Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында шартлы хөкемгә тартылган 69 кеше исәптә тора

    Район хокук бозуларны кисәтү комиссиясе утырышында чыгыш ясап, РФ Эчке эшләр министрлыгының район бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев полиция участок уполномоченныйлар хезмәтенең матди һәм техник яктан җиһазланышы һәм тәэмин ителеше турында сөйләде. Аның әйтүенчә, ике өлкән һәм биш участок уполномеченныйлары торак белән тәэмин ителгән. Алар өчен эш һәм яшәү урыннары булган...

    Район хокук бозуларны кисәтү комиссиясе утырышында чыгыш ясап, РФ Эчке эшләр министрлыгының район бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев полиция участок уполномоченныйлар хезмәтенең матди һәм техник яктан җиһазланышы һәм тәэмин ителеше турында сөйләде.

    Аның әйтүенчә, ике өлкән һәм биш участок уполномеченныйлары торак белән тәэмин ителгән. Алар өчен эш һәм яшәү урыннары булган 4 торак төзелгән районда. Шулай ук транспорт, элемтә чаралары - сматфон, сим-карта, ноутбук, компьютер, хәтта электрошокер да бар һәр участковыйда.

    Вячеслав Анатольевич районга яшәргә, эшкә яисә кунакка килүче чит ил гражданнарын исәпкә алу турында да сөйләп китте, алар арасында административ хокук бозу очракларына анализ ясады. Теге яки бу законны бозу сәбәпле штрафка тартылган, хәтта районнан куылган кешеләр дә шактый икән бит чит мәмләкәтләрдән килгәннәр арасында.

    Хәер, үзебезнекеләр дә тик тормый, хокук тәртибен бер генә түгел, кабат-кабат бозучылар да бар. Җинаять җаваплылыгын үтәтү инспекциясе филиалы начальнигы Айрат Гыйбадуллин әйтүенчә, 64 кеше инспекциягә яңадан исәпкә куелган. Шулай итеп, хөкемгә тартылган 69 кеше исәптә тора инспекциядә. Алар кабат җинаять кылмасын, төзәлсен өчен төрле чаралар күрелә, үгетләү-аңлату эшләре алып барыла.

    Реклама

    -Әмма шартлы хөкемгә тартылучылар арасында җинаятьчелек кабатлану дәрәҗәсен киметүгә ирешеп булмады, елның 9 аенда өч кешегә карата җинаять эшләре кузгатылды. Җинаять кылуга китергән төп сәбәпләрнең берсе - эчкечелек. Шулай ук гаилә, социаль элемтәләр булмау да еш кына ялгыш адымга этәрә. Хөкемгә тартылучыларны эш белән тәэмин итү шулай ук зур проблема - бездә исәптә торучы 69 кешенең берсе дә рәсми төстә эшкә урнашмаган,-дип борчылып сөйләде Айрат Гыйбадуллин.

    Ә бит шартлы хөкемгә тартылган яисә җәза срогын үтеп авылына, районга әйләнеп кайткан кешеләргә дәүләт тарафыннан ярдәм итү механизмы да булдырылган. Әйтик, иреккә чыгучыларга социаль яклау органнары аша матди ярдәм күрсәтелә, ә андыйларны үзенә хезмәткә алган эш бирүченең хезмәт хакы түләүгә киткән чыгымнары өлешчә (минималь хезмәт хакы һәм аңа өстәп исәпләнгән салымнар күләмендә) каплана.

    -Бик начар бит бу - 69 әлкиле эшсез йөри. Алар бит безнең кешеләр, язмышлары болай да аяныч. Авыл җирлекләре башлыклары андыйларга игътибарлы булсын, эшле итүдә булышсын иде,-дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: