Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында дуңгызларда африка чумасыннан саклану буенча кырыс чаралар күрелә

    Дуңгыз чумасы куркынычы безгә дә яный. Әлеге афәткә каршы тору өчен катгый саклану чаралары күрү зарур. Район башкарма комитетының узган атнада булган утырышында әнә шул мәсьәлә каралды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев алып барды. Ул хәлнең бик җитди булуын билгеләп үтте. Африка чумасы - тиз таралучы куркыныч йогышлы...

    Дуңгыз чумасы куркынычы безгә дә яный. Әлеге афәткә каршы тору өчен катгый саклану чаралары күрү зарур. Район башкарма комитетының узган атнада булган утырышында әнә шул мәсьәлә каралды.

    Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев алып барды. Ул хәлнең бик җитди булуын билгеләп үтте. Африка чумасы - тиз таралучы куркыныч йогышлы чир. Ифекция йоктырган терлекләр бик тиз үлә. Авыру чыганагы - чирле маллар һәм шул авырудан үлгән дуңгыз, кыргый кабан үләксәләре. Инфекция азык белән, көтүлекләр, транспорт аша да таралырга мөмкин.

    Авыру йоктырган хайванны ничек ачыкларга. Аның тән температурасы бик югары (40,5-42 градускача) күтәрелә, аппетиты начарлана, сусый, борыны күбекләнә. Дуңгызларның борыныннан кан китә, тәннәрендә кызыл-шәмәхә таплар барлыкка килә. 5-7 көннән хайван үлә.

    Дуңгыз чумасы инфекциясен район территориясенә кертмәү максатындагы чаралар турында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин чыгыш ясады.

    -Африка чумасы Татарстан чигенә килеп җитте инде,-диде ул. -Бу җәйдә Чуашиянең бер районында дуңгызларның әлеге чир белән авыру очрагы булды. Димәк, бу хәвеф безнең территориягә үтеп кермәсен өчен күрелә торган чараларны тагын да кырыслатырга, уяулыкны көчәйтергә кирәк.

    Чуашиядә малларның инфекция йоктыруы ничек килеп чыккан соң? Бер ир-ат урманга гөмбәгә барган. Кайткач шул итекләре белән дуңгыз абзарына кергән, аларны караган, ашаткан. Нәтиҗәдә аяк киемнәренә ияреп кайткан инфекция йорт хайваннарын зарарлаган.

    Реклама

    Әлеге чир таралмасын өчен күрелә торган чаралар бик җитди. Авыру дуңгызлар кан чыгармыйча үтерелә һәм яндырыла. Хайван асралган корылма юк ителә, җиренең тирән катламы алынып, инфекция таралмаслык итеп консервацияләнә. Бу җирлектә берничә ай дәвамында карантин игълан ителә.

    Камил Шәрифуллин район территориясендә кабан дуңгызларының күп булуын, шуңа да йорт дуңгызларын иреккә чыгаруны катгый тыю зарурлыгын ассызыклады. Ә бит кайбер авылларда дуңгызларны һаман урамда, кырда йөртәләр. Бигрәк тә кичен чучкаларын йорттан чыгарып җибәрүчеләр бар. Билгеле, андыйларга карата кырыс чаралар күреләчәк. Әмма малларын иректә йөртүчеләр үзләре дә дуңгызларга нинди куркыныч чир янавын аңласыннар иде.

    Әлеге мәсьәлә буенча Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең Нурлат һәм Аксубай районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов та үз фикерләре белән уртаклашты.

    -Африка чумасыннан әлегә кадәр вакцина уйлап табылганы юк. Чөнки аның вирусы гел үзгәреп тора. Шунысы белән дә бу чир безне бик нык сагайтырга тиеш,-ди ул. -Без эчә торган суларыбызның чисталыгын гел тикшереп торырга тырышабыз. Чөнки суның пычрануы кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Һәр җирлектә бу мәсьәләгә игътибарлы булсыннар, су башнялары тирәләре тотып алынсын, насос будкасы ябык, ишеге бикле булсын иде.

    Утырышта авыл җирлекләре башлыклары да катнашты. Аларга катыборын асраучы һәр йортта булып, саклык чаралары турында аңлату эшләре алып баруны оештырырга кушылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: