Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында 9 майда “Үлемсез полк” маршына чыгучылар саны меңнән артты. ФОТО, ВИДЕО

    9 майда киң илебезнең барлык төбәкләрендә,

    шулай ук дөньяның тагын 50 гә якын дәүләтендә искиткеч олы масштаб белән узган "Үлемсез полк" акциясенә әлкилеләр дә зур теләк һәм омтылыш белән кушылдылар.

    Әлеге хәтер маршы районыбызның барлык авылларында узды. Район үзәгендә ул бигрәк тә колачлы булды. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы янында җыелышып, фронтовик әти-бабаларының, туганнарының фоторәсемнәрен тоткан халык колоннасы Крайнов урамы буйлап авыл үзәгенә кадәр килде һәм, редакция бинасы яныннан борылып, Ленин урамы буйлап Азат итүче солдат һәйкәленәчә узды.

    Бу көнне Базарлы Матакта хәтер парадына чыгучыларның саны меңнән артып китте. Маршта катнашучы бик күпләр белән сөйләшсәк тә, кызганыч, аларның һәммәсен газета битенә сыйдыру мөмкин түгел. Әмма барлык райондашларның фикере уртак: бу акция бик кирәк, без анда зур теләк белән катнашабыз, илебез азатлыгы өчен яу кырында көрәшкән, тылда көнне-төнгә ялгап хезмәт иткән якыннарыбызның портретларын тотып зур горурлык белән атлыйбыз, батырларыбыз хатирәсе онытырга тиеш түгел, диләр.

    Хәтер йөрешендә атлаучылар арасында район җитәкчеләре дә бар иде.

    Район башлыгы Александр Никошин маршка дәү әтисе Петр Васильевич Никошин портреты белән чыккан. Петр Никошин 1941 елда Мәскәү өчен барган хәлиткеч сугышларда катнашкан, ут эчендә каты яраланган. Аны госпитальгә озатканнар. Фашистлар яралыларны алып баручы эшелонны бомбага тотканнар, Петр Никошин шунда һәлак булган.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов дәү әтисе Сафин Мөбәрәкҗан Мортаза улының фотосы белән атлады. Мөбәрәкҗан Сафин сугыш башыннан 1943 елгача фронтта булган, каты яраланган, контузия белән туган якка кайткан, 1980 елда вафат булган.

    -Безнең мәктәп коллективы бүген тулы составта бәйрәм чараларын үткәрүдә катнаша,-ди Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза АБДРАХМАНОВА. - "Үлемсез полк"акциясенә 70 кеше чыктык. Минем кулымда - дәү әнием Сәгыйрова Хәмдия Хәбибулла кызы фотосы. Ул сугыш вакытында тылда иң авыр хезмәтләрне башкарган фидакарь. Рәхмәт аларга бүгенге бәхетле тормыш өчен!

    Базарлы Матак урта мәктәбе укытучысы Вера КРАСИЛЬНИКОВА:

    -Иремнең дәү әтисе Павел Филиппович Красильников -Бөек Ватан сугышында көрәшкән каһарман. Без аның белән горурланабыз, бабабызны беркайчан онытмабыз.

    Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Салават ХӘЙРЕТДИНОВ:

    -Әниемнең әтисе Хәсәнов Җәмил Кыям улы Бөек Ватан сугышының иң авыр бәрелешләрендә катнашкан. Кенигсберг шәһәре өчен барган сугышларда батырлык күрсәткән. Бабам Кызыл Йолдыз ордены, Ватан сугышы ордены, күп медальләр белән бүләкләнгән.

    Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Нияз ФӘТТАХОВ:

    -Әниемнең дәү әтисе Хәмәтвәлиев Мисалим Мөхәммәтвәли улы Иске Камка авылыннан фронтка алынган. Ул Берлинга кадәр барып җиткән. Кызыл Йолдыз ордены, "Батырлык өчен" (За отвагу) һәм башка күп медальләр белән бүләкләнгән. 1985 елда вафат булган.

    "Алинә" спорт залы һәм "Ләйсән" йөзү бассейны җитәкчесе Айтуган ВАФИН:

    -Дәү әтием Вафин Нәбиулла… фин сугышында башыннан ахырынача катнашкан, аннан исән-сау кайткан. 1941 елның августында Бөек Ватан сугышына алынган. Шул елның сентябрендә дәү әти Смоленск өчен барган канкойгыч сугышларда һәлак була. Ул чагында аңа нибары 31 яшь булган. Дәү әти Смоленск шәһәрендәге туганнар каберлегендә җирләнгән. Җәсәдләре әлеге туганнар каберлегендә мәңгелек йокыда булган райондашларыбыз тагын бар. Базарлы Матак урта мәктәбенең казу-эзләнү төркеме җитәкчесе Сергей Платонов бу җәйдә Смоленскига барырга җыенуларын әйтә. Ул туганнар каберлеген фотога төшереп кайтырга вәгъдә бирде.

    Район үзәк китапханәсе китапханәчесе Ирина САБИРОВА:

    -Әниемнең әтисе Горбунов Федор Иванович Бөек Ватан сугышын башыннан ахырынача узган. Кенигсберг шәһәрен азат иткәндә күрсәткән батырлыгы өчен медаль белән бүләкләнгән. Аның сугышчан бүләкләре бик күп иде. Тыныч тормышта дәү әти "Ашыгыч ярдәм" машинасын йөртүче булып эшләде.

    Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай районнары территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Алмас АБЗАЛОВ хәтер маршына бөтен гаиләсе, балалары, оныклары белән чыккан. Аның кулында - ике фронтовик портреты.

    -Әниемнең әтисе Гаффаров Абдрахман Гаффар улы Калинин фронтында сугышкан. 1941 елда Ржев янында барган сугышларда каты яраланган. Әтиемнең абыйсы Абзалов Сәйфетдин Шәмсетдин улының сугышчан юлы да катлаулы һәм гыйбрәтле. Ул 1938 елда армиягә алынып, Көнчыгышта чик сакчысы була. 1941 елның декабрендә Себер дивизиясе сафларында Мәскәүне фашистлардан яклап сугыша. Украинада барган бәрелешләрдә әсирлеккә эләгә. Сугышчан дуслары белән тоткынлыктан качып, партизаннарга килеп кушыла. Генерал Федоров җитәкчелегендәге берләшкән партизан отрядлары составында (партизанкские соединения) гитлерчыларга каршы сугышып, Германиягә кадәр җитә. Сәйфетдин абыем берничә мәртәбә яралана, фронттан ул бер күзсез кайта. Югары Әлморзада яшәп 1990 елда вафат булды.

    "Үлемсез полк" акциясен мин бик хуплыйм. Үзем дә, балалар да анда ел саен чыгачакбыз. Фашизмны җиңгән ветераннарыбыз инде арабызда бик аз калды. Аларның сафлары елдан-ел кими. Бүгенгедәй хәтер акцияләре белән аларның истәлеген үлемсез итик!

    видео

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: