Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында көн саен 3 мең тонна сенаж салалар

    Районыбыз механизаторлары соңгы вакытта көн саен 3 мең тонна сенаж салалар. Эш башланганнан бирле әлеге кыйммәтле терлек азыгы 25 мең тоннадан артык хәзерләнгән инде. Маллар өчен азык хәзерләргә табигать тә бик кулай көннәр бирә. Күпьеллык үләннәр җирдәге дым запасы белән тәүлегенә 5-7 сантиметрга кадәр үсәләр икән. Аларны беренче чабуны 25...

    Районыбыз механизаторлары соңгы вакытта көн саен 3 мең тонна сенаж салалар. Эш башланганнан бирле әлеге кыйммәтле терлек азыгы 25 мең тоннадан артык хәзерләнгән инде.

    Маллар өчен азык хәзерләргә табигать тә бик кулай көннәр бирә. Күпьеллык үләннәр җирдәге дым запасы белән тәүлегенә 5-7 сантиметрга кадәр үсәләр икән. Аларны беренче чабуны 25 июньгә төгәлләргә кирәк. Шул вакытка кадәр генә үләннәрдә витаминнар күп микъдарда саклана ала.

    Районда үзйөрешле чапкыч комбайннары да, сенажга масса хәзерләү өчен "Ягуар" тибындагы техника да җитәрлек. Әлеге куәтле комбайннарны күп җирдә бик оста һәм нәтиҗәле файдаланалар.

    "Үзәк Әлки" филиалының "Карга" отряды һәм "Көньяк-Көнчыгыш" филиалының "Әхмәт" отряды сенаж салуны ике сменада оештырып эшлиләр. Нәтиҗәсе дә күз алдында - тәүлек саен 700әр тонна массаны сенажга салалар.

    "Хузангай" җәмгыяте күпьеллык үләннән печән хәзерли. Алар көн саен 250-300 тоннага кадәр печән җыеп саклауга куялар.

    Без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Фәргать Зәкиевтан кырчылыктагы алда торган бурычлар турында сораштык.

    -Бүген азык хәзерләү төп эшләрнең берсе. Безнең районда терлеклә р саны күп. Шуңа күпьеллык үлән мәйданнары да 11 мең гектардан артып китә,-ди баш агроном.-Шуның 7 мең ярымы теземнәргә салынган инде. 6 мең гектарыннан үләннәр сенаж массасы өчен җыеп та алынды. Механизаторлар алдына 25 июньннән дә калмыйча күпьеллык үләннәрне беренче мәртәбә чабуны төгәлләү бурычы куела.

    Реклама

    Шулай ук көнбагыш һәм кукурузның рәт араларын эшкәртү һәм корткычларга, чүп үләннәргә каршы гербицидлар кертү эшләрен дә тизрәк төгәллисе бар. Чөнки күп урында көнбагыш, кукурузның биеклеге бер метрга якынлашып килә. Андый кырларга инде техника кертеп булмый башлый.

    Быел бө ртеклеләр урагы да бер атнага иртәрәк башланачак. Шуңа бөртек суктыру комбайннарын ремонтлауны ашыктыра төшәргә кирәк. Тиздән без аларның яңа урак сезонына әзерлеген анализлау өчен үзара тикшерүләр уздыра башлыйбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: