Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында җәнлек-җанварларга кышны имин кичерергә ярдәм итәләр: алар өчен дистәләрчә тонна бөртек, ашлык калдыгы, печән, яфрак азык хәзерләнде

    Кыш холкын күрсәтепме күрсәтә. Әле ишеп-ишеп кар ява, буран туздыра, икенче көнне инде зыкы салкын башлана. Мондый кырыс һава шартларында аерата сак булу, кешеләрнең иминлеген кайгырту бик мөһим. Шулай ук терлекләр, җәнлек-җанварлар турында да онытырга ярамый. Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышында да шул хакта җитди сүз булды. Район...

    Кыш холкын күрсәтепме күрсәтә. Әле ишеп-ишеп кар ява, буран туздыра, икенче көнне инде зыкы салкын башлана. Мондый кырыс һава шартларында аерата сак булу, кешеләрнең иминлеген кайгырту бик мөһим. Шулай ук терлекләр, җәнлек-җанварлар турында да онытырга ярамый.

    Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышында да шул хакта җитди сүз булды. Район башлыгы Александр Никошин мәктәпләрдә, хастаханәләрдә, бүтән социаль учреждениеләрдә тиешле температура режимын саклауга әһәмият бирергә кушты. Шулай ук газ һәм электр белән тәэмин итү предприятиеләрендә, терлекчелек комплексларында өстәмә кизү торуны оештыру, вәзгыятьне тулы контрольга алу бурычы йөкләнде.

    Юлларда да төрле хәлләр булырга мөмкин. Машина туктап калган икән, аның яныннан битараф узып китмәскә, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче булмаса да, андагы кешеләрнең хәлләрен белешергә кирәк. Күп очракта кечкенә генә ярдәм дә юлчыны зур бәладән коткарырга мөмкин.

    Салкын көннәрдә юл читендә машина көтеп торучыларны утыртмый узып китүне дә һич аклап булмый. Бигрәк тә юлда балалар булса туктап ярдәм тәкъдим итәргә кирәк.

    Алексеевск юл төзү оешмасының район участогы эшчеләре өчен болар барысы да язылмаган кануннар. Көн-төн юлда йөреп торгач, алар төрле хәлләргә юлыгалар. Ягулык бетеп китү, машинаның фаралары сүнү, көпчәкләр тишелү яисә юлдан кырыйга төшеп китү очраклары була. Алар һәркайсында ярдәм итәргә ашыгалар.

    Әле шушы арада гына төнлә юлларны кардан чистартучы егетләр Алексеевск-Югары Колок трассасында туктап калган зур йөк машинасы шоферына ярдәм күрсәткәннәр. Көньяк өлкәләрдән килгән машинада җәйге солярка булган икән, зәмһәрир салкында ул туңган. Безнекеләр тәмам өшегән шоферны кайнар чәйләр эчереп җылытканнар, соляркасын эретеп, машинасын кабызырга булышканнар.

    Узган тәүлекләрдә районыбызның юл участогы хезмәткәрләре гадәти режимда эшләде. Бу арада кар шактый күп яуды бит. Кайсы кар эттергеч белән җиһазланган, кайсы ком-тоз катнашмасы сиптерүче 11 "КамАЗ" көне-төне эштә булды. Моннан тыш, кар чистарту җайланмалы 4 МТЗ, берәр грейдер һәм погрузчик юлларга чыкты. Бу хакта безгә район юл участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин хәбәр итте.

    Соңгы көннәрдә кайбер авыллардан безгә, урамнардан үтеп булмый, дип хәбәрләр килә башлады. Быел һәр авыл җирлеге җитәкчелеге урамнарны кардан чистарту буенча предприятиеләр, эшмәкәрләр белән килешүләр төзеде. Ә бик зур авыл җирлекләрендә барлык урамнарны кардан ачып бетерү озаккарак та сузыла шул.

    Реклама

    Үзебез дә, авылда яшәгән күптәнге матур гадәт буенча, өлкәннәрнең, бигрәк тә ялгызларның ишек һәм капка төпләрен кардан чистартырга ярдәм итик. Гомумән, суык, кар-буранлы көннәрдә күршеләргә, авылдашларга тагын да игътибарлырак булырга кирәк.

    Җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов:

    Җәнлекләрне, кошларны саклыйк

    Кышкы салкыннарда, җиргә калын кар катламы яткач, җәнлекләргә һәм кошларга азык табу бик нык кыенлаша. Урман- кырларыбызда көн күрүче боланнарга, кыр кәҗәләренә (косули), кабан дуңгызларына, куяннарга бу авыр чорда ярдәм итү өчен районыбыз аучылык җәмгыятьләре, егерьләр ел саен аларга билгеле бер урыннарда азык салып торалар. Быел җәнлек-хайваннар өчен барысы 100 тонна бөртек, 40 тоннадан артык ашлык калдыгы, 600 пардан артык яфрак себеркесе, 10 тонна печән, күп итеп тоз хәзерләде.

    Райондашларыбыз җәнлекләрне механик чаралар, шул исәптән кар машиналары ярдәмендә ауларга ярамавы хакында да онытмасыннар иде.

    Тагын шуны исегезгә төшерәбез: алда торган бәйрәмнәр кошлар, бигрәк тә песнәкләр, сары һәм купшыл, киндер чыпчыклары өчен зур сынау булып тора. Бер яктан, көннәр бик салкын, икенчедән, пиротехника файдалану кошлар өчен өстәмә стресс.

    Моны искә алып, кошлар өчен җимлекләр ясавыгызны сорыйбыз. Аларны элә торган ясарга кирәк, шул вакытта җимлекләрне күгәрченнәр, каргалар файдалана алмый. Кошларга мәчеләр тимәсен өчен, аларны югарырак элү дә зарур. Җимлекләргә төрле ярмалар, ит калдыклары, май кисәкләре салсаң яхшы. Кошлар көнбагышны да бик ярата, аны изеп куярга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: