырда эшләргә җентекләп әзерләнгән булып чыкты.

    Дөрес, комиссия тарафыннан кайбер җитешсезлекләр дә ачыкланды. Аларның кайберләре урында ук төзәтелде, җитдирәк кимчелекләрне эшләп җиткерү өчен вакыт бирелде.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенчә, гербицидлар белән басуларны эшкәртү, яфрак аша үсемлекләрне тукландыру өчен бездә техника җитәрлек. Аларны нәтиҗәле файдаланганда чүп үләннәренә, корткычларга каршы көрәш чараларын вакытында һәм сыйфатлы башкарырга мөмкин.

    "Хузангай"ның үсемлекләрне химик эшкәртү җайланмаларының эшкә әзерлеген дә комиссия югары бәяләде.

    Сиптерү агрегатлары бүген-иртәгә инде кырга чыгарга тиеш. Алар иң элек кукуруз чәчеләсе басуларга гербицид кертәчәк. Алар артыннан ук тырма агрегаты узып, аннан чәчү эшләре башкарылачак. Гербицид кертү сыйфатлы башкарылганда кукуруз басуында химик эшкәртүдән элпә (пленка) хасил була. Ул чүп үләннәренә тишелеп чыгарга ирек бирми. Димәк, кукурузның яшь үсентеләре куәтле булып үсеп китәчәк.

    Аннан бу агрегатлар бөртекле, кузаклы культураларны корткычлардан саклап, тотрыклы уңыш алуга зур этәргеч бирәчәк. Менә шуңа да кырга чыгасы бу техникага игътибар һәм таләпләр шулай җитди.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: